Шəhри Чаллы

Сирень ЯКУПОВА: “Серле тормыш бары җирдә генә”

Шагыйрә Сирень Якупова - зәвыклы, затлы шигъриятне үз итүчеләргә ят исем түгел. "Йолдызлы уйлар", "Ике гасыр баласы мин", "Яшәү сере", "Өстәгеләрдән дә өстә" китаплары, матбугатта даими дөнья күреп килгән шигырь-хикәяләре һәм үз фәлсәфәсе, гаҗәеп табышлары белән укучылар күңелен күптән яулады ул. - "Хыялым артыннан йөгердем..." Сирень, иң беренче сүз итеп...

Шагыйрә Сирень Якупова - зәвыклы, затлы шигъриятне үз итүчеләргә ят исем түгел. "Йолдызлы уйлар", "Ике гасыр баласы мин", "Яшәү сере", "Өстәгеләрдән дә өстә" китаплары, матбугатта даими дөнья күреп килгән шигырь-хикәяләре һәм үз фәлсәфәсе, гаҗәеп табышлары белән укучылар күңелен күптән яулады ул.

- "Хыялым артыннан йөгердем..." Сирень, иң беренче сүз итеп синең балачак хыялыңа тукталыйк әле.

- Балачактан ук мин фәлән булам, төгән булам дип хыяллана белмәгәнмендер инде мин. Бер тапкыр, очучы булам дип, самолетлар, челюскинчыларны коткару эпопеясы турында укып, икенчесендә рәссам булам дип, бөек Суриков иҗатын өйрәнеп җенләнгәнем истә шулай да...

Кыскасы, бөтен фәнне дә яратып үзләштереп, район олимпиадаларында беренче урыннарны алып, Елховой урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамладым да... гап-гади төзелеш техникумына барып кердем. Әй, әйтергә онытып торам икән әле, алтынчы сыйныфтан башлап техникумны бетергәнче кулымнан буяу-кәгазь төшмәде. Стена газеталары бизәүдән, плакат-лозунглар язудан туйганымны белсәгез! Әни дә, мичкә атам бу буяу-пумалаларыңны дип, әллә ничә янады. Янамый нишләсен, дәрес хәзерләргә дә вакыт калмый иде бит. Әле дә букчамдагы китап-дәфтәрләрне алыштырырга онытып мәктәпкә килгәнемне төшемдә күрәм дә куркып, борчылып уянам. Димәк, өндә шундый хәлләр булгалаган...

- "Әти башлаган җыру бу, әни кушылган җыру..." Син әткәеңне сугыш ветераны иде дисең, әниеңне шигырьләреңдә гел сагынып, зурлап, өлге итеп телгә аласың - алар белән бәйле якты хатирәләргә, булачак шагыйрә күңеленә матурлык салган туган төбәккә күз төшерсәк...

- Мин Әлмәт районының бөтен тирә-якка "баш авыл" булып торган мишәр авылы Елховойда туып-үстем. Ике меңгә якын йортлы авылыбызны урталай бүлеп аккан тирән сулы, тиз агышлы Шушма елгасы, шомыртлы әрәмәләр, болыннар, Хөббәт бабам юлын ачкан Олы болын чишмәсе - бар да күңелгә якын, кадерле, әлбәттә. Тик... мин нигәдер бик еш кына "урман куенына сыенып утырган кечкенә генә бер авылда тусам яхшырак булыр иде" дип уйлый идем. Әллә ничә кибете, ике клубы, урта мәктәбе, музее, район үзәгенә тиклем асфальт юлы булган авылда мин ул чакта ук инде үземне табигатьтән аерылган, адашкан кебек хис итә идем. Шунысы кызык та, кызганыч та - җәйләрен иртәдән кичкә кадәр Шушмада чупылдап үскән кыз, тәки юньле-башлы йөзәргә, чумарга өйрәнмәдем. Хәзер дә белмим. Их, агым уңаена бер йөзеп китсәң икән, дип әйткән чакларым еш була. Тормыш елгасында, диюем инде.

Әтиемне бөтенләй хәтерләмим, ул каты авырудан соң үлеп киткәндә миңа өч кенә яшь булган. Безне, абыем Шәүкәт, энем Фәргать һәм мине, әни берьялгызы үстерде. Торып-торып исем китә: Ходай әти-әниемә талантны өепләр биргән булган икән бит. Әти үзәк өзгеч матур җырлавы өстенә, рәсем ясарга да бик хирыс иде, диләр. Менә дигән балта остасы булган, күңелендәге бизәкләрне тәрәзә йөзлекләренә, капкаларга күчергән. Без ул салып калдырган ызбада үстек. Урыс капка башына беркетелгән, курчак өенә охшап торган сыерчык оясы әле дә күз алдымда.

Урман җене кагылган дигән даны чыккан аучы әтием сугышның беренче көннәреннән үк ут эченә кергән егет. Җиңүне Белградта каршы алган. Мин менә ике ай элек кенә "Халык батырлыгы" дигән сайтка кереп, өлкән разведчик, гвардия кече сержанты Абдуллин Мөхиббулла Хөббәт улына ни өчен һәм кайчан "Батырлык өчен" медале бирелгәнен белдем. 1943 елда Сталинград янында барган хәлиткеч бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгына бәя булып чыкты...

Әнием Минхәятнең дә кулларыннан гөлләр түгелә иде - авылның иң оста тегүчесе булды, мичләр салды. Йөрәгендәге хис-уйларын шигырь юлларына күчерде. Хәтердә, бер кышны, авырып киткәч, авылыбызның икенче башында гына яшәп тә хәл белергә җай тапмаган апасына почтальон аша шигъри хат җибәрде ул.

Тыкрыкларга карлар сала

Яңа елның бураны.

Адресымны онытсагыз -

Карлы Маркс урамы, дигән юлларны укыгач, йөгереп килеп җитте туганы. Менә шигырьнең көче, дип көлгән иде әни.

- "Әни теккән күлмәкләрнең төсләре төшкә керә..." Тегү дә үзе бер иҗат лабаса.

- Әйе, миндә тегүче каны ага. Әйткәнемчә, әнием дә, аның апасы да тегүче иде. Балачагым гел аллы-гөлле тукыма кисәкләре белән мәш килеп үтте. Һәр кич диярлек әнием җырына кушылып келтер-келтер килгән машинка тавышына йоклап китә идем. Иртән күзләремне ачсам, өр-яңа күлмәк эленеп тора! Дөньяга матурлык туган! Авылыбыз хатын-кызларының әзер күлмәк-алъяпкычларны киеп көязләнүен күрсәгез сез! Аннан кош тоткандай куанып, төенчекләрен күтәреп өйләренә йөгергәнен. Әни миңа да күлмәк-итәкләрнең иң матурларын тегеп кидерде. Гомумән, ул безне әтилеләрдән бер дә ким итеп үстермәде. Ни сорасак, шуны алып бирде. Мин җүләргә, уйнарга өйрәнәсем килә дигәч, бер-бер артлы ике гармун гына сатып алды. Шыгырдаттым инде бераз, "Шахта"ны уйнап, кич утырмага җыелган күрше әби-апаларны җырлатырлык, елатырлык булды...

Тегү ул - иҗатның да иҗаты әле. Мин дә тектем, үземә дә, кызыма да. Соңгы арада сатып кына алам. "Королевский размер" дигән кибетләр ачылды бит!

- "Күпер яндырудан баш чыкмады..." Тормыш тәҗрибәсе шигырьгә дә күчә, ахры...

- "Нинди гадәт гел ут белән уйнау", дип дәвам итә бу шигырь. Бәлки бераз гына арттыру дадыр. Ләкин шулай да, туры сүзле булуым, һәрвакыт дөреслекне якларга талпынуым, ялагайлану, икейөзләнүне белмәвем, акыллы, намуслы кешеләрне генә хөрмәт итүем, хыянәтне кичермәвем аркасында байтак күпер-басмаларның көле күккә очты шул...

- "Тәңкә карлар, кар-тәңкәләр явалар эрер өчен..." Күпләр дөнья малына, алтын тәңкәләргә табынганда, шагыйрь күңеле һаман каядыр башка яссылыкта очып йөри кебек.

- Дөнья малына мин дә каршы түгел анысы. Матур киенергә, тәмле ашарга, бүләкләр бирергә бик яратам. Ә боларга - акча кирәк. Безнең Елховой мишәрләре бик тырыш, уңган бит, мал таба беләләр. Мин үзем икенче камырдан бугай. Шуңа кайвакыт эчем дә пошып куя. Армый-талмый ирем эшли инде. Утыз ике ел заводта. Россиянең мактаулы машина төзүчесе. Булганына канәгать булып яшәдек, яшибез һәм яшәячәкбез!

- "Ялгызлыгым - җан юлдашым..." дип яздың. Һәр иҗат кешесе рухи ялгызлыкка дучар ителгән бугай шул. Аллага шөкер, гаиләң түгәрәк. Ирең белән уртак карашларың турында сөйләгәнең бар. Кызың Гөлназны да нык холыклы, туры сүзле итеп күзаллыйм.

- Ялгызлыгым - җан юлдашым... Шулай яздым микәнни?! Йә, ярар, калган сорауларга күчик әле. Чыннан да, бәхетем түгәрәк минем. Ирем Фәрит белән сиксәненче еллар азагында үзебез эшләгән КАМАЗ заводы цехында таныштык. Сөйләшә, аралаша башлауга ук: "Карале, бу егет, нинди генә темага сүз кузгатма, почти минем хәтле белә икән бит, - дип уйлап куйган идем. - Хәтта футбол, хоккей турында да..." Оят булса да әйтим, ул елларда мин әдәби журналлар түгел, ә "Советский спорт" газетасын алдыра идем. Ике саф күңел, намуслы, мәхәббәткә сусаган ике йөрәк һәм... ике җанатар. Әйбәт тандем килеп чыкты, Аллага шөкер!

1987 елда дөньяга килгән кызыбыз Гөлназ исә, нәкъ менә син күзаллаганча, нык холыклы, үз фикерле, туры сүзле бала булып үсте. Аның тумас борын әйткән акыллы сүзләрен, безне яшәргә өйрәтүләрен "Мәдәни җомга"ның 13нче битендә чыгарып кына "кеше булдым" бит мин. Менә бер генә мисал.

Шулай бервакыт көне буе илһамланып шигырь яздым. Унике яшьлек Гөлназ мәктәптән кайтып керде дә ишек төбеннән үк:

- Әни, сиңа ничә яшь әле? - дип күзләремә текәлде.

- Утыз җиде, - мин әйтәм. - Ник сорыйсың, кызым?

- Әни, син башка шигырь язма инде, барыбер зур шагыйрь булмаячаксың.

- Каян чыгып шулай әйтәсең? - дим, аптырап һәм бераз үртәлеп.

- Чын шагыйрьләр бу яшьтә үлә. Ә син әле яза гына башладың, - диде ул, пәлтәсенең һәр төймәсен чишкән саен бер бөек шагыйрь исемен атап. - Тукай, Пушкин, Лермонтов...

- Такташ, Есенин, - дип кушылдым мин дә, ирексездән аны дәвам итеп.

Шундый "шок"ларны исәпкә алмаганда, ирем дә, кызым да иҗатымны гел хуплап, мине дәртләндереп тордылар. Бүген дә шулай. Үзем ялкаурак. Талантлы кешеләр шундый була диләр. Әллә мин дә... Ярый "комп" өч нокталар тезеп өлгерде, мактана башларга исәп бар иде.

- "Наратларча яшәп мәхрүм итмә бездәйләрне кояш нурларыннан..." Кыска гына шигыреңә аңлаганнар аңларлык олы мәгънә сыйган иде.

- Тагын ни күрәм - шуны язам булып чыга инде. Барам шулай нарат урманыннан: "Нинди төз буй! Нинди мәһабәт сын! Горурлыкка һәйкәлдер бу нарат", - дип хисләнеп. Наратларча яшәргә хыялланып. Җиргә күз салган идем, анда рәтләп куак та, үлән дә күренми. Үсә алмый интегәләр мескеннәр, наратлар кояшны каплый икән бит! Кайбер кешеләр, дөресрәге, түрәләр дә шулай кыланалар. Соңгы елларда бигрәк тә. Кызганыч...

- "Урамда кыш. Дөнья шундый суык..." Монысы да тормышның үзеннән сикереп төшкән шигырь бит, әйеме?

- Чаллыда Тукайга һәйкәлне кыш көне ачтылар. Тынычлык проспектындагы зур йорт ышыгында, аулак урында тыйнак кына булып басып тора мәшһүребез. Шул чакта "татарга һәйкәл куйдылар замана урамында" дип язган идем. Бер елдан соң кышын монысы туды:

...Чәчәк кую Тукай һәйкәленә...

Урамда кыш.

Дөнья шундый суык...

- "Серле тормыш бары җирдә генә..." Үз иҗатың турында бик кыска гына итеп әйтсәң...

- Биш китабым бар. Бишенчесе - "Кар юлы" дигән шигъри җыентыгым шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Яңа шигырьләр дә язгалыйм. Күптән түгел мин бик хөрмәт иткән шагыйрь: "Биеккәрәк мен әле, Сирень, без белмәгән дөньяларга..." дип киңәш бирде. Әйтүе генә ансат! Металл Үгез елында, стихиясе җир булган Кыз йолдызлыгы астында ту да, биеккәрәк мен, имеш. Минем өчен чын, кайнап торган, кабатланмас һәм серле тормыш - бары тик җирдә генә. Әнә Ркаил Зәйдулла "Алма бакчасында" шигырендә ни ди:

Ә без күккә үреләбез...

Югыйсә гомер бакый

Мәңгелекне дәгъва итеп

Алмалар җирне шакый...

Әңгәмәдәш -

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: