Шәһәребез чиста һәм төзек булсын
Хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов чыгыш ясады. Ул Чаллы һәм 7 муниципаль районда экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүче идарәнең агымдагы елның 3 айлык эше белән таныштырды. Бу вакыт эчендә табигатьне саклауга кагылышлы законнарның үтәлешен тәэмин итү буенча 343 тикшерү...
Хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов чыгыш ясады. Ул Чаллы һәм 7 муниципаль районда экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүче идарәнең агымдагы елның 3 айлык эше белән таныштырды.
Бу вакыт эчендә табигатьне саклауга кагылышлы законнарның үтәлешен тәэмин итү буенча 343 тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 370 җитешсезлек ачыкланган. Алар буенча 363 беркетмә төзелгән. 190 беркетмә - җитәкчеләргә һәм шәхси эшмәкәрләргә, 131е физик затларга җибәрелгән. Штрафларның гомуми күләме 4 миллион 209 мең сум тәшкил итә. Бүгенге көнгә аның яртысыннан артыгы түләнгән.
Февральдә шәһәрдә начар ис таралуы турында халыктан шикаятьләр күп кергән. Тикшерү барышында атмосфера һавасы бозылуның 56 очрагы ачыкланган. Җаваплы оешмалардан 700 мең сумга якын штраф түләтелгән.
Су ресурсларын саклау өлкәсендә әлегә 23 канун бозу очрагы теркәлгән. Елга буйларын пычратучыларга 220 мең сум штраф салынган. Быел Су саклау зоналары елы булу сәбәпле, боз агып китүгә, бу юнәлештә эшләр тагын да активлашырга тиеш.
1 апрельдән республикада язгы яшелләндерү, төзекләндерү айлыгы башланды. Идарә хезмәткәрләре һәр җирлекне контрольдә тотарга тиеш. Ел башыннан законсыз 18 чүплек табылган. Шәһәр башкарма комитеты белән уртак хезмәт нәтиҗәсендә, алар тиз арада юк ителгән.
Икеайлык барышында фотолар һәм мәгълүматлар #эковесна 2016 хештегы астында социаль челтәрләренә куелачак. Аларны теләгән һәркем урнаштыра ала. Икеайлык нәтиҗәләре буенча конкурслар оештырыла. "Иң экологик гаилә-2016", "2016 ел өмәсенең иң яхшы предприятиесе", "Иң яхшы югары уку йорты" һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла.
Чүп калдыкларын тиешсез урынга ташлауның 56 очрагы теркәлгән. Табигатьне пычратучыларга 350 мең сум штраф салынган. "Шәһәрне ничек тәртипкә китерүебезгә иртәгә ничек эшләвебез һәм яшәвебез бәйле. Тирә-ягыбыз чиста икән, күңелебез дә чиста була. Җиңнәребезне сызганып, шәһәрне, җитештерү мәйданнарын, елга буйларын тәртипкә китерик", - диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев. Ул Мәләкәс буен да тәртипкә китерергә чакырды, чөнки биредә законсыз төзелгән корылмалар күп икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев