Шəhри Чаллы

Шәһәргә төлке ник килгән?

Чаллының шәхси йортлар урнашкан 71 нче бистәсендә урамда кешеләрдән курыкмый йөрүче төлкене күргәннәр. Бу хакта редакциябезгә Рәзинә исемле ханым шалтыратып хәбәр итте. Кич белән эңгер-меңгер вакытта кызым белән һава сулап керергә чыккан идек. Карасак каршыбызга төлке килә, башта аны сары йонлы эт , дип уйлаган идек, озын койрыгын күргәч күңелгә...

Чаллының шәхси йортлар урнашкан 71 нче бистәсендә урамда кешеләрдән курыкмый йөрүче төлкене күргәннәр. Бу хакта редакциябезгә Рәзинә исемле ханым шалтыратып хәбәр итте.

Кич белән эңгер-меңгер вакытта кызым белән һава сулап керергә чыккан идек. Карасак каршыбызга төлке килә, башта аны сары йонлы эт , дип уйлаган идек, озын койрыгын күргәч күңелгә шик керде,- диде ул- илле метрлап ара бар иде, ул туктап безгә карап тора башлады, курыкмый үзе, борылып та китми. Минем котырган төлке түгелме икән, дип котым очты. Тиз генә баланы күтәреп алдым да өйгә чаптым. Капка төбенә җиткәч борылып карасам төлке акрын гына юл буйлап шәһәр ягына китеп бара иде.

Яз көне кар астыннан чыккан үләксәләрне ашап котыру чире йоктырган төлкеләр булуын истән чыгармасак иде. Алар кешеләрдән дә хәттә этләрдән дә курыкмый, кайчакта бик агрессив булалар. Әгәр дә торак йортлар янында шундый ерткыч хайваннар очраса җирле хакимияткә яки хокук саклау органнарына хәбәр бирергә кирәк. Алар чарасын күрерләр.Әгәр дә котырган хайван тешләсә кешенең үлүе дә бар.

Быелгы кыш салкын да, карлы да булды кыргый җәнлекләргә хәзер яз җиткәч азык табу кыенлашты. Аларның күбесе шәһәр-авылларга килеп чүп җыю урыннарында кызына, нәрсә эләксә шуны ашый. Төрле чирләр чүплеклекләрдән дә йогарга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: