Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

СМС-рөхсәт системасының мәгълүмат базасын махсус комиссия юк итәчәк

СМС-рөхсәт мәгълүматларының базасын юк итү өчен Татарстанда махсус комиссия төзеләчәк.

 Бу хакта  Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үзенең Инстаграм-аккаунтында белдерде. Аның сүзләренчә, мәгълүматларны юкка чыгару көне турындагы карар әле кабул ителмәгән, бу хакта аерым игълан итәчәкләр.

- Хәзер махсус төзелгән комиссия катнашында цифрлы рөхсәт мәгълүматларының базасын юк итү датасы турында карар кабул ителә. Без һичшиксез бу турыда өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкбез, - дип вәгъдә итте министр.

Республикада 1 апрельдән гамәлгә кергән өйдән чыгу өчен кирәк булган цифрлы рәхсәт алу системасы үзенең эшен 12 апрельдә туктатты. Эшләү дәверендә әлеге система аша 13 732 948 рөхсәт алынган, биредә 1 737 075 татарстанлы теркәлгән. Сервис эшләүнең соңгы көнендә 464 660 СМС-рөхсәт бирелгән. Хәзер covid19.tatarstan.ru сайтына керергә тырышканда,  браузер кулланучыны Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтына күчерә.

 

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев