Резидә Шәрәфиева турында якыннары: «Илһам абыйның җидесендә хәле китте....»
Аның җитди чирләгәнен берничә якын кешесе генә белгән.
19 июль кичендә бөтен җаннарны тетрәндерерлек хәбәр килде. «Яңа гына Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат булды», – диделәр. Мин бу хәлгә ышанмадым. Әлеге хәлнең дөреслегенә инаныр өчен җырчының Чаллыдагы дусларына шалтыраттым. «Әйе, дөрес. Резидә авырый иде бит», – диделәр алар.
Резедә Шәрәфиева – Чаллыда канат ярган җырчы. Ул башта «Кыйбла» яшьләр клубында, аннары «Сердәш» ансамблендә, соңрак Равил Галиев белән бергә «Хыял» ансамблендә җырлады. Үзенә генә хас моңы, тембры, зәвыклы киенүе, сәхнәдә тотышы белән ул тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Резидәне беркем белән чагыштырып та, беркем белән бутап та булмый. Ул бердәнбер һәм шулай булып калачак та. Татар халкы аны «Ачуланма», «Бер тутырып карадың», «Әнкәй янына кайтам», «Бусага», « Бураннарга каршы барам», «Бүләк итәм күңелем җылысын»,«Килә ява бер болыт», «Кире кайтып булмый үткәннәргә», «Мәк чәчәге», «Җырлама син», «Ярат кына» һәм башка җырлары белән күңелендә саклаячак.
Резидә иҗатта чын профессионал булса, тормышта ачык күңелле, ихлас, ярдәмчел, затлы, гади һәм зыялы шәхес иде. Ул «Шәһри Чаллы» газетасы оештырган пятачок концертына килеп, бернинди шартлар куймыйча, бәйрәмебезне үзенең матур җырлары белән бизәп киткән иде. Аның газетабыз бәйрәмнәрендә бушка чыгыш ясаган вакытлары да күп булды. Кайда гына чыгыш ясаса да, Резидәне тамашачы көчле алкышларга күмде.
Көчле рухлы Резидәбезне сагынып яшәрбез инде. Ул яман шеш белән көрәшкәндә дә, бервакытта да зарланмады. Хәлләрен сорашсаң, һәрвакыт «Аллаһка шөкер», – дия иде.
Редакциябезнең дусты, зәвыклы җырчы, кабатланмас талант иясе Резидә Дамир кызының урыны җәннәттә булсын. Әнисенә, кызына, туганнарына Аллаһ сабырлык бирсен.
Җырчының әнисе, 19 яшьлек кызы, сеңелесе һәм энесе калды. Аларга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Резидәнең туганнары, иҗатташ дуслары кадерле кешеләренең яңа җырларын тамашачылар хозурына чыгарырга ышандырдылар.
Резидә Шәрәфиеваның вафаты киң җәмәгатьчелекне тетрәнде. Тамашачылары аның турында шигырьләр, бәетләр язалар, дуслары истәлекләре белән уртаклаша. Бүген аларның кайберләрен газета укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
Хәния Гәрәева, рәссам:
– Резидәбезнең үлем хәбәрен ишеткәч 100 тапкыр шок кичердем. Һаман айнып булмый әле. Чөнки ул минем яраткан җырчым гына түгел, горурланырлык авылдашым да. Мин аның авырганын белә идем. Дарулар, үләннәр эчә, рухы да көчле, авыруны җиңәр дип өметләндем.
Мин артистларның бердәмлегенә дә шаккаттым. Алар аның авырагынан белеп, бу авыр хәбәрне үзләренең йөрәкләрендә йөрткәннәр...
Резидәнең әнисе Рәйхана апа минем әнием белән дус иде. Мин бу гаиләне күптәннән беләм. Резидә туганнарының яклаучысы булды. Кечкенәдән зыялы, кешелекле, ярдәмчел булып үсте. Әлеге матур сыйфатлар аңа әби-бабалары, әти-әнисеннән күчкәндер.
Резидә 10 яшендә мине Калмиягә кияүгә озатырга да килгән иде. Тыйнак кына урындыкта утырып торганы әле дә күз алдымда. Аллаһка шөкер, без гомеребез буена аралашып, дус булып яшәдек. Ул минем 65 яшьлек юбилеема багышланган күргәзмә ачу тантанасына Казаннан кайткан иде. Галерея хезмәткәрләре: «Безнең галереяга халык артисты беренче тапкыр килде», – дип шаккаттылар.
Резидә миңа еш кына: «Хәния апа, син үзеңнең талантлы шәхес икәнлегеңне әле аңлап, бәяләп бетермисең. Син – татар сәнгатен буыннардан-буыннарга тапшыручы рәссам бит», – дия иде.
Туган авылыбызда клубка картиналар галереясы бүләк иттек. Шул вакыйга уңаеннан авылга 4-5 рәссам кайтып, җырчының туган йортын, чишмә буйларын рәсемгә төшерде, мин исә җил тегермәнен ясадым. Алар мәдәният йортында урын алган.
Минем остазым, Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев Резидәнең портретын ясарга җыенган иде. Тик өлгерә алмады.
Моннан 2 ел элек Резидә иҗатташ дуслары белән безнең авылда концерт куйган иде. Аннары өйгә алып кайтып кунак иттем. Аллаһка шөкер, хөрмәт күрсәтә алуыма сөенеп туя алмыйм.
Резедә белән федераль Сабантуйларга бергә йөрдек. Быел Төмән, Мәскәү Сабантуенда күзләрем гел эзләде үзен, таба гына алмадым. Артистлардан: «Резеда кая?» – дип сорадым. «Гастрольдәдер», – дип кенә җавап кайтардылар.
16 июльдә шалтыратып хәлен белергә булдым. Хәле авыр булгандыр инде. Җавап бирмәде. Сиздерми дә китеп барды. Күпкырлы талант иясе, кабатланмас моң илчесе Резидә Дамир кызының урыны җәннәттә булсын.
Гөлсөяр Садыйкова, туганы:
– Резидәбезнең китүе барыбыз өчен дә бик авыр булды. Әле дә күзләребездән яшь кипми. Чирләвен бик нык яшерде. Соңгы тапкыр энесе Илһам абыйның 7сендә очрашкан идек. Шунда ук бик ябыккан иде. Бер мәлне хәле китте. Зөләйха: «Әнием, әнием» дип мендәр алып килеп бирде. Ятып торды. Без ахырга кадәр аның җитди чирләгәнен белмәдек. Берничә атна элек шалтыратып хәлен сорашкан идем. «Барсы да тәртиптә, апаем», – диде. Бер атна элек Рәйхана апа да: «Хәлләр бер көе, әкрен генә йөреп торабыз», – диде. 19 июльдә җаныбызны коточкыч хәбәр кисте. Резидә апабыз безне ятим калдырып, мәңгелеккә күзләрен йомды.
Мин җырларга шигырьләр, музыка язам. Резидә апам белән бәләкәйдән бергә үстек, иҗатта кайнадык. Минем җырларымны да башкарырга җыенган иде. Бик ярдәмчел, туган җанлы, чиста күңелле кеше иде. Тегә, чигә, рәсем ясый, тәмле ризыклар пешерә – кыскасы нинди эшкә тотынса да, ялт иттереп башкара иде. Бөтен туганнарны кайгыртты, аеруча бертуганннары өчен җанын да кызганмады. Авырлы вакытымда миңа да ярдәм итте. Туганнар җыелганда һәрвакыт безгә үзенең җырларын бүләк итә иде. Татар дөньясының бөек шәхесе булса да, гадилеген югалтмады, беркайчан да борынын чөермәде. Бик игелекле, кешелекле иде. Теге дөньяда да шундый кешеләр кирәк күрәмсең. Урыны җәннәттә булсын. Зөләйхага, Рәйхана апага Аллаһ ярдәм бирсен. Рәйхана апабыз тыныч тормышта берничә ай эчендә ике баласын җир куенына салды. Беркемгә дә мондый кайгы күрергә туры килмәсен. Без Резидә апаны гомеребез буена сагынып яшәрбез.
Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның халык артисты, Казан филармониясендә бергә эшләгәннәр:
– 24 июньдә соңгы тапкыр язышкан идек. «Бөтен көчемне биреп, бик каты терелергә тырышам Алинәкәем. Теләп торгыз инде», – дигән иде. Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләдән Резидәбезгә ярдәм сорадык. Тик Аллаһы Тәгаләнең карары башка булган. Якты күңелле, чиста, искиткеч әйбәт кеше, ул бер кайчан гайбәт сөйләмәде, кешегә ямьсез чырай күрсәтмәде. Ачык һәм ярдәмчел булды. Сәхнәдә үз юлы белән барган кабатланмас затлы җырчыбыз безне мәңгелеккә ташлап китте, без аны гомергә онытмабыз.
Равил Галиев, Татарстанның халык артисты:
– Резидә белән 1993 елда «Кыйбла» яшьләр үзәгендә танышкан идек. Аннары мин «Сердәш»кә киттем. Анда Раил Абдурахманов, Инзилә Сәлимова, мин, Фәнис Шакиров, Ринат Хәмәдиев һәм башкалар бар иде. Бер мәлне Ринат абый ансамбльдә ике төркем булдырырга карар кылды. Раил Абдурахманов Инзилә Сәлимова белән. Ә миңа хатын-кыз җырчыны үземә табарга кушты. Мин Резидәне чакырдым. «Сердәш»тән соң без Резидә белән «Хыял» ансамбле оештырып, ирекле рәвештә гастрольләргә чыгып киттек. Шуннан бирле без гел бергә, бик яхшы дуслар. Бер-беребезнең серләрен белдек, аны беркайчан да дөньяга таратмадык. Аның җитди авыраганын соңгы моментларына кадәр хәтта әнисе дә белеп, аңлап бетермәде бугай…
Бер атна элек Резидә сеңелесе Дилбәр аша мине чакырды. Икенче көнне үк киттем. Ул хастаханәдән Дилбәр өенә чыккан иде. «Монда һава икенче, Равил», – диде. Бик озак сөйләштек. Аңарда яшәргә теләк бик көчле иде. Күзләре очкынланып тора, минем сәламәт кешеләрдә дә аныкы кебек якты, янып торган күзләр күргәнем юк. «Быел туган көнне үткәрә алмадык. 60 яшьлек юбилейны бергә уздырыйк инде», – диде. Сценариен язган. Ринас Әхмәтов аңа «Туганнар» дигән яңа җыр язды. Ул җыр аңа бик туры килә. Алсыз- ялсыз шул туганнар дип чапты. Авылга кайтып бәрәңге утырта, аннары аны күмеп килә... Шул арада тавыклар суеп, эшкәртеп аларны төрле җирләрдә яшәүче туганнарына таратып йөри. Аннары концертка бара. Бу ритмга ир-ат та чыдамый. Йоклап китмәс өчен, юлда битенә су сибә дә, тагын китә. Бервакыт аның алҗыганлыгы йөзенә чыкты. Дөресен әйткәндә, үзен-үзе бер дә карамады. Әбиләр киңәшләрен тыңлады, яфрак, үләннәр эчте, әмма ныклап үзенең сәламәтлеген кайгыртырга аның вакыты булмады. Нәтиҗәсен үзегез беләсез инде.
Без аның белән телефоннан гел сөйләшеп тордык. Тавышы булмаганда пышылдап сөйләде, яисә языштык. Барсы да әйбәт кебек иде, ул шулкадәр тормышка гашыйк иде, үз хәленең катлаулылыгын белсә дә, үлем турында бер тапкыр да уйламады, бу уй аның башына да кермәде.
19 июльдә туганнарның хәлен белеп кайта идем, Ландыш шалтыратты: «Юл кырыена чык та, тукта», – диде. Аннары «Резидә киткән», – диде. Мин шунда бер үлдем. Ышанып булмый торган хәл... Акыл бер төрле уйлый, йөрәк икенче.
Аннары Ландыш: «Равил, берүзең калдың бит», – диде. Бу сүзләр йөрәгемә ук булып кадалды. Мине ялгызлык хисе биләп алды. Ландыш бит безнең еллар буена килгән тыгыз, чын дуслыкны яхшы белә. Ул хаклы, чыннан да мин ялгыз калдым. Кайчан тынычланырмын, белмим. Шулкадәр авыр, башымда мең төрле уй. Әллә ниләр килә. Әллә иҗатны ташлап, туктаргамы дип тә уйлыйм. Әлегә Резидәнең тавышын ишетә, фотоларын да карый алмыйм... Бик авыр... Матур яшәде, кабатланмас иҗади мирас калдырды, тыныч кына, сиздерми дә китеп тә барды. Урыны җәннәттә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев