Синоптиклар: «Татарстанга Скандинавия антициклоны килә»
Бу ни дигәнне аңлата?
Май ае быел шаккатырды. Карлы яңгыр, көчле җилләр, төнге суыклар... Мондый һава торышы соңгы тапкыр 1999-2000 елларда күзтелде, ди синоптиклар.
Һава торышы уңай якка үзгәрергә тора. Республикага Скандинавия антициклоны килә. Явым-төшемнәр көтелми. Әмма төнге якта –5 градуска кадәр суытачак.
14 май көндез +8..+13, 15 май +10..+15, 16 май 15..+20 градус җылы булачак.
17-18 майда һава температурасы +20 кадәр күтәреләчәк. Төнлә +4..+9 градус. Урыны белән яңгыр явуы ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев