Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» – көтелгән кунак

­Без­нең өчен янә­дән «урак өс­те» җит­те – 2022 ел­ның бе­рен­че яр­ты­сы­на га­зе­та­быз­га яз­ды­ру баш­лан­ды. Без үзе­без­нең туг­ры дус­ла­ры­быз, уку­чы­ла­ры­быз­га рәх­мәт­ле. Ки­лә­се ел­да да бер­гә бу­лыр­быз дип ышана­быз.

Искәртеп үтәбез, 14 октябргә кадәр «Абунә ункөнлеге» бара. Аның кысаларында сез яраткан газета-журналларыгызга, шул исәптән «Шәһри Чаллы»га ташламалы бәядән язылып кала аласыз. Мисал өчен, гадәти көннәрдә газетабызга абунә бәясе - 869 сум 94 тиен булса, ункөнлек кысаларында ул 803 сум 28 тиен тәшкил итәчәк. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз. Киләсе яртыеллыкта да бездән аерылмагыз. Безнең белән бергә булсагыз ял вакытларыгыз күңелле үтәр.

Газетабызны укучылар арасында төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре булган укучыларыбыз байтак. Аларның иң өлкәненә тиздән 95 яшь тула. Ул  – Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында яшәүче Сөгъдә Солтанморат кызы Солтанова. Аның газетабыз белән дуслыгына 20 елдан артык вакыт үтеп китте.

«Безнең гаилә элек-электән газета-журналларны күпләп яздыра иде. Әтиебез Бәхтегәрәй газеталарны укып чыккач, беренче битенә бу сандагы тормыш өчен кирәкле язмаларны теркәп куя иде. Газеталар пөхтә итеп төпләнеп барды. Әтиебез вафат булгач, бу эш әнигә күчте. Өлкәннәр көненә: «Әниебез Чаллы яңалыкларын белеп торсын» дип «Шәһри Чаллы»ны яздырткан идем. Шуннан бирле республика, район газеталары янына Чаллы газетасы да өстәлде. Күп укыганга ул шәһәрдә, илдә булган хәлләрдән хәбәрдар. Доллар курсын һәр көнне төгәл итеп әйтеп бирә. Кыскасы, газета әниебезгә бик кирәк. Ул аны көтеп алып, яратып укый», – ди Татарстанның атказанган икътисадчысы, Чаллының Мактаулы гражданины Венера Иванова.

Сөгъдә Солтанморатовна авылда сельпода баш хисапчы булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Ул Әлмәт районының хөрмәтле кешесе. Ире Бәхтегәрәй белән өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары үзләре кебек уңган, гадел, ярдәмчел һәм кешелекле. Альбина табиб һөнәрен сайлады. Гомере буена кешеләргә сәламәтлекләрен ныгытырга булышты, шифаханәнең баш табиб урынбасары дәрәҗәсенә кадәр үсте. Венера кечкенәдән төгәл фәннәр белән дус булгач, финанс юлыннан китте. Чаллыда «Автоградбанк»ның җитәкчесе, берничә тапкыр Шәһәр Советы депутаты булып эшләү дәверендә бик күпләргә ярдәм итте. Төпчекләре Ландыш та апасы Венера кебек банкир булды. Ул да апаларыннан үрнәк алып, тырыш һәм ярдәмчел. Сөгъдә апа игелекле балалары һәрдаим янында булганга, гаиләсенә килгән кайгы-хәсрәт алдында сыгылып калмады, газеталар, догалар укып аларны җиңеп, Аллаһының биргәненә сөенеп яши. Башта оныкларының уңышын күреп сөенде, хәзер аның өчен 16 оныкчыгы «витамин». Ул алар белән рәхәтләнеп ял итеп, көч-дәрт ала. «Китаплар, газета уку сәламәтлеккә бик файдалы. Бүгенге көндә дә хәтерем, Аллаһка шөкер, зарланырлык түгел. «Шәһри Чаллы»ны балаларым кайтарганны көтеп кенә торам. Әти-әниләренә, әби-бабайларына бәйрәмнәргә бүләк сайлап интегүче яшьләргә теләгем шул: без, өлкәннәр өчен, өйгә газета килү иң зур һәм кирәкле бүләк. Аны кунак көткән кебек көтеп алабыз... Кадерләп тәрбияләгән, кирәкле бүләкләр белән сөендергән, уңышлары, игелекле гамәлләре белән шатландырып яшәгән өчен балаларыма һәм оныкларыма Аллаһының рәхмәте яусын», – ди ак әби.

Ул унынчы дистәне вакласа да, белеме, хәтере буенча яшьләр белән сынаша, бәхәсләшә ала. Бер вакыт гаиләдә Африкадагы бер кечкенә генә ил турындагы бәхәс чыккан. Сөгъдә Солтанморатовна сәяси сүзлеген укыган да бу илнең мәйданы, халык саны һәм башка мәгълүматлар белән якыннарын шаккаттырган.

Газетабызның иң өлкән һәм тугры укучысы Сөгъдә Солтанованы Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән, зиһеннән аермасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка