Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Шәһри Чаллы”-интернет челтәрендә

Шәһәремдә яратып көтеп алган гәҗитем-"Шәһри Чаллы". Озак еллар язылам, кызыксынып укыйм. Һәр саны мәгълуматларга бай. Илебездәге, республикабыздагы, шәһәребездәге төрле өлкәдәге яңалыкларны яктырта. Файдалы киңәшләрен бирә, арыганда ял иттерә, күңелеңә якын язмалары белән иркәли. Миңа "Шәһри Чаллы" гәҗитенең эчтәлеге дә, чыгу формасы, төсле фотолар белән бирелеше дә ошый. Иң куанганым-яраткан гәҗитемнең...

Шәһәремдә яратып көтеп алган гәҗитем-"Шәһри Чаллы". Озак еллар язылам, кызыксынып укыйм. Һәр саны мәгълуматларга бай. Илебездәге, республикабыздагы, шәһәребездәге төрле өлкәдәге яңалыкларны яктырта. Файдалы киңәшләрен бирә, арыганда ял иттерә, күңелеңә якын язмалары белән иркәли. Миңа "Шәһри Чаллы" гәҗитенең эчтәлеге дә, чыгу формасы, төсле фотолар белән бирелеше дә ошый. Иң куанганым-яраткан гәҗитемнең интернет челтәрендә контакт сайтындагы электрон бирелеше. Баш мөхәррире - Илсур Флүс улына зур рәхмәтләрем. Аның җаваплылыгында үз телебездә эшләп килгән әлеге электрон гәҗит - милләтемнең рухи күңел байлыгын арттыруга ярдәм итә. Татарча язмалар урнаштырылган электрон "Шәһри Чаллы"ны горурланып бик еш ачып укыйм. Гәҗите өйгә килеп җиткәнче төп яңалыкларны белү өчен уңайлы эш алып баралар. Һәр язма төсле матур фотолар белән бирелүе дә ошый. Язмалары да сакланып бара, вакыт узган саен ачып укырга, кирәк булганда үзеңә саклап калырга була.

Баш мөхәррире - Илсур Флүс улының ышанычлы адымнар белән төрле республикакүләм чараларда үзеннән өлеш кертеп, ярдәмләшеп, барлык журналистлар белән аралашып зур эшчәнлек алып баруы да гәҗитнең йөзен бизи. Китапханәләрдә республикамда чыккан бар татар гәҗит-журналларын карап, укып барырга яратам. Күңелемә иң якыны - "Шәһри Чаллы". Шушы җаваплы эшләрне алып барган ягымлы йөзле, тәҗрибәле журналистларына, баш мөхәррире - Илсур Флүс улына сәламәтлек, уңышлы эшләр, тугры язылучылар, гаилә бәхетләре теләп калам. Үзебезнең "Шәһри Чаллы"быз яшәсә - безне ышанычлы киләчәк көтәр. Без булдырабыз, без бергә! Гәҗитебезгә язылып милләтебезнең данын күтәрик.

Шәйгарданова Альбина,Чаллының "Калкан" кадет полиция мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X