Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Силикагель нәрсә ул?

Әйбер сатып алганда эчендә яткан кечкенә капчыкка игътибар иткәнегез бармы? Силикагель дип атала ул. Шушы нәни капчыкка дым тарта торган вак кына махсус шарчыклар тутырылган. Гадәттә без аларны ташларга өйрәнгәнбез. Ә тормыш-көнкүрештә аларның файдасы да бар икән.

Кесә телефоны суга төшкәндә силикагель беренче ярдәм күрсәтә ала. Телефонны сүндереп, аккумуляторын һәм сим-картасын алып куегыз. Үзен силикагеле бушатылган савытка салып, төнгелеккә калдырыгыз. Ул дымны тартып алачак.

Тынчыган кием. Ялдан кайтканнан соң, киемнәрдән начар ис килсә, кием чемоданына силикагель салыгыз. Исне ул бетерәчәк.

Спорт сумкасы. Аңардан һәм спортзалдагы аяк-киеме куела торган шкафтан гадәттә начар ис килә. Сумка эчендә берничә пакет силикагель йөртсәгез, ис юкка чыгачак.

Фотоаппараттагы линза тирли. Салкыннан җылыга кергәндә күзәтелә бу. Тылсымлы силикагель пакеты монда да ярдәмгә киләчәк. Аны фотоаппаратның махсус савытына салып йөртергә, яки телефонга ярдәм күрсәткәндәге гамәлне кабатларга була.

Орлыкларны саклау. Чәчү орлыклары калган очракта аларны икенче елга кадәр сакларга мөмкин. Моның өчен герметик савытка орлыкларны тутырыгыз да, янына силикагельне дә салып, каплап куегыз. Орлык дымланыр, бозылыр дип борчыласы юк!

Кырынгыч лезвиесе. Билгеле, ул һәрвакыт сулана. Бу - тиз арада тутыга һәм үтмәсләнә башлауга беренче сәбәп. Лезвиенең яраклылык вакытын озынайту өчен аны пластмасса савытка силикагель белән бергә салып куярга кирәк.

Әйбер сатып алганда тартма эченнән килеп чыккан абсорбентның файдасы зур. Дым тартып, үзе юешләнеп китсә, нишләтергә? Духовкада киптерергә кирәк. Шуны да истән чыгармагыз: силикагель абсорбенты 120-150 градус эсселектә генә кибәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев