Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шулкадәр уңдык Раифтан

Кешенең кешелеген вазыйфасы түгел, кылган гамәлләре билгели дигән гыйбарәне бик яхшы белсәк тә, күпләребез дуслар, туганнар алдында үзенең яки балаларының нинди "зур" урыннарда эшләүләре белән мактанырга ярата. Ә менә шәһәрдәшебез Раиф Сәлаховның абруена "халык ышанычлысы" исемен йөртүче, әмма үзләрен хакимияттә утыручы чиновниклардан тыш беркем дә белмәүче депутатларның күпчелеге көнләшерлек, минемчә....

Кешенең кешелеген вазыйфасы түгел, кылган гамәлләре билгели дигән гыйбарәне бик яхшы белсәк тә, күпләребез дуслар, туганнар алдында үзенең яки балаларының нинди "зур" урыннарда эшләүләре белән мактанырга ярата. Ә менә шәһәрдәшебез Раиф Сәлаховның абруена "халык ышанычлысы" исемен йөртүче, әмма үзләрен хакимияттә утыручы чиновниклардан тыш беркем дә белмәүче депутатларның күпчелеге көнләшерлек, минемчә.

Норлат районы Мораса авылында туып үскән уңган мишәр егете 10 елдан артык инде Яңа шәһәрдәге 29/13, 29/15, 29/18 йортларына сантехник хезмәте күрсәтә. Аңа кадәр 20 ел двигательләр заводында моторист булып эшләгән. Завод янгач, кыскартуга эләгеп, эшсез калган. Ләкин югалып калмаган, бирегә урнашкан. "Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз" диеп, бик тиз арада яңа эшне үзләштергән, тырышлыгы белән җитәкчеләрнең дә, халык ышанычын да яулаган. Бүген Раиф Сәлахов - үз һөнәренең остасы, иң мактаулы хезмәткәрләрнең берсе.

Кайсы подъезд алдында тукталсак та, очраган бер кешенең елмаеп, кул биреп исәнләшүен, гаиләсен, балаларын сораштыруын күреп хәйран калдым. Минем газетадан килүемне белгәч: "Намуслы, тырыш, бик тә ярдәмчел, үз хезмәтен җиренә җиткереп, пөхтә итеп башкара", - дип, рәхмәт сүзләрен җиткерергә кушты аларның һәркайсы. "Шулкадәр уңдык без Раиф Сәхип улыннан. Җаваплы, ышанычлы хезмәткәр. Шуңа күрә иң катлаулы аварияләргә аны җибәрәбез. Халык та бит гел аның гына килүен сорый. Атна дәвамында җитешмәсә, үз теләге белән ялларда да чыгып эшли. Шундый алыштыргысыз белгечләрнең дә белгече ул. Тик менә лаеклы ялга чыгарга ике генә елы калып бара. Ул китсә, нишләрбез дип, бүгеннән үк борчылып торабыз", - диделәр ул эшләгән 4нче торак-эксплуатацияләү идарәсе башлыгы Людмила Логина һәм баш инженер Людмила Сергеева.

29/15 йорты янындагы эскәмиядә гәпләшеп утыручы апалар да якын туганнарын күргәндәй балкып каршы алдылар Раифны.

- Куллары гына түгел, күңеле дә алтын аның. Беркемнең дә гозерен кире какканы юк, кирәк икән, шимбә-якшәмбе дип тормый, ә дигәнче килеп җитә. Бер тапкыр хәтта иртәдән кичкә кадәр төзекләндерде фатирымдагы кайнар су торбасын. Аның үҗәтләнеп, эшне ахыргача башкарып чыгуын күреп, шаклар каттым. Без бит, өлкәннәр, әле кирәкле материалын, детален дә ала белмибез. Кибеткә ничә тапкыр чыгып керде. Әле берсе тузган, әле икенчесе сафтан чыккан. Ник авырыксынып берәр сүз әйтсен, йөгереп кенә йөри. Шундый кешеләр күбрәк булсын иде", - диде 29/15 йортында 42 ел гомер кичерүче хезмәт ветераны Хәнифә апа Гатина.

Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән тыл ветераны, 87 яшьлек Бибинур әби Ибраһимованың фатирындагы сантехника торбаларын да ялт итеп алмаштырып куйган Раиф. Рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмый әбекәй:

- Шушы яшемә җитеп, андый пөхтә итеп эшләүче сантехникны күргәнем юк иде. Без бит торбалар тишелә калса, күпме пычрак җыярбыз дип, алдан ук калтырап торабыз. Ә ярдәмчесе булмаган олы кешегә бу бик тә авыр хезмәт. Үз эшенең чын остасы икән Раиф. Идәннәремә пычрак су тигезмичә генә, ашыкмый-кабаланмыйча, чип-чиста итеп бөтен торбаларны өр-яңага алмаштырды да куйды. Үзе шундый тыйнак һәм итәгатьле. Көн дә укыган догаларыма кушып, мең рәхмәтләр әйтәм үзенә. Бу хезмәткә яңа гына килгәннәр Раиф кебек остазлардан өйрәнсеннәр иде. Эшкә генә түгел, кешеләргә, бигрәк тә өлкәннәргә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәткә, - диде Бибинур әби.

Раиф Сәхип улының күпләгән туганнары, күршеләре, авылдашлары алдында да йөзе якты. Бик тату гаиләнең башлыгы, хатыны Рафия өчен тугры гомер юлдашы, уллары Алмаз белән Айдарга үрнәк әти, оныклары Ләйсән һәм Амелия өчен ягымлы бабай да ул. Яраткан хезмәтеннән тәм табып, кешеләргә кылган игелегенә шөкерана кылып яшәүче милләттөшебез Раиф Сәлахов кебекләр күбрәк булса, тагын да күркәмрәк булыр иде безнең тормыш. Җәмгыятебезнең соңгы елларда аксаган рухияты да бәлки тизрәк савыгыр иде.

Рәзинә

Насыйбуллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев