Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшләребезгә "Балачакта эшли идегезме?” “Балагызны эшләтер идегезме?” дигән актуаль сорау бирдек

Тәҗрибәле педагоглар фикеренчә, бары тик эш кенә кешене иҗади, акыллы, мөстәкыйль итә ала. Аеруча, кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алып үскән балалар җәмгыятьтә үз урынын табалар. Бу хакта ата-аналар ни уйлый икән, аларның барысы да балаларын эшкә урнаштырырга әзерме?

Тәнзилә Хәйруллина, 45 яшь:

– Минем яшүсмер чагым авыр вакытка туры килде. Әтиемне эштән кыскартып, ул берникадәр вакыт өйдә утырды, әнигә гаиләне тартырга бик авыр иде. Шуңа күрә мәктәпне бетергәч, икенче шәһәргә укырга керү турын¬а сүз дә булмады. Чаллыда укырга кердем, җәй айларында эшләдем, чөнки акча җитми иде. Ә мин студент, матур киенәсем килә, дус кызларымнан калышасым килми. Бернинди эштән курыкмадым: идән дә юдым, совхозда да эшләдем, кибеттә сатучы да булдым, лагерьда вожатый. Минемчә, эшләп үскән бала тормышта югалып калмый, ул һәрвакыт максатына ирешә һәм иң мөһиме, акчаның кадерен белә. Улым да 7нче сыйныфтан бирле эшли. Үзенә кирәкле әйберне эшләп алган акчасына ала, миннән күптән сораганы юк. 

Зөлфия Мингазова, 38 яшь:

– Мәктәпне бетергәч, медицина көллиятенә укырга кердем. Кызганычка каршы, укуым түләүле булды. Әти-әнигә ул вакытта җиңел булмады, чөнки завод янып, күпләр эшсез калды. Алар арасында безнең әни дә бар иде. Беренче курсны бетерү белән шифаханәгә санитарка булып урнаштым. Авыр иде, тик зарланмадым, эшләдем. Читтән торып укырга да теләдем, әни рөхсәт итмәде. Үзе дә хөкүмәт эше булмаса да, шабашкаларга йөри иде. Аннан соң китап кибетенә сатучы булып кердем. Ике эштә эшләдем, укуымны ташламадым. Аллаһка шөкер, укып бетереп, хәзерге вакытта белгечлегем буенча эшлим. Тик бердәнбер кызымны эшләтәсем килми. Ул институтның икенче курсында укый. Сессиясен биргәч, ял итсен, туйганчы йокласын дип уйлыйм, эшләргә өлгерер әле. 


Лилия Закирова, 48 яшь:
– Иң беренче эш ул мәктәптәге җәйге отработкадан башлана. Без укыганда 5нче сыйныфны тәмамлау белән мәктәп бакчасында ике атна дәвамында көнгә икешәр сәгать эшләргә тиеш идек. Шул ук вакытта кайбер сыйныфташларым бу эшкә йөрмиләр иде. Аларның әти-әниләре отработка урынына мәктәпкә берәр нәрсә алып киләләр иде дә аларны эштән азат итәләр. Минем ачу килә иде, чөнки мин һәр көн эшкә йөри идем. Шуңа да үземнең 14 яшьлек улымны эшләтәсем килми әлегә. Минемчә, аның өчен 9 ай буе мәктәптә уку – үзе бер эш. Җәй көне рәхәтләнеп ял итсен, туйганчы йокласын. Әбисе авылда яши, аның янына кайтып булышса, шул җитә, дип уйлыйм.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар