Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы»ның туган көненә бүләк алып килүче самолетта очачак - ФОТО, ВИДЕО

4 август көнне кичке сәгать 6да чираттагы «Эх, Чаллы пятачоклары!» була. Бәйрәм гадәттәгечә Җиңү паркының зур сәхнәсе янында үтәчәк.

Бу юлы бәйрәм газетабызның туган көненә багышлана. Туган көн, әлбәттә, бүләксез булмый. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, ди безнең халык. Күңелегез ни тели? Безгә инде алдагы бәйрәмнәрдә чәкчәк, башка тәм-томнар алып килүчеләр булды. Ә татарда «Кунак ашы – кара-каршы» дигән күркәм йола бар. Без дә дусларыбызга сюрприз әзерләдек. Иң шәп бүләк алып килүче самолетта очачак. 

Бүген ул самолетны үзебез дә күреп кайттык. Безне самолет хуҗасы, бик күп ярышлар призеры Рамил Гаязов каршы алды. Алай гына да түгел: «Шәһри Чаллы» газетасының кыю кызларын Гөлия Ибатуллина белән Айзирә Имамованы самолетта утыртып йөртте.  

– Мин самолетта очканым бар анысы. Тик ике кешелек кенә кечкенә самолет кабинасына беренче генә утыруым булды. Самолетта очарга бик куркам. Әмма монда ул сизелмәде дә. Рамил әфәнде шәһәрне күрсәтте, бар нечкәлекләр турында сөйләде. Искиткеч кичерешләр! Онытылмаслык! Ә ул матурлыкны сүз белән генә дә әйтеп бетереп булмый! Хәтта 500-600 метр биеклеккә күтәрелеп, экстрималь трюклар да ясадык. Үзем самолет штурвалы артында утырдым, хәтта бераз идарә итеп карадым, – дип сөйли Гөлия. 

– Мин самолетта беренче тапкыр очтым. Башта куркытты, әмма бераздан бу хис юкка чыкты. Тирә-яктагы матурлыкны күреп, әйтеп бетергесез хис-тойгылар кичердем, хәтта очкыч белән идарә дә иттем. Рамил әфәнде офыкка карап, туры итеп очарга өйрәтте. Моны белеп, якыннарымның да самолетта очу теләге туды, – дип үз кичерешләре белән уртаклаша Айзирә. 

Бер генә теләк: пятачокта актив булыгыз. Бәйрәмдә самолетта очу өчен сертификат уйнатыла – мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!  Моннан тыш пятачокта сезнең өчен эстраданың танылган артистлары чыгыш ясаячак, уеннар, җыр-биюләр булачак, гармун моңы яңгыраячак. Барыгызны да бәйрәмебездә көтәбез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев