Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәребез чисталыгы безнең кулларда

Кеше дә табигать кануннарына аз булса да җайлашырга тырыша. Көз¬гә кергәндә тирәюнен чүпчардан арындырып алса, язга кергәч, янә чисталык- тәртип саклаучының үзе үк икәнлеген исенә төшерә. Кышын кар астында калып күренми торган пычраклыкны күреп шакката

­­Ке­ше дә та­би­гать ка­нун­на­ры­на аз бул­са да җай­ла­шыр­га ты­ры­ша. Көз­гә кер­гән­дә ти­рә-юнен чүп-чар­дан арын­ды­рып ал­са, яз­га кер­гәч, янә чис­та­лык-тәр­тип сак­лау­чы­ның үзе үк икән­ле­ген исе­нә тө­ше­рә. Кы­шын кар ас­тын­да ка­лып кү­рен­ми тор­ган пыч­рак­лык­ны кү­реп шак­ка­та. Ярый әле, ма­тур га­дәт­кә ке­реп кит­кән өмә­ләр бар: кү­ңел куш­кан­га­мы, өс­тән ку­шыл­ган­га­мыти­рә­ле­ге­без­не чис­тар­тыр­га чы­га­быз.

Бы­ел да 1 ап­рель­дә Чал­лы­да са­ни­тар-эко­ло­гик ике ай­лык игъ­лан ител­де. Шул ва­кыт эчен­дә шә­һәр җы­ел­ган пыч­рак­тан ары­ныр­га, ва­тыл­ган-җи­ме­рел­гән урын­нар сип­лә­нер­гә, ко­ры­ган агач­лар ки­се­леп, яңа үсен­те­ләр утыр­ты­лыр­га, ягъ­ни һәр ху­җа үз йор­тын­да эш­ләр­гә ти­еш­ле эш­ләр баш­ка­ры­лыр­га ти­еш. Чал­лы­ны чис­та, ма­тур шә­һәр итеп кү­рә­се кил­гән һәр ке­ше мо­ны хуп­лап кар­шы ала.

Зур йорт­ның проб­ле­ма­ла­ры да күб­рәк. Шун­лык­тан Чал­лы­да Та­тар­стан эко­ло­гия һәм та­би­гый ре­сурс­лар ми­нис­т­ры урын­ба­са­ры Фа­яз Ша­ки­ров кат­на­шын­да уз­ган зо­на ки­ңәш­мә­сен­дә дә бу те­ма төп урын­ны алып тор­ды. Шә­һәр­дә са­ни­тар-эко­ло­гик ике ай­лык кы­са­ла­рын­да ни­ләр баш­ка­ры­ла­ча­гы ту­рын­да баш­кар­ма ко­ми­тет­ның бе­рен­че урын­ба­са­ры Илья Зу­ев җит­кер­де.3700 гек­тар шә­һәр мәй­да­ны чүп-чар­дан арын­ды­ры­ла­чак, по­ли­гон­га 17 мең ку­бо­метр ти­рә­се чүп чы­га­ры­ла­чак, 5 мең агач һәм ку­ак утыр­ты­ла­чак, 1239 ба­ла­лар һәм спорт мәй­дан­чык­ла­ры бу­я­ла­чак һәм тө­зек­лән­де­ре­лә­чәк, юл­лар­да­гы чо­кыр­лар кап­ла­на­чак, ба­ла­лар мәй­дан­чык­ла­ры­на чис­та ком ки­те­ре­лә­чәк”,- дип хә­бәр ит­те ул.

Шә­һәр­дә өмә 21 ап­рель­гә тә­га­ен­лән­гән. Бу көн­не парк­лар һәм сквер­лар, буль­вар­лар­ны тәр­тип­кә ки­те­рү­че оеш­ма­лар­дан чүп-чар буш­лай ка­бул ите­лә­чәк. Шә­һәр­дә 11 мең эс­кә­мия, 1,2 мең чүп кон­тей­не­ры тө­зек­лән­де­ре­лә­чәк һәм бу­я­ла­чак.

Фа­яз Ша­ки­ров бел­де­рү­ен­чә, бы­ел­гы ике­ай­лык­та кат­на­шу­чы­лар күб­рәк бу­лыр дип кө­те­лә, чөн­ки 2018 нче ел “Во­лон­тер­лар елы” дип игъ­лан ител­гән иде. Май бәй­рәм­нә­ре­нә ка­дәр ур­так көч­ләр бе­лән шә­һәр чис­та­рып, тө­зек­лән­де­реп бе­тәр ди­гән ыша­ныч бел­дер­де ул: “Әле­гә һа­ва то­ры­шы мөм­кин­лек бир­гән дә­рә­җә­дә та­би­гать­не сак­лау­га бәй­ле ак­ци­я­ләр­не баш­лар­га бу­ла. Көп­шәк кар­ны куз­гат­ка­лап, ват­ка­лап то­рыр­га мөм­кин”.

Чал­лы­да “Во­лон­тер­лар елы” кы­са­ла­рын­да бы­ел да ма­тур тра­ди­ци­я­гә әй­лән­гән “Ур­ман утыр­ту кө­не” уза­чак. Әле­ге ак­ция 5 май­га бил­ге­лән­гән. Кай­сы прос­пект­лар­да һәм урам­нар­да нин­ди үсен­те­ләр утыр­ты­ла­ча­гы ин­де бил­ге­ле. Бу эш ба­шын­да ра­йон баш­лык­ла­ры то­ра­чак.

Бы­ел­гы рес­пуб­ли­ка­кү­ләм эко­ло­гик ча­ра­лар ба­ры­шын­да карь­ер­лар­ны ре­куль­ти­ва­ци­я­ләү, чүп­лек­ләр һәм ут төр­тү оч­рак­ла­рын мо­ни­то­ринг­лаш­ты­ру, су объ­ект­ла­рын са­ни­тар чис­тар­ту, сква­жи­на­лар­ның ли­цен­зи­я­лә­нү дә­рә­җә­сен арт­ты­ру ке­бек бу­рыч­лар да ку­ел­ган.

Шу­лай ук ике ай­лык кы­са­ла­рын­да “Эко­яз” бәй­ге­се үт­кә­ре­лә­чәк. Бәй­ге­дә кат­на­шу өчен әй­лә­нә-ти­рә­не чис­тар­ту һәм тө­зек­лән­де­рү­дә кат­на­шыр­га ки­рәк. Мо­ңа агач­лар утыр­ту, чүп-чар­ны ае­рым җыю, сы­ер­чык оя­ла­ры ясау ке­бек (һ.б.) эко­ло­гик ча­ра­лар­да кат­на­шу ке­рә. Шул эш­ләр­не күр­сә­тү­че ви­део, фо­то-ма­те­ри­ал­лар­ны, мат­бу­гат­та чык­кан яз­ма­лар­ны баш­кар­ма ко­ми­тет ад­ре­сы­на җи­бә­рер­гә ки­рәк. Бәй­ге­нең “Эко­мәк­тәп”, “Эко­га­и­лә”, “Экоп­ред­при­я­тие”, “Эко­вуз”, “Эко­ба­ла­лар бак­ча­сы”, “Эко­җәм­гы­ять” (иҗ­ти­ма­гый эко­ло­гик оеш­ма­лар өчен), “Эко­ү­зәк” (шә­һәр эко­ло­гик-би­о­ло­гик үзәк­ләр өчен) но­ми­на­ци­я­лә­ре бар.

Чал­лы­ны чә­чәк­ләр бе­лән ма­тур­лау 9 май – Җи­ңү бәй­рә­ме­нә тә­мам­ла­ныр­га ти­еш. Шђ­џђр­не яшел­лђн­де­рњ ху­ќа­лы­гы теп­ли­ца­ла­рын­да 50 төр­дә­ге чә­чәк үсен­те­лә­ре әзер­лә­нә. Бы­ел ка­ла­быз­ны 1 мил­ли­он­нан ар­тык де­ко­ра­тив үсем­лек һәм чә­чәк­ләр би­зә­я­чәк. Чал­лы үзе­нең үзен­чә­лек­ле би­зә­ле­ше бе­лән һәр­ва­кыт ях­шы як­тан ае­ры­лып тор­ды. Чын­лап та, ар­хи­тек­ту­ра­сы ар­тык га­ди бул­ган шә­һәр өчен урам­нар­ның би­зә­ле­ше га­ять зур әһә­ми­ят­кә ия.

Әле­гә исә урам­нар­да агач ки­сеп йө­рү­че хез­мәт­кәр­ләр­не, бе­раз кип­ше­нә баш­ла­ган җир­ләр­дә чүп җы­ю­чы­лар­ны, кай­бер урам­нар­да күл бу­лып җә­ел­гән су­лык­лар аша си­ке­реп үтәр­гә яки әй­лә­неп узар­га ма­та­шу­чы җә­я­ү­ле­ләр­не, кы­зу тиз­лек­тә узып кит­кән­дә җә­я­ү­ле­не пыч­рак бе­лән ко­ен­ды­рып ки­тү­че ма­ши­на­лар­ны кү­рә­без. Кем­нәр­дер җир ас­ты юл­ла­ры­на су тө­шү­дән, ма­ши­на­лар­ның тро­ту­ар­га ук “ме­неп уты­руы”н­нан зар­ла­на. Бар да га­дәт­тә­ге­чә. Шу­лай да һәр­кем­нең үз уры­нын­да хез­мә­тен ку­лын­нан кил­гән­чә на­мус­лы баш­ка­ру­ы­на, шә­һәр­дәш­ләр­нең үза­ра их­ти­рам­лы мө­нә­сә­бә­те­нә өмет­лә­неп, яз­гы мә­шә­кать­ләр­нең уңай нә­ти­җә­сен кү­реп, сө­е­неп яшәр­гә яз­сын ди­гән те­ләк­тә ка­ла­быз.

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев