«Силикатчик» ширкәтендә хатын-кыз мәетенә тап булдылар
Яңалыклар тасмасы

«Силикатчик» ширкәтендә хатын-кыз мәетенә тап булдылар

Үтерүченең дә эзенә чыктылар.

Тукай районы "Силикатчик" бакчачылык ширкәтендә 40 яшьлек хатын-кыз мәетенә тап булдылар. Тикшерү барышында аның тәнендә кыйналган эзләр ачыклана. Күп тә үтми хокук сакчылары гаепләнүче эзенә дә чыга. Ул - 42 яшьлек Чаллыда яшәүче ир-ат. 3 июльдә ул әлеге хатын-кыз белән бакчада спиртлы эчемлекләр кулланган булган. Берзаман араларында тавыш чыгып киткән. Ир-ат аны каты кыйнаган.

"Гаепләнүче ир-ат кулга алынды. Ул үз гаебен тулысынча таныды. Танышын үтерергә теләмәвен белдерде", - дип белдерделәр ТР Тикшерү комитетында.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү дәвам итә.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев