Шəhри Чаллы

Синхронлы йөзү үзәге – Чаллыда

Казанда су төрләре буенча дөньякүләм ярышлар барган көннәрдә Россия командасы составында җиңү яулаган шәһәрдәшебез Лилия Низамова белән ничек горурланган идек! Инде менә талантлы кызыбыз үзенең сәләтен үстереп, шундый биеклеккә күтәргән остазларына-тренерларына рәхмәт йөзеннән һәм, иң мөһиме, нәни чаллылыларга талантлы балаларны кечкенәдән шушы спорт төренә тарту өчен, Чаллыда синхронлы йөзү үзәге...

Казанда су төрләре буенча дөньякүләм ярышлар барган көннәрдә Россия командасы составында җиңү яулаган шәһәрдәшебез Лилия Низамова белән ничек горурланган идек!

Инде менә талантлы кызыбыз үзенең сәләтен үстереп, шундый биеклеккә күтәргән остазларына-тренерларына рәхмәт йөзеннән һәм, иң мөһиме, нәни чаллылыларга талантлы балаларны кечкенәдән шушы спорт төренә тарту өчен, Чаллыда синхронлы йөзү үзәге төзү тәкъдиме белән чыкты. Әлеге тәкъдимне ул Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында җиткерде.

Ниһаять, куанычлы хәбәр - Казанда чемпионат өчен әзерләнгән 50 метрлы җыелма бассейннарның берсе Чаллыга кайта. "Гренада" паркында урнашачак бассейнда яңа чемпионнар әзерләү өчен бөтен шартлар да булыр, дип ышандыра оештыру комитеты. Синхронлы йөзү буенча Татарстанның баш тренеры Нинель Кожедуб әлеге куанычтан Чаллыда калырга ризалык бирде. 25-26 август көннәрендә легендар тренер синхронлы йөзү секциясенә малайлар төркемен туплый да башлады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: