Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшләрне кытай гимнастикасы буенча күнегүләр ясарга чакыралар

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе «Планета фитнес» спорт клубы белән берлектә барлык спорт сөючеләрне урамда күнегүләр ясарга чакыра.

Ул бу шимбәдә 7:30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда (коры фонтан янында җыелырга) узачак.

Бу юлы шәһәрдәшләрне цигун кытай гимнастикасына чакыралар. Аны “Планета фитнес” спорт клубының көнчыгыш сәламәтләндерү программасы буенча 30 еллык тәҗрибәле тренеры, шәхси сәламәтләндерү системасы авторы Виктор Смольянинов үткәрә.

Цигун күнегүләр комплексы барлык яшьтәгеләр өчен дә кулай, шулай ук яңа гына физик күнегүләр белән шөгыльләнә башлаучылар өчен дә. Чарада катнашучыларга үзләре белән берни дә алып киләсе түгел, бары тик уңайлы спорт киеме генә таләп ителә. Катнашу бушлай, күнегүләр бер сәгать чамасы барачак.

Узган шимбәдә шундый иртәнге зарядка уздырылган иде. Көннәр яхшы торса, мондый чаралар һәр шимбәдә үткәреләчәк.

 

http://nabchelny.ru/news/33193

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев