Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәргә сыенган “авыл” үз бәйрәмен үткәрде

Чаллының "Миләшкәй" бистәсе һәр ел саен үз бәйрәмен уздыра. Бу шәхси хуҗалыклары белән яшәүчеләр шәһәргә сыенган бер авыл кебек. Биредә тормыш шартлары да яхшы, газы, суы кергән. Бәистә бәйрәмен үткәрү исә алты ел элек башланган иде, аны "Миләшкәйдә" яшәүчеләр көтеп ала. Инде бистәдә өлкән яштәгеләр генә яши дисәк, дөрес булмас,...

Чаллының "Миләшкәй" бистәсе һәр ел саен үз бәйрәмен уздыра. Бу шәхси хуҗалыклары белән яшәүчеләр шәһәргә сыенган бер авыл кебек. Биредә тормыш шартлары да яхшы, газы, суы кергән. Бәистә бәйрәмен үткәрү исә алты ел элек башланган иде, аны "Миләшкәйдә" яшәүчеләр көтеп ала. Инде бистәдә өлкән яштәгеләр генә яши дисәк, дөрес булмас, биредә яшь гаиләләр әти-әниләре нигезендә йорт салып яшәргә кайталар, җир биләмәләре сатып алып өй салучылар да шактый.

Бәйрәмне ачып Чаллының Комсомол районы җитәкчесе Александр Кислов бистә халкын сәламләде, изге теләкләрен җиткерде.

Шушы күркәм чараны оештыруда "С. П. Титов исемендәге халык катыргы-кәгазь комбинаты" һәм шәһәр капиталь төзелеш идарәсе финанс ягыннан ярдәм иткән.

Башта бистәнең иң өлкән кешеләре: юбелярларны котладылар. Хезмәт ветераннары Мөсаллия Ситдыйкова, Мансур Сабиров, Махиян Сафиуллинга рәхмәт хатлары белән бергә бүләкләр дә тапшырылды. Катлар күңеле юктан гына да йомышара, диләр бит. Күзләре яшьләнде. Бу ветераннарга инде 80-90 яшь.

50 ел бергә гомер иткәннәрне дә онытмадылар. Асия һәм Хаматхафиз Сабировлар, Ясир һәм Флера Шәриповлар, Иван һәм Анастасия Павловларны шушы түгәрәк даталары белән тәбрикләргә мәйдан уртасына чакырдылар.

Җыр-бию белән үрелеп барган бәйрәмдә шулай ук өй тирәләрен, ихаталарын чиста тоткан, чәчәкләр үстереп бизәгән гаиләләрне дә атап, бүләкләр бирделәр.

Өлкәннәр өчен дә, балалар арасында да төрле уеннар, бәйгеләр оештырылды. "Миләшкәй" бистәсе гөрләтеп үз бәйрәмен үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев