Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сибгат Хәкимне искә алып...

5 декабрьдә республика Язучылар берлегенең "Тукай клубы"нда Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулуга багышланган, "Юксыну" дип исемләнгән кичә була. Бу хакта Татарстан Дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәдә Татарстанның халык артистлары Рафаэль Сәхәбиев, Георгий Ибушев, Резидә Галимова, Римма Ибраһимова, Халыкара конкурслар лауреаты Энҗе Шәйморзина, музыкант Геннадий Максимов чыгыш ясаячак.

Программада Сибгат Хәким сүзләренә Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Әгъзам Фәттах, Сара Садыйкова, Җәүдәт Фәйзи, Фирзәр Мортазин иҗат иткән җырлар яңгыраячак. Танылган артистлар Резидә Сәлахова һәм Артем Пискунов Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатының шигырьләрен укыячак.

Искә алу кичәсендә шагыйрьнең туганнары, якташлары, күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев