Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәребездәге дәрәҗәле мәктәпләренең берсе - 54нче гимназия ачылуга 30 ел тулды

Шәһәребездәге дәрәҗәле мәктәпләренең берсе булган 54нче гимназия ачылуга 30 ел тулды. Рамил Исаев җитәкчелегендәге әлеге мәгариф учреждениес, кыйбласына тугры калып, балаларга туган телебездә белем һәм тәрбия бирә. Бирегә килеп керүгә күзгә милли мохит ташлана. Игъланнар татар телендә, укытучылар һәм укучылар татарча сөйләшә.

«Мәктәптәге җылылык, яктылык, коллективтагы дустанә мөнәсәбәт беренче чиратта директордан тора. 2018 елдан гимназияне ТР мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы иясе, тәҗрибәле педагог Рамил Исаев җитәкли. Ул балаларга белем һәм тәрбия бирүдә уңайлы шартлар тудыру өчен вакытын да, сәламәтлеген дә кызганмый», – ди директорның укыту эшләре буенча урынбасары Фәнисә Салахиева. 

Бүген гимназиядә заманча укыту шартлары тудырылган. Дәресләрдә интерактив такталар, интернет, мультимедия чаралары кулланыла. Балаларны төрле яктан камил шәхес итеп тәрбияләү өчен спорт, иҗат түгәрәкләренең ниндиләре генә юк. Биредә табигатьне саклауга да игътибар бирәләр. Юбилей уңаеннан гимназия директоры Рамил Исаев белән әңгәмә кордык.  

– «Тарихын белмәгәннең киләчәге юк» дигән мәкаль бар. Гимназиянең бүгенге дәрәҗәгә ирешүендә аны төзүдә катнашкан кешеләрнең, беренче көннәрдән бирле эшләүче фидакарь затларның өлеше саллы.

– Әлбәттә. 1991 елда Чаллы шәһәре башкарма комитеты 54нче мәктәп-гимназияне төзү турында 9нчы номерлы карар кабул итә. Мәктәпнең директоры итеп Ралиф Сафиуллин билгеләнә. Аның җитәкчелегендәге коллектив татар җәмәгатьчелеге белән берлектә мәктәпне төзи һәм 1991 елның 27 декабрендә үз бинасында беренче укучыларын кабул итә. Әмма төзелеш тулысынча тәмамланмый әле, укулар ике сменада бара. Дәресләрдән соң укытучылар ата-аналар белән берлектә кабинетларга кирәкле җиһазлар җыялар. Бүген лаеклы ялдагы беренче завуч Флорида Хаҗиева, Казанда яшәүче завхоз Флюра Камалетдинова, китапханәче Гөлфия Гыймадиева, мәктәп ачылганнан бирле эшләүче укытучылар Лилия Кашапова, Җәмилә Багаева, Фәния Сафина, Венера Ибятова, Асия Алмаева, Лина Вәлиева, Ләбибә Сафина  һәм башкаларга рәхмәтебез чиксез. Алар рус мәктәпләреннән җыелган, татарча начар белгән балаларны үз асылларына кайтару өчен татар халкының тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, туган телгә мәхәббәт, милләткә карата горурлык хисе тәрбиялиләр. 1997 елда мәктәп гимназия статусы ала. 2010 елда РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре Илдус Галиев директор булып килгәч, гимназиядә «Туган як» музее эшли башлый. Ул «Укытучыларның һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрү һәм булачак укытучылар әзерләүче сыйныфлар ачу» проекты авторы. Аларның барысына да хезмәтләре өчен рәхмәт. Бүгенге көндә бездә 64 хезмәткәр эшли. 38 укытучының 9ы – югары, 21е беренче квалификацион категорияле, 5 яшь белгеч. 4 укытучыбыз РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы Мактау грамотасына, 4 укытучы ТРның «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә, 7 укытучы ТР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына ия булды. Җәмилә Багаева – башлангыч сыйныфлар укытучысы, Асия Алмаева белән Лина Вәлиева – рус теле һәм әдәбияты укытучылары, Ләбибә Сафина – химия укытучысы РФ мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

– Гимназия укытучылары ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы грантларына да ия булдылар бит әле.

– Әйе. 2018-2020 уку елында мөгаллимнәребез Чулпан Сәләхетдинова, Эльвира Җәмилова, Ләйлә Сәмигуллина, Алсу Нургатина, Җәмилә Багаева, Ләбибә Сафина, Венера Сәетгәрәева, Назлыгөл Садыйкова, Айгөл Мозафарова төрле номинацияләрдә җиңеп, грант оттылар.  

Быелгы уку елында гимназиябез муниципаль белем бирү оешмаларының «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында ТРда яшүче халыкларның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен үстерү һәм саклауга юнәлтелгән проектны тормышка ашыруга ярдәм күрсәтү» грантында җиңеп, 500 мең сум премиягә лаек булды. 

– Җиңү арты җиңү яулаган укытучыларның хезмәт нәтиҗәсе укучыларның белемендә дә чагыладыр?

– Узган уку елында 11нче сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләре уңышлы булды. Безнең гимназия шәһәрдә «Иң яхшы 10 мәктәп» исемлегенә керде. Гимназиядә 672 бала белем ала. 32 укучы – бик яхшы билгеләренә, 361е «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укый.

– Рамил Робертович, гимназиядә татар теленнән тыш тагын нинди фәннәр татар телендә укытыла?

– Һәр уку елында фәннәрне татар телендә генә үзләштерә торган өч беренче сыйныф туплана. Алар 1-4 сыйныфларда туган телдә белем бирелә торган мәктәпләр өчен төзелгән укыту планы буенча укый. Ә югары әхлаклы, зыялы һәм күпкырлы шәхес тәрбияләү максатыннан оештырыла торган чараларның  барысы да фәкать татар телендә генә алып барыла.

– Аларның кайберләренә тукталып үтик әле.

– Ел саен «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар, халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгеләрен уздыру, бөтендөнья «Татарча диктант» акциясендә катнашу традициягә әйләнде. «Татар малае», «Татар кызы», «Ак калфаклы татар кызы», «Мин татарча сөйләшәм» һәм башка бәйгеләрдә, «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» уеннарында катнашып, укучыларыбыз уңышларга ирешәләр. Балалар иҗади сәләтләрен үстерү өчен «Хор», «Сәхнә көзгесе», «Татар халык биюләре», «Милли көрәш», «Яшь тарихчы», «Техник модельләштерү», «Лидерлык нигезләре», «Яшь армияче», «Волейбол», «Бадминтон» һәм башка түгәрәкләргә теләп йөриләр. Моннан тыш, Балалар һәм яшьләр иҗат сараендагы «Замана» студиясендә 5 төркем укучы театр сәнгате серләренә төшенә. Гимназия укучыларының 47 проценты 13нче татар сәнгате мәктәбендә өстәмә белем ала. 
Балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә гимназиябезнең «Туган як» музее уңышлы эшли. Анда 160 экспонат бар. 
Шулай ук ата-аналар белән берлектә «Көмеш кыңгырау» газетасы, республикабыз театрлары артистлары, «Болгар» бию театры белән очрашулар оештырабыз, аларга экускурсиягә барабыз. «Шаян ТВ» каналы хезмәткәрләре белән очрашу да балалар күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды. 

– Киләчәккә планнарыгыз?

– Милли мәгарифне саклап калуда цифрлы технологияләр кулланып туган телне үстерү, аның дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендәге эшчәнлекне дәвам итү. 

– Без, газетабызның дуслары, 54нче гимназия коллективын, ата-аналарны күркәм юбилей белән котлыйбыз. Гимназия киләчәктә дә халкыбызга хезмәт итсен. Биредә укыган балалар гимназиянең горурланырлык шәхесләрләре булып үсеннәр. 

Әңгәмәдәш – Зөлфия Галим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X