Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәйхетдинов: Төзәтмәләр мәгълүмати-технологик үсеш өстенлеген ныгытачак

ТР Премьер-министры урынбасары РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашты.

Иннополисны үстерүне алып баручы Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.

"Иннополис өчен иң кызыклы төзәтмәләрнең берсе һәм гомумән технологик үсеш өчен - бу 114нче маддәгә үзгәрешләр. Ул илебезнең мәгълүмати-технологик үсеш өстенлеген билгели. Сер түгел, бүген илләр беренче чиратта технологияләр һәм кеше капиталы белән көндәшлек итә», - дип билгеләп үтте Шәйхетдинов.

Аның сүзләренчә, бу төзәтмә шулай ук цифрлы җәмгыятьтә куркынычсызлык институтларына ярдәм итәчәк, россиялеләрнең шәхси мәгълүматларын яклаячак, дәүләт секторында да, матди җитештерү тармакларында да цифрлаштыру үсешен стимуллаштырачак, шулай ук кеше капиталының актив үсешен тәэмин итәчәк. Башка актуаль төзәтмәләр арасында Татарстан Премьер-министры урынбасары шулай ук гражданлык җәмгыятен хуплауны, никах һәм гаилә институтларын үстерүне һәм россиялеләр өчен социаль гарантияләрне атады.

Шәйхетдинов Иннополис мәктәбендә үз тавышын бирде. Ишек төбендә температурасын үлчәделәр, бюллетень һәм бер тапкыр кулланыла торган ручка бирделәр. Шуннан соң ул ерактан сайлау комиссиясе әгъзасына паспортын киңәйтелгән килеш күрсәтте, бюллетень алды һәм тавыш бирү кабинасына керде. Исегезгә төшерәбез, РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча бөтенроссия тавыш бирүе 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр уза. Участокларда куркынычсызлык чаралары үтәлә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев