Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Синоптиклар көннәр суытуы турында кисәтә

31 майдан 2 июньгә кадәр Татарстанда тагын да суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

 Республикада  төньяк-көнбатыштан көчле җил, вакыты белән секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин һәм кар явуы көтелә. 31 май көнне яңгырлар булачак, төнлә һава температурасы   +4…+9˚, көндез +9…+14˚. 1 июньдә шулай ук яңгыр явачак, Татарстанның кайбер районнарында хәтта кар да яварга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Төнлә -1 градуска кадәр суыта, көндезге һава температурасы +12˚дән югары булмаячак.

2 июнь көнне явым-төшемсез, һаваның температурасы төнлә -2 , көндез +16 градуслар тирәсе булыр дип көтелми.

maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев