Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Сәләтлеләр парады" исеме астында алдынгы укучылар тәбрикләнде

Гали Акыш лицеенда укытучылар, укучылар һәм укучыларның ата-аналары катнашында "Сәләтлеләр парады" исеме астында фән, сәнгать, әдәбият, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә уңышларга ирешкән алдынгы укучылар тәбрикләнде.

Ул кичәдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары, чыгышлары тыңланды. Дипломнар тапшыруда күренекле язучы Айдар Хәлим, шагыйрь һәм үзешчән композитор Рубис Зарипов, "Шәһри Чаллы" гомумшәһәр газетасының баш мөхәррире Илсур Тимеров, әфганчы Айбулат Якупов, каратэ белэн тирәнтен шөгыльләнүче ике бертуган Усмановларның әтиләре Рафаил ага Усманов та катнашты. Мондый чаралар яшь буынны өлкәннәргә карата ихтирамлы, игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга тәрбияли, аларның тормышыбыз иминлеге өчен куйган фидакарь хезмәтләрен, батырлыкларын югары бәяләргә мөмкинлек бирә. Бергә булыйк, бердәм булыйк!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X