Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Син – безнең яратканыбыз

"Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз", дип язган шагыйрь белән килешми мөмкин түгел. Еллар үткән саен, моның шулай икәнлегенә инанабыз. Безнең әни шәһәрдә билгеле кеше түгел, ләкин ул безне эш сөючән, тормышны яратучы чын ирләр итеп тәрбияләде. Без аңа бик рәхмәтле", - ди шәһәрдәшебез Рөстәм Ибраһимов. Рәмзия ханым тыйнак, хезмәтне, гаиләсен яратучы...

"Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз", дип язган шагыйрь белән килешми мөмкин түгел. Еллар үткән саен, моның шулай икәнлегенә инанабыз. Безнең әни шәһәрдә билгеле кеше түгел, ләкин ул безне эш сөючән, тормышны яратучы чын ирләр итеп тәрбияләде. Без аңа бик рәхмәтле", - ди шәһәрдәшебез Рөстәм Ибраһимов.

Рәмзия ханым тыйнак, хезмәтне, гаиләсен яратучы татар хатыны. Гади генә тормыш юлын кешеләргә һәм балаларына үрнәк итеп үтә. Ул Мөслим районының Бүләк авылында туып-үскән. Матурлыкны, төзеклекне яраткангадыр инде, штукатур-буяучы һөнәрен сайлаган.

Яшүсмер кыз 1978 елда яшьлек дәрте кайнап торган Чаллыга килеп урнаша. Көндез заводта эшли, ә кичләрен гармун моңы, татар җырлары тынып тормаган кичке уеннарга йөри. Шунда Яңа Чишмә районының Чертуш авылы егете Якуб белән таныша. Дуслашып йөргәннән соң, гаилә коралар.

Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшиләр алар. Гаиләгә шатлык өстәп, бер-бер артлы уллары Айрат белән Рөстәм туа. Балаларны үстерү, гаилә учагын сүндермичә тоту Рәмзия ханымның яшәү рәвешенә әйләнә. КАМАЗда хезмәт куйган ирен эшкә озата, каршы ала. Балаларын да милли йолалар үрнәгендә тәрбияли. Интернациональ шәһәрдә үссәләр дә, Айрат белән Рөстәм ана телен һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен белеп үсәләр. Рәмзия ханым улларын шулкадәр ярата ки, аларның балалар бакчасына барыр вакыты җиткәч, шунда эшкә урнаша. Аннары, балалар укый башлагач, хезмәт юлын КАМАЗда дәвам итә. "Тормыш җиңел булмаса да, әти-әниебез безне чын кеше итеп тәрбияләргә тырышты. Мәктәптә укыганда музыка мәктәбенә дә йөрттеләр. Музыка уен коралларында аз-маз гына уйнасам да, мин әниемә бик рәхмәтле. Без буш вакытны файдалы итеп үткәреп, Аллага шөкер, начар гадәтле кешеләргә иярмәдек", - ди Рөстәм.

Рөстәм үзе физкультура институтын тәмамлый. Тәҗрибәле машина йөртүче. Хатыны Айгөл белән ике бала үстерәләр. Максатлары - Иделия белән Кәримне чын кешеләр итеп тәрбияләү. "Әни белән әти тәрбиясеннән без бик канәгать. Абыем белән мин авырлыклар алдында сыгылып калмыйча, тормышыбызны үзебез алып барабыз. Әниебез рухи тәрбия бирсә, әтиебез ир-ат эшләренә өйрәтте. Теләсә нинди инструмент белән эшли беләбез. Улларыбызны да шул рухта тәрбияләсәк иде. Әтидән үрнәк алып, буш вакытларымны улым Кәрим белән уздырырга тырышам. Кечкенәдән үк чын ир-егет булсын", - ди Рөстәм.

Рәмзия ханым "Челны-Холод" акционерлык җәмгыятендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Шулай да эшләвен дәвам итә. Ул тормыштан зарланмый. Гаиләсендә кадерле хатын, әни һәм яраткан әби. Бәйрәм, ял көннәрендә фатирлары оныкларының шат авазларына күмелә. Иделия, Кәрим, Рәсүл, Шамил дәү әниләрен бик яраталар. Рәмзия ханым оныкларына вакытын да, тәмле ризыкларын да кызганмый, балаларына кирәкле булуы белән дә бәхетле ул. "Шул балалар, оныклар өчен яшибез инде. Сау-сәламәт, тәүфыйклы, иманлы булып үссеннәр. Киләчәктә әти-әниләренең горурлыгы булсыннар иде", - ди Рәмзия Шәмсемөхәммәт кызы.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев