Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрнең ышанычлы терәге

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев "Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты" халык предприятиесендә булды. Оешманың генераль директоры Владимир Бестолков макулатура склады, катыргы фабрикасы, гофротара җитештерү фабрикасы, катыргы каплар һәм кәгазь фабрикасы эшчәнлеге белән таныштырды. Модернизацияләнгән катыргы ясау машинасының эшкә әзерлеген күрсәтте. Заманча яңа җиһаз - катыргы-кәгазь комбинаты тарихындагы иң эре...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев "Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты" халык предприятиесендә булды.

Оешманың генераль директоры Владимир Бестолков макулатура склады, катыргы фабрикасы, гофротара җитештерү фабрикасы, катыргы каплар һәм кәгазь фабрикасы эшчәнлеге белән таныштырды. Модернизацияләнгән катыргы ясау машинасының эшкә әзерлеген күрсәтте.

Заманча яңа җиһаз - катыргы-кәгазь комбинаты тарихындагы иң эре инвестиция проекты. Аның беренче этаплары 45 көн эчендә тормышка ашырылды. Модернизациядән соң катыргы ясау машинасының тизлеге артты. Катыргы һәм кәгазь җитештерү күләме 20%ка үсте. Элек елына 157 мең тонна кәгазь җитештерелсә, хәзер бу санны 190 мең тоннага җиткереп булачак. Товар сатудан комбинатка елына 1 млрд сум табыш керергә тиеш. Предприятиедә модернизация эшләре әле дә дәвам итә. 2016-2020 елларда 2,4 млрд сумлык эш башкарылачак. Бу исә биредә җитештерелә торган продукциянең ассортиментын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Наил Мәһдиев катыргы-кәгазь комбинатының илебездә көндәшлеккә сәләтле предприятиеләрнең берсе булуын билгеләп үтте. "Биредәге милекнең формасы сокландырды. Катыргы-кәгазь комбинаты мондый төр предприятиеләрнең базар шартларында эшли алмавы турындагы имеш-мимешкә нокта куйды. КБК Россия һәм Европа предприятиеләре белән көндәшлек итә ала. Биредә хезмәткәрләр югары хезмәт хакы алалар, кешеләр социаль яктан якланган. Мондый предприятиеләр - муниципалитетның ышанычлы терәге", - диде ул.

Владимир Бестолков предприятиенең киләчәккә планнары белән дә таныштырды. "Җитештерүдә модернизация беркайчан да бетми. Яңа планнар өстендә эшлибез. Чистарту корылмаларын, җылылык эшләп чыгару һәм җибәрү урынын, төп җитештерү линиясен этаплап яңартабыз. Бу атнада кәгазь ясау машинасын модернизацияләү тәмамланырга тиеш. Ул җитештерүне 10%ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк", - диде.

Фабрикада җитештерелә торган яңа продукция шәһәр сәүдә үзәкләренә бүгеннән үк җибәрелә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев