Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Син кайсы авылдан?

Иң кызыклы һәм резонанслы итеп тасвирланган язмадагы авылда «Шәһри Чаллы» килеп бәйрәм уздырырга ниятли.

Яңа елга аяк басу белән киләчәккә яңа планнар корып яши башлпадык. Безнең редакция коллективы да тормыштан артта калмыйча, укучыларыбызга кызык газета чыгару уе белән яши. Әлеге язмамның башы – яңа сәхифәбезнең исеме. Син кайсы авылдан? Андый сорауны кайсыбыз ишетмәгән дә, кайсыбыз әйтмәгән? Чаллыда бигрәк тә. Монда һәрбер йортта, ишегалдында якташыңны очратырга мөмкин. Кайвакыт «Чаллы зур авыл инде ул» дип тә җибәрәләр бит әле.

Һәркем туып-үскән нигезен җирсеп яши

Бу тарих белән бәйле. Түбән Кама ГЭСы, КАМАЗ заводлары, Яңа шәһәр төзелешенә җитәкчеләр, нигездә, зур сәнәгать калаларыннан чакырылган булса, гади эшчеләр, урта звено белгечләре булып башлыча Татарстан, Башкортостан республикалары авылларыннан килеп урнашканнар. Олыгайган көндә дә туган җир тарта ул, һәркем туып-үскән нигезен сагынып, җирсеп яши. Безнең татар халкында авыл изге төшенчә ул, телебез, гореф-гадәтләребез, милли кыйммәтләребез бишеге.

Кызганычка каршы, татар авылларының да нигезе какшады шул, телебезне, рухи кыйммәтләребезне ышыкларга, сакларга аның да көче җитми сыман. Еллар дәвамында авыллардан кешеләр калага агылды. Бүген, ни кызганыч, хәтта ныклы хуҗалыкларда да иген игәр, мал асрар кешеләр калмады дип чаң кагалар. Берәм-берәм мәктәпләр ябылды. Дөрес, соңгы елларда гади халыкта пандемия, инде килеп, махсус хәрби операция белән бәйле кризисларны авылга кайтып кичерергә мөмкин дип фаразлаучылар очрый. Хуҗалыкларын яңартып, мал-туар асрап, бакча уңышы үстереп... Монысын вакыт күрсәтер инде, әлегә без авылга кунакка гына кайтып рәхәт кичерәбез. 

Табигате сокланырлык, чишмәсе данлыклы

Мин Мөслим районының Әндереш дигән авылында туып-үстем. Киләсе елга 100 еллыгын билгеләп үтәчәк авылым гомер буе «неперспективный» тамгасын йөртте. 100гә якын йорты булганда да шулай, хәзер 10лап кына йорты торып калгач – бигрәк тә. Шундый кечкенә булса да, анда туып-үскән кешеләр өчен ул, кем әйтмешли, Швейцария! Андагы табигать! Ә һавасы нинди!

Әле Яңа ел бәйрәмнәрендә дә җыелышып әни янына кайттык. Аллага шөкер, юлларын карап, кардан чистартып торалар. Игътибар иттем, кечкенә булса да авылдан техника өзелми. Буасын балыкчылар сырып ала. Ә иң мөһиме – Әндерешнең тирә-якта данлыклы чишмәсе бар. Авылыбызның килеп чыгышы да шуның белән бәйле. Оятыма каршы, төгәл генә әйтә алмыйм, риваятьләргә караганда, Андрей дигән рус кешесе шул чишмә янына урнашып, балчыктан савытлар ясаган диләр. Менә шул тарихны белү өчен архив материалларын өйрәнергә дип торам әле. Ә чишмә, чыннан да, искиткеч. Яр астында, тау-таш арасыннан ургылып чыга, суы чип-чиста, тешеңне сындырырлык салкын. Аны берара Уфаның геодезия институтыннан килеп тикшереп тә йөрделәр. Вакыт-вакыт проба килеп алалар иде. Ә безнең әткәйгә су температурасын үлчәп Уфага хәбәр итеп торуны йөкләделәр. Хәтерлим әле, без кечкенә чакта кыш көннәрендә аны кар басып китә иде. Авыл халкы казып төшеп, чишмәгә юл сала. Шуннан чиратлашып кереп су алалар. Бигрәк куркыныч булган инде – кар ишелсә?! Аллаһның рәхмәте, бер генә дә андый бәхетсезлек булмады. 90нчы елларда безнең авылда шул чишмә белән бәйле рационализаторлык үрнәге дә расланды. Чишмәдән авылга торба сузып су керттеләр. Тик моның өчен өстәмә энергия чыганаклары да кирәк булмады, су йөгерек агымы белән мул итеп ага да ага. Бу проектны ул чактагы колхоз җитәкчеләре Фарыс Шәймөхәммәтов һәм Гарифҗан Миңнеханов тормышка ашырды. Хәзер дә аларга рәхмәт укып, чишмәбезгә табынып яшибез.

Әйткәнемчә, әкияттәге сыман табигать Әндерештә. Урман терәлеп тора. Болыннарының иге-чиге юк. Кызганычка каршы, авыл картайды, мал асраучы юк хәзер. Элек авыл халкы бүлешә-бүлешә чаба торган печәнлекләргә бүген башка авыллардан килеп хуҗа булдылар. Өстәвенә, шулкадәр кыргыйларча тәртипсез тоталар үзләрен, авыр тракторлар урам юлларын ерып бетерә. Кызганыч инде, кайчандыр чәчрәп торган авылның көче китә шулай, аның белән санлашмаска маташалар. Урман дигәндә, хәзер эшкәртелмәгән басулар да урманга әйләнеп бара. Элек җиләккә йөргән ерак яланнарга керерлек түгел – агач баскан. Аның каравы, еллар буе чалгы тимәгән җирләрдә тоташ җиләклек. Быел әни ындыр артына гына чыгып чиләк-чиләк җиләк җыйды. 

Халкы чишмә суы шикелле чатнап тора

Әндерешнең халкы да башкаларга охшамаган ул. Чишмә суы шикелле чатнап торалар дип әйтимме. Искиткеч тырыш, эшчән, авырлыкка чыдам. Чөнки кечкенә авылга, кем әйтмешли, игътибар сүрәнрәк төшкәндер. Безнең авыл кешеләре гел гади эшләрдә эшләде. Башка авылларга да йөрделәр, гектарлап чөгендер эшләп, йолкып, кисеп, кара көздә төяп озатып. Кыскасы, гел физик көч сораган эшләрдә. Иң исемдә калганы – хатын-кызларның чәчүлек орлыкларны агуларга, аннары шуны басуга төяп җибәрергә йөрүләре. Авызларына борынчык бирәләр иде инде, аның файдасы ташка үлчим булгандыр. Йөзләренә кып-кызыл булып агу тузаны ята. Ничек чыдадылар микән! Талымсыз инде үзләре дә, дөнья көтәбез, бала үстерәбез дип тырыштылар, читтән ярдәм-кайгырту булырына өмет итмәделәр. Хәер, мин бер безнең авылда гына булгандыр димим мондый тормышны. Юкса, авыллар тора-бара шыр бушап калыр идеме, балаларны этә-төртә шәһәргә озатырлар идеме?

Урам тулып уйнадык, җор, җитез, көчле идек

Ә бала-чага күп иде авылда. Урам тулып уйный идек, җор, җитез, көчле идек. Башлангыч мәктәбебез генә бар иде, аннары 8нче сыйныфка кадәр дүрт километр, 9-10га җиде километр күрше авылларга йөреп укыдык. Буран булса да, яңгыр, саз булса да дәрес калдырмый идек. Дөрес, интернат бар, тик анда калырга яратмый идек. Авылдан Наил абый «Беларусь» тракторы белән килсә, шуның арбасына төяләбез. Җигелгән ат очраса, безгә шул да бәхет. Чатнама салкыннарда да ныгытып киенеп кара таңнан юлга кузгала идек. Мәктәп урнашкан авылда яшәүчеләр аннары безне битәрли. Сез килмәсәгез, укулар булмас иде, диләр. Ә без тирләп-пешеп иң беренче килеп утырабыз. Аннары укытучыларның үзара сөйләшкәннәре хәтердә калган: саз ерып киләләр, ник бер киемнәре пычрансын, янәсе. Пычранмаган кая?! Безгә өйдән монысын өстән киярсең, баргач салырсың дип өйрәтеп җибәрәләр иде. Аның каравы, физик яктан көчле, мөстәкыйль булып үстек без, бер-беребезгә ярдәмләшеп, бердәм булып. 

Әндерешкә булган ярату хисе берләштерә

Инде таралышып, кайсы төбәкләрдә генә яшәмибез, кемнәр булып кына эшләмибез, безне шул кечкенә генә Әндерешкә булган ярату хисе берләштерә. Аллага шөкер, соңгы елларда ата-анасыннан калган каралты- курасын ныгытып җәйгелеккә кайтып йөрүчеләр күренә башлады. Бакча тоталар, ял итәләр. Әле узган җәйдә Ярославль өлкәсеннән Илгиз абый кунакка кайткан булган. Безнең башлангыч класслар укытучысы Хаҗәр апаның улы ул. Мин аны ишетеп кенә беләм. 70нче елларда ук читкә чыгып киткән. Аның артыннан энесе Илдус абый да киткән иде. Шунда вафат булып, шунда җирләделәр. Илгиз абый сирәк булса да кайткалый. Бу юлы авылга кайтып яшәү хыялы барлыгын әйткән. Башта энесенең җәсәден авыл зиратына күчерергә тели икән. Административ якларын, чыгымнарын исәпләсәң дә ай-һай ансат эш түгелдер бу. Тик хикмәт анда түгел, ә читтә гомер кичергән кешенең шул ун йортлык авылны сагынып-җирсеп яшәвендә! Нинди көч ул, димәк! Кайтсыннар, авылдашлар кабаттан авылга җыелып кайтсыннар! Яшәргә дип кайтсыннар.

Резидә ЮСУПОВА

P.S.

«Шәһри Чаллы»да шундый сәхифә башларга тәкъдимем. Һичшиксез яклау-кызыксыну табар дим мин. Үз авылларыбызны бергәләп искә алырбыз, тарихларын барларбыз. Бер-беребезне искә төшерербез, табышырбыз, очрашулар эзләрбез. Уйланырбыз: ничек яши соң ул безнең туган авыллар? Газиз авылдашлар ничек? Туган авылларына ярдәм итеп, авылдашларына таяныч булган мәрхәмәтле шәхесләр турында да сөйләрбез. Иң кызыклы, резонанслы язмада сурәтләнгән авылда «Шәһри Чаллы»дан бәйрәм уздыру мөмкинлеге дә булыр. Менә шулайрак итеп күз алдына китерәм мин ул сәхифәне. Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә кушылыгыз!

фото: avyly.congress.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл тарихы