Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Сихерчене акылга утырткан

«Күземә башка күренәсе булма», – дип әйткән танышына.

Хезмәттәшем белән булган бер вакыйганы язам әле. Аңа бозык эшләгән булганнар. Менә шуны чыгартырга бер әбигә барган булган бу. Карчык аңа нәрсәдер биргән һәм аны чүплеккә илтеп ташларга боерган. Кире кайтканда артына борылып карарга кушмаган. Шулай эшләгән дә бу. Артыннан кемнеңдер ияреп барганын да сизгән. Аяк тавышларына кадәр ишеткән.

Икенче көнне моңа бозык эшләгән таныш хатыны килгән (әби аңа шул кеше сиңа киләчәк әле, мин әйткәннәрне эшләрсең дигән). Керүен кергән теге хатын моның өенә, ә чыгып китә алмаган. (Хуҗа хатын үзе: «Бар, кит», – дип әйтергә тиеш икән.) Тора ди теге ишек янында. Йөзләре үзгәргән ди. «Чыгар мине», –  дип кычкыра ди. Аннан соң тезләнеп, ялварырга тотынган. Хезмәттәшем: «Гафу үтенмичә, дөресен әйтмичә чыга алмыйсың син моннан», –  дигән. Теге барысын да сөйләгән. Ишек кырына  кара җеп белән энә куйган булган икән, шуны күрсәткән. «Үзең куйгансың, үз кулың белән ал да чыгып кит, күземә башка күренәсе булма», –   дип әйткән бу танышына. Шуннан теге энәсен алган да чыгып йөгергән.  Бу хәлдән соң хезмәттәшемә хәл кереп, тормышы җайланып киткән.  Менә шундый хәлләр дә була икән, җәмәгать.

«Булмас димә, дөнья бу» телеграм-каналыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев