Моргта эшләүче Сирень Хаметова: «Кайберәүләр шунда ук мал-мөлкәт бүлешә башлый»
Төрле кешеләр бар: мәрхүм турында тиешле белешмәләр әзерләнгән арада, туганнар җыелышып талаша да. Бер-берсенә гаеп ташлап, мал-мөлкәт бүлешә башлыйлар. Әлбәттә, тагын да дуслашып китүчеләр бар.
Якын танышыбыз Сирень Хаметованың Ашыгыч ярдәм хастаханәсенең патологоанатомия бүлегенә эшкә керүенә дус-ишләр арасында гаҗәпләнүчеләр, хәтта ачыктан-ачык ризасызлык белдерүчеләр булды. Тик күрәм: аның тискәре карашларга бик исе китми. Гомере буе техникага һәвәс, кранчы булып эшләп, үзе әйтмешли, «күкләрдә йөзәргә яраткан» ханымның, ишетсәң дә, шомландыра торган урында ничек эшләп ятуы турында үзеннән сораштым.
«ЗЯБ» заводын әрәм иттеләр
Мин тумышым белән Башкортостан якларыннан. Әнгам Атнабаев, Хәния Фәрхи, Салаватлар чыккан гүзәл Тәтешле районыннан.
Бик яшьли кияүгә чыгып, Үзбәкстанда яшәдем. Шунда чагында Украинаның Днепетровск шәһәрендә Бөтенсоюз мелиорация мәктәбендә кранчы һөнәренә укып кайттым. 8 ел Фәрганәдә заводта кранчы булып эшләдем. Ике улым белән Чаллыга күчеп кайткач, Чаллы «Күзәнәкле бетон заводы»на һөнәрем буенча урнаштым. Металл конструкцияләр цехында бик хөрмәтле эшче идем мин. Ошый иде миңа: 15 метр югарыга менеп китәсең, астан бар да сине күзәтеп торалар. Аллаһка шөкер, бер тапкыр да ЧП ясамадым. Мәрхүм җитәкчебез Равил Гыймадов мактап туймый, хезмәттәшләрем хөрмәт итә иде. Тора-бара заводның хәле мөшкелләнде, 141нче санлы йортларга заказлар булмый башлагач, кыскартулар башланды. Мин килгәндә, коллективта 110 кеше иде, банкротлыкка чыгып, ябылганда, 10 калды. Мин аннан иң соңгы кешеләрнең берсе булып киттем. Яраткан эшемне югалтуга, нинди зур төзелеш-җитештерү комплексын саклап кала алмауларына, әрнеп киттем.
«Сирень апа, өченче тапкыр килдек менә»
Бүгенге заманда эшсез калган кешеләргә эш табу бер дә җиңел түгел. Мин дә эзли-эзли моргка барып җиттем, администратор-сакчы итеп алдылар. Минем көндәлек бурычларым: кешеләрне каршы алам, белешмәләр алырга булышам. Эшли башлауга ук, өстәлемә валокордин, корвалол, нашатырь спирты китереп куйдым. Бик еш кайгылы кешеләргә ярдәм итәргә туры килә. Пандемия чорында үлүчеләр аеруча күп булды. Вазыйфаларымнан тыш психолог та булырга кирәклеген аңладым. Газизләрен югалтудан, җанын кая куярга белмәгән кешеләргә карау белән, сизәм: кемнеңдер сөйләп бушанасы килә, кемдер, киресенчә, минем юату сүзләренә мохтаҗ. Коронавирус бер гаиләдән 2-3әр кешене алып киткән очраклар бар. Андый чакта минем янга якын танышлары янына килгәндәй киләләр: «Менә тагын килдек әле», – диләр. Төрле кешеләр бар: мәрхүм турында тиешле белешмәләр әзерләнгән арада, туганнар җыелышып талаша да. Бер-берсенә гаеп ташлап, мал-мөлкәт бүлешә башлыйлар. Әлбәттә, тагын да дуслашып китүчеләр бар.
Әле күптән түгел генә өлкән яшьтәге ир-ат хатынының мәетен алырга килде. Көткән арада ул миңа үзләренең мәхәббәт тарихларын сөйләп өлгерде: «Без икебез дә бик яшьли «КАМАЗ» төзелешенә килдек. Ул елларда Кама буйлап теплоходта ял итү бар иде, шунда танышып, яратышып, өйләнештек. Матур яшәдек, балалар үстердек. Кайсыбыз алдан үлсәк тә, көлебезне Кама өстенә сибәргә вәгъдә бирештек. Хәзер менә шуны үтисем бар». «Ә сезне нишләтерләр?» – дим кызыксынып. «Мине дә шулай. Балалар сибәчәкләр», – ди ир кеше.
Мин кайда да яхшы эшләргә, кешеләргә файдалы булырга тырыштым. Моргта да шулай. Өстәвенә коллективтан уңдым. Әхнәф Барый улы Фәйзуллин – 45 ел гомерен шушы бүлекне житәкләүче абруйлы табиб, РФ хэм РТ атказанган табибы. Табиблар Венера Рәвгать кызы Манылова, Андрей Викторович Скиданов, Эль-Эюби Аззам Хасанович та шундый. Санитарлар, лаборантларның эшенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Алар да миннән канәгать, син килгәч, эшләве җайланды, дип күңелемне күреп торалар.
Укытучымы, рәссаммы?..
Минем шундый гадәтем бар, чыгу белән эшне онытам, гаилә мәшәкатьләренә чумам: балаларым, оныкларым янына ашыгам. Нинди тәмле ризык белән сыйлыйм, дип, баш ватам. Актив ял итәргә, дуслар белән күңел ачарга яратам. Соңгы арада үземә тагын бер шөгыль таптым әле: әзер картиналарны күрсәтелгән төсләргә буйыйм. Вак та, мәшәкатьле, мавыктыргыч та. Ясаган картиналарымны бүләк итү дә рәхәт. Күптән түгел Екатеринбургта туганыбызның улы юбилеен уздырды. Рәхәтләнеп күңел ачтык, уйнадык, җырладык, биедек. Кунаклар төрле төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дә килгән иде. Гадәттәгечә, тамада һәркем белән якыннан таныштыра, каян килгәннәр, кем булып эшлиләр. Юбиляр энем, мина чират житкәч, табышмак оештырды: «Менә Сирень апаның кайда эшләгәнен әйтеп карагыз әле». Нинди генә җаваплар ишетмәдем: биюче, мәдәният хезмәткәре, укытучы, шәфкать туташы... Җавапны ишеткәч, бөтен зал торып кул чапты.
Резидә Юсупова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев