Үсмерләр ни өчен бауга үрелә?
Бүген бала-чаганы өйдән урамга куып та чыгарып булмый. Ә мин үскән чорда безне урамнан өйгә куып та кертеп булмый иде. Өйгә кереп су йотып чыгасың да алга, тагын уйнарга. Мине хәтта эзләп чыкканнары да булды.
Ә бүгенге бала һәрвакыт гаджетлар артында утыра. Заманы шундый аның, диләр. Әмма моның белән килешмим. Барысы да әти-әни тәрбиясеннән тора.
Күптән түгел эштән кайтып килгәндә 12-14 яшьлек малайларның йорт алдындагы спорт мәйданчыгында туп типкән вакытына туры килдем. Аларның ничек сөйләшкәнен ишеткәч, артыма ава яздым. Аларның авызыннан сүгенүдән башка сүзләр чыкмый да. Җанга тиде бит бу. Азрак тиргәп куркытыйм дигән идем, берсе мине бигрәк “ерак юллар” ягына озатты. Эшкә килгәч, хезмәттәшләремә сөйләдем бу хәлне. Аларга да бу таныш икән. Монысы да шул ата-ана тәрбиясеннән килә. Мин үскән чорда әти-әни авызыннан сүгенү сүзе чыкса, бер-берсен тиргиләр иде. Хәтта әле дә андый сүзләр ишеткән юк, ә әти алдында ялгыш ычкындырсаң, качуың хәерле булыр. Хәзер күп кенә ата-ананың авызыннан юньле сүз чыкмый бит. Кибеттә торганда да санга сукмыйча этеп-төртеп китәргә мөмкиннәр. Сүз әйтә башласаң, маңгаеңа да менеп төшәргә әзерләр.
Тагын бер җитди проблема – заман балаларының психологиясе. Күп кешедән, баламны тиргәргә дә куркам, дигәнне ишеткәнем булды, әмма нигә курыкканнарын аңламый да идем. Күптән түгел безнең республикада булган хәл күпләрнең җанын тетрәндерде.
Яхшы тормыш шартларында яшәгән гаиләгә авыр кайгы килде. 8нче сыйныфта укыган балалары үз-үзенә кул салган, әмма сәбәбе беркемгә дә билгеле түгел. Мәктәптә яхшы билгеләргә укыган, спорт белән шөгыльләнгән. Дуслары белдерүенчә, кәефе гел яхшы, яраткан кызы булган. Азрак тиргәгән идем, әллә шул ярамады, ди әтисе. Чыннан да, әтисе белән улы сүзгә килгән, әмма моңа берсе дә зур игътибар бирмәгән. Үсмер шул ук төнне үз-үзенә кул салган.
Бүген балаларның психологиясенә Интернет челтәре дә, гаджетлар да нык тәэсир итә. Мультфильмны сүндерсәң, яки уен уйнарга кесә телефонын бирмәсәң, өйдә “концерт” башланырга мөмкин. Исегездә булса, 2016 елда Интернет челтәрендә яңа уен барлыкка килде. Мәктәп укучылары шуны уйный башлады. Интернет челтәрендә балага язалар, аңарда кызыксыну тудыралар. Уенның 50 биреме була: барысы да бер максатта – баланы үз-үзенә кул салырга мәҗбүр итү. 50нче бирем барысына да бертөрле була: үз-үзеңә кул салу. Бала бу биремне эшли алмаса, яки эшләмәсә, әти-әниеңне үтерәчәкбез, дип куркыта башлыйлар. Шушы уен нәтиҗәсендә Русиядә 24 бала үз-үзенә кул салды, 50дән артыгын коткарып калдылар.
Кешенең үз-үзенә кул салганын күргәнем булды дип тә әйтә алам. Армия сафларына мин 24 яшьтә бардым. Башта укуны тәмамларга кирәк иде. Шуңа күрә 18-20 яшьлекләр белән хезмәт итәргә туры килде.
Бүген күпләр армияне балалар бакчасы белән чагыштыра. Чыннан да, элекке армия белән чагыштырганда, аерма зур. Бернинди дә авырлык булмады дип тә әйтергә була. Иң мөһиме – приказ бирелгән икән, син аны үтәргә тиешсең, киресенчә булса, сине физик биремнәр белән җәфалаячаклар. Хезмәтнең беренче ае – иң авыры. Безнең хәрби частьтан 3 көн хезмәт иткән бер егет качты. Дөресен әйтим, беренче көнне берни дә эшләмәдек. Безне урын-җир җыештырырга, дөрес атларга гына өйрәттеләр. Әлбәттә, режим дигән нәрсә бар иде. Менә шул егетне атна буе эзләделәр. Барлык туганнары кайгырды. Һәм аны бер атнадан соң Сочи шәһәрендә таптылар. Ул нәнәсе янына качкан булган. Аның белдерүенчә, армиядәге авырлыкларга түзә алмаган. Әти-әнисе сүзләренә караганда, егет гомерендә дә спорт белән шөгыльләнмәгән. Дөресен генә әйткәндә, бу качуы белән ул үз тормышын тагын да катлауландырды гына. Аны ел ярымга армия төрмәсенә утырттылар, ә кешеләр әйтүенчә, хәрби төрмә гадиенә караганда 10 тапкыр авыррак.
Шулай ук җан тетрәндергеч вакыйга армиядә Яңа ел көнне булды. Мәгълүм булуынча, армиядә барлык хәрбиләргә дә ял көне юк. Кем дә булса нарядка эләгә. Наряд ул – сакта тору, нинди дә булса урында чисталык өчен җавап бирү. Беренче гыйнвар көнне “сакта торган егет асылынган” дигән хәбәр килде. Барлык кеше бәйрәм иткән вакытта ул үз-үзенә кул салган. Сәбәбе билгеле түгел. Дусларыннан гына ишетүем буенча, аны йөргән кызы армиядән көтмәгән. Ул шул кыз өчен үз гомерен кыйган.
Бүген һәр мәктәптә диярлек психологлар эшли. Әлбәттә, ул укучыларның психологик хәләтен белеп торырга тиеш. Бала үз-үзенә кул салса, күбесенчә, шул белгечләрне гаепли башлыйлар. Ә белгечләр әйтүенчә, моның сәбәбен әллә кайдан эзлисе юк. Күп очракта нәкъ менә ата-аналар аркасында балалар өйләреннән кача, ә иң куркынычы – үз-үзенә кул сала.
Суицидка баручыларга килгәндә, аларның 80 процентының әтисе яисә әнисе юк. Шулай ук, алкогольле эчемлекләр кулланган гаиләләрдә балалар шундый адымга бара.
Белгечләр билгеләвенчә, хәзерге заманда ата-аналар балалар белән бик аралашмый. Чыннан да, күп кешедән үземнең дә ишеткәнем булды: эштән арып кайткач, баланың елавын тыңлыйсы килми, диләр. Шул хәлләрдән барысы да башлана да инде. Белгечләр әйтүенчә, бала үз проблемасын якын кешесе белән уртаклашасы килә, әмма аны берсе дә тыңламый яисә ярдәмгә килми. Нәтиҗәдә, бала үзен ялгыз хис итә һәм башына төрле уйлар килә башлый.
Дөньяда, рәсми статистика буенча, ел саен 1 100 000 кеше үз-үзенә кул сала, ә тагын 19 миллионы моны эшләргә омтылыш ясый. Шул ук вакытта рәсми статистикага ачыкланган очраклар гына эләгә, шуңа күрә реаль саннар шактый күбрәк — 4 миллионнан артык кеше. Белгечләр әйтүенчә, күп кенә юл-транспорт һәлакәте дә шул максатта эшләнә. Әмма бу кеше үз гомерен генә түгел, башкаларныкын да өзә дигән сүз. Ул шуны аңларга тиеш.
Шуны әйтергә кирәк: үз-үзенә кул салырга маташкан һәм исән калган кешеләрнең 24 проценты гына ярдәм сорап медицина хезмәткәрләренә бара. 12 проценты ике ел дәвамында аны кабатларга ниятли һәм, аңлавыбызча, теләгән кеше моңа ирешә дә. Экспертлар билгеләп үткәнчә, суицидка күбесенчә 14-29 яшьлек кешеләр бара.
Дөньяга туган һәр кеше үзенчәлекле, шуңа да гомер юллары да һәркайсыбызныкы төрле. Кемдер ашкынып, гел алга омтылып яши, бүтәннәре тыныч тормыш сайлый. Берәүләр булганына шөкер итеп, яшәү тәмен тоя алса, икенчеләре зарланудан туктамый. Кемнеңдер барысы да җай гына бара, ә кемнеңдер юллары сикәлтәле булып чыга. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгелдер, һәр кеше дөньяга төрлечә карый бит. Тик, кызганыч, кайвакыт кемнеңдер битарафлыгы, җавапсызлыгы бер гөнаһсыз балаларны кайгыга сала ала. Ул гына да түгел, гомере белән хушлашырга мәҗбүр итә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zhurnalist/smerl-r-ni-chen-bauga-rel-/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев