Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Сәләт”тә – сәләтле яшьләр

Би­ләр му­зей ты­ю­лы­гын­да "Сә­ләт" фес­ти­ва­ле­нә ни­гез са­лы­ну­га бы­ел 20 ел тул­ды. Сә­ләт­ле, бе­лем­гә, яңа­лык­ка ом­ты­лу­чы яшүс­мер­ләр­не бер­гә туп­ла­ган ла­герь бу җәй­дә Чал­лы­да да эш­лә­де. Ан­да Чал­лы дә­ү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты­ның ма­те­ма­ти­ка-ин­фор­ма­ти­ка фа­куль­те­ты­ның икен­че курс сту­ден­ты Ай­гөл Га­таул­ли­на да кат­наш­ты. "Сә­ләт"­тән ал­ган тә­э­сир­лә­ре бе­лән ул га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз бе­лән дә ур­так­лаш­ты: "Сә­ләт"­тән әле...

Би­ләр му­зей ты­ю­лы­гын­да "Сә­ләт" фес­ти­ва­ле­нә ни­гез са­лы­ну­га бы­ел 20 ел тул­ды. Сә­ләт­ле, бе­лем­гә, яңа­лык­ка ом­ты­лу­чы яшүс­мер­ләр­не бер­гә туп­ла­ган ла­герь бу җәй­дә Чал­лы­да да эш­лә­де. Ан­да Чал­лы дә­ү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты­ның ма­те­ма­ти­ка-ин­фор­ма­ти­ка фа­куль­те­ты­ның икен­че курс сту­ден­ты Ай­гөл Га­таул­ли­на да кат­наш­ты. "Сә­ләт"­тән ал­ган тә­э­сир­лә­ре бе­лән ул га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз бе­лән дә ур­так­лаш­ты:

"Сә­ләт"­тән әле кайт­тык кы­на, ә ми­нем ан­да та­гын ба­ра­сым ки­лә ин­де. Би­ре­дә олим­пи­а­да­да, рес­пуб­ли­ка һәм ха­лы­ка­ра бәй­ге­ләр­дә, кон­фе­рен­ци­я­ләр­дә җиң­гән, бе­лем­гә ом­ты­лу­чы ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр ял итә. Бы­ел "Сә­ләт"­тә 12 ла­герь оеш­ты­рыл­ган иде. Аның бер­се Чал­лы­да "Ро­син­ка" сә­ла­мәт­лән­де­рү ла­ге­рын­да бул­ды. Шу­ны­сы игъ­ти­бар­га ла­ек, мон­да си­нең бер ми­ну­тың да буш­ка үт­ми. Сәл­кеш­ләр­нең ялын фай­да­лы итеп уз­ды­ру өчен әй­да­ман­нар ты­рыш­кан. Без һәр көн­не ир­тән­ге за­ряд­ка­дан соң, 10-13 сә­гать­ләр­дә укы­дык: бе­рә­ү­ләр кул эш­лә­ре­нең се­ре­нә тө­шен­де, икен­че­ләр­не ту­ризм кы­зык­сын­дыр­ды, өчен­че­ләр җыр-бию бе­лән шө­гыль­лән­де. Мин инг­лиз те­ле бу­ен­ча бе­лем­нә­рем­не арт­тыр­дым. "От­ряд ва­кы­ты"н­да бер-бе­ре­без бе­лән ара­ла­ша­быз, ки­ңәш­лә­шә­без. Чөн­ки без­гә кич бе­лән мах­сус би­рем би­рә иде­ләр. "Әс­кә­рия"­дә без­нең от­ряд­ка бо­е­вик тө­ше­рү бу­ры­чы ку­ел­ды. Без тиз ара­да 5 ке­ше­гә бер ро­зет­ка ту­рын­да кре­а­тив фильм эш­лә­дек. Мон­нан тыш, сәл­кеш­ләр үз­лә­ре кон­церт­лар ку­я­лар, дис­ко­те­ка­лар­да кат­на­ша­лар. Уз­ган көн­гә "Шәм­шек"­ләр­дә нә­ти­җә яса­ла. Ан­да һәр ке­ше үзе­нең фи­ке­рен җит­ке­рә. Шу­ны­сы мө­һим: мон­да әй­тел­гән сүз чит­кә чык­мый.

Ай­гөл­нең әй­тү­ен­чә, те­ге яки бу эш ки­леп чык­мый дип, бор­чы­ла­сы юк. Һәр эш­тә әй­дә­ман­нар бу­лы­ша, өй­рә­тә.

"Сә­ләт" сәл­кеш­лә­ре ел са­ен Би­ләр­гә уку-укы­ту фо­ру­мы­на ба­ра­лар. Та­ри­хи урын­нар­га сә­я­хәт­кә бу юлы "Та­лант­лар уни­вер­си­те­тын­да" кат­на­шу­чы­лар бар­ган. "Без мон­да ча­тыр­лар­да яшә­дек. Бы­ел "Эко Та­тар­стан" фо­ру­мы "Кү­ңел эко­ло­ги­я­сен­нән - та­би­гать эко­ло­ги­я­се­нә" ши­га­ре ас­тын­да үт­те. Без Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ка, эко­ло­гия ми­нис­тр­лы­гы вә­кил­лә­ре­нә мо­биль эко­ло­гик йорт күр­сәт­тек. Ул җил һәм ко­яш энер­ги­я­се ту­рын­да сөй­ли. Ан­да бар­лы­гы 3500 уку­чы һәм 1000нән ар­тык сту­дент, 200гә якын чит ил ку­на­гы кат­наш­ты. Без от­ря­ды­быз бе­лән Ил­наз Са­фиул­лин җы­ры­на ку­шы­лып флеш­моб үт­кәр­дек.

Шу­ны­сы да әй­тер­гә ки­рәк, Чал­лы "Сә­ләт"е фо­рум­да бе­рен­че тап­кыр кат­наш­са да, ма­тур нә­ти­җә­ләр­гә иреш­кән. Нәр­сә? Кай­да? Кай­чан? ин­тел­лек­ту­аль уе­нын­да шә­һә­ре­без егет-кыз­ла­ры бе­рен­че урын­ны яу­ла­ган. Шах­мат бу­ен­ча - икен­че, ШТКда өчен­че урын­га чык­кан­нар. Әй­дә­ман­нар өчен­че дә­рә­җә­гә иреш­кән­нәр. "Ка­зан­да­гы "Сә­ләт"­тә га­ди әй­дә­ман бул­ган Ай­гөл Вә­ли­е­ва - ин­де өл­кән әй­дә­ман, ә Ис­лам Вә­ли­ев арт ди­рек­тор дә­рә­җә­се­нә иреш­кән. Алар - кү­ре­нек­ле гар­му­ны­чы Рөс­тәм Вә­ли­ев­ның ба­ла­ла­ры. Чал­лы ала­ны ди­рек­то­ры Ил­дан абый Юны­сов Әдип Әмир ("Сә­ләт"­кә ни­гез са­лу­чы, аның җи­тәк­че­се, га­лим, ша­гыйрь Җә­ү­дәт Сө­ләй­ма­нов) ко­ман­да­сы­на алын­ды. Кү­рә­сез­ме, "Сә­ләт"­тә бе­лем­гә ом­ты­лу­чы, ты­рыш, сә­ләт­ле ке­ше­ләр­гә юл ачык. Мон­да үз өс­тең­дә эш­ләр­гә, бе­лем алыр­га бө­тен шарт­лар ту­ды­рыл­ган. Пре­зи­ден­ты­быз Рөс­тәм Миң­не­ха­нов­ның "Мөм­кин­лек­ләр­не кул­дан ыч­кын­дыр­ма­гыз. Яшь чак­та укы­ма­саң, ан­нан соң бе­лем алу кын бу­ла­чак. Сез­гә зур өме­те­ләр баг­лый­быз", ди­гән сүз­лә­ре бе­лән ки­леш­ми мөм­кин тү­гел.

"Сә­ләт" про­ек­ты бер як­тан та­тар те­лен үс­те­рү­не күз­дә то­та. Икен­че як­тан, мон­да яшь­ләр үза­ра ара­ла­ша­лар, ин­но­ва­ци­он про­ект­лар бе­лән та­ны­ша­лар. Кыс­ка­сы, мон­да мил­ләт­нең ки­лә­чә­ге тәр­би­я­лә­нә. "Сә­ләт"­кә та­тар те­лен бел­мә­гән, әм­ма аны өй­рә­нер­гә те­лә­ге бул­ган яшь­ләр­не дә ала­лар.

"Сә­ләт" рес­пуб­ли­ка иҗ­ти­ма­гый фон­ды ки­лә­се ел­да ла­герь­не ике сме­на­да оеш­ты­рып, 8 мең яшүс­мер­не ял ит­те­рер­гә план­лаш­ты­ра. Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты бу иде­я­не хуп­ла­ды. Ди­мәк, ки­лә­се ел­да бәй­ге­ләр­дә сы­нат­ма­ган, сә­я­си - иҗ­ти­ма­гый тор­мыш­та ак­тив кат­наш­кан уку­чы­лар һәм сту­дент­лар­ның "Сә­ләт"­кә элә­гү мөм­кин­ле­ге ар­та.

Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев