«Шәһри Чаллы» Мәскәүдә
Мәскәүдә «ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкилләре өчен социаль челтәрләрдә эшне оештыру буенча мастер-класслар, тренинглар үткәрелде. Анда «Шәһри Чаллы» журналисты Гөлия Ибатуллина да катнашты. Бүген ул үзенең «Россия Сегодня» агентлыгында һәм «Диалог-Медиа» оешмасында алган тәэсирләре белән уртаклаша.
«ТАТМЕДИА» мәгълүмат агентлыгының филиалларында эшләүче хезмәттәшләр белән «Россия Сегодня» халыкара мәгълүмати агентлыгында булдык. Монда килү үзе бер ачышка тиң. Мәскәү коллегаларыбыз белән якыннан аралашу һәр журналистның хыялы.
Гомумән, Чаллыдан Мәскәүгә бару да – үзенә күрә бер могҗиза кебек булды. Самолетта беренче очуым булмаса да, миңа ул авырлык белән бирелә. Ә Мәскәүдә укуга алуларын белгәч, һичшиксез, самолетта очам дигән фикергә килдем. Эчемдә булган курку хисен дә җиңдем. Очып киткән вакытта гына дулкынлану хисе булды, аннары очудан тәм табып, рәхәтләнеп хозурланып бардым. Ак мамыкка тиң болытларны гизеп баручы самолетта баруы – үзе бер илһам чыганагы булды. Шереметьево аэропортына төшкәч, аэроэкспресс дип аталган махсус поездда Мәскәүгә кадәр бардым. Карта буенча тиеш урынга бару, буталмыйча йөрү, метро станциясендә югалып калмау – боларның бөтенесен дә үттем. Алай дисәң, Мәскәү кешеләре үзләренең ашыгуларына карамастан, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрне кире какмыйлар. Тыныч кына юл өйрәтәләр, әле җитмәсә, юлларыгыз уң булсын дип тә әйтергә онытмыйлар.
Беренче көнне «Россия Сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгында булдык. Монда тәүлегенә 700дән артык хәбәрне эшкәртеп тәкъдим итәләр, көн дими, төн дими, хәбәрләр чолганышында яшиләр. Һәрбер социаль челтәр буенча аерым коллектив тупланган һәм алар бер-берсе белән тыгыз элемтәдә эшли. Иң беренче безгә SMM (ингл. Social media marketing, SMM, ягъни социаль челтәрләрдә маркетинг) буенча лекцияне шул өлкәдәге белгеч Дарья Гинеева укыды. Ул социаль челтәрләр белән ничек эшләргә, breaking-news төшенчәсе, SMM эшчәнлеген ничек итеп оештыру турында тулы итеп сөйләде. Хәзер аеруча да популярлаша барган Telegram-канал турында «Россия Сегодня» агентлыгының шул өлкә җитәкчесе Александр Самохвалов бәян итте. Ул Telegram-каналга гына туры килердәй махсус контент, видео буенча аерым нечкәлекләр, постинг төшенчәләре турында аңлатты.
Бу һәм башка спикерлар лекцияләрне үз тәҗрибәләреннән чыгып, күп кенә мисаллар китереп сөйләделәр. Билгеле, без бүген басма матбугатка хезмәт куйсак та, социаль челтәрләрдән башка эшебезне күз алдына китерә алмыйбыз. Көндәшлек шартларында медиабазарда үз урыныбызны саклау, уңышка ирешү өчен бу төп шарт. Шуңа күрә «Татмедиа» җитәкчелеге үз хезмәткәрләренең осталыгын арттыру өчен иң дәрәҗәле агентлыклар белән хезмәттәшлек итә.
«Диалог» автоном оешмасы эшчәнлеге белән дә таныштык. Ул– шәһәр кешеләре белән оештыра торган сорашулар һәм үзара элемтә булдырган аналитика үзәге. Ул, шулай ук оешма интернет-социология, иҗтимагый коммуникацияләр өлкәсендә цифрлы проектлар, консультацияләр бирү һәм Россиянең башка төбәкләре белән тәҗрибә уртаклашу белән дә шөгыльләнә.
Һәр спикерны мин йотлыгып тыңладым. Федераль статуслы текстларны ни рәвешле җирле басмага яраклаштырып булуы турында «Диалог»ның компетенцияләр үзәге җитәкчесе Кристина Червенка сөйләде. Яңалыкны үз регионыңа туры китереп, ә иң мөһиме, кеше укырлык, кызыклы ясап булганын искәртте. Социаль челтәрләргә куя алырлык актуаль информация килеп тә чыкты. Соңыннан хаталар өстендә эшләдек. Үзебезне кызыксындырган сорауларны бирә алдык. Мин «Шәһри Чаллы»да сайт эшчәнлеге өчен җаваплы кеше буларак спикерга сораулар яудырдым.
Һәрбер лекция – бетмәс-төкәнмәс хәзинә. Алга таба үз басмабызда, Мәскәү коллегаларыбыз әйткән киңәшләрне истә тотып, махсус кагыйдәләргә таянып эшләргә уйлыйбыз. «Шәһри Чаллы» белән калыгыз! Ул һичшиксез, укучыларыбыз таләпләренә тулысынча җавап бирәчәк! Мәскәүдә укуларда мин үзебезнең редакция командасының матбугат базарында уңышлы эшли алырына инандым.
Укулар белән генә чикләнеп калмыйча, Мәскәүдә яшәүче якын дустым белән күрешеп, аның белән шәһәр урамнары буйлап йөрдек, парк-скверларда, сәүдә үзәкләрендә булдык, илебезнең төп мәйданы – Кызыл Мәйданга бардык.
Илебезнең төп Мәйданы, чыннан да, даһи, искиткеч матур икән. Без анда барып җиткәндә караңгы төшкән иде инде: бөтен җир аллы-гөлле утлар белән бизәлгән, фонарьлар балкый. Чыннан да, бу сәяхәтем бер матур хатирә булып хәтеремдә уелып калачак.
Гөлия ИБАТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев