Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәнгатьтә үз юлы бар

Гөлназ Закирова күпләребезнең күз алдында, Чаллыда үскән талант. Ул - танылган композитор, музыкант Илгиз Закиров һәм гомеренең 30 елдан артык өлешен балаларга белем бирүгә багышлаган Сания апа гаиләсендә туып-үскән талантлы һәм тәрбияле кыз. Тәпи йөри башлаганчы, теле ачылган. Бер яшьтә сигез айда җырлый башлаган.

Илгиз Закиров - Актаныш районыннан чыккан талантлы композитор һәм музыкант. Аның һәр җыры тамашачы күңелендә урын алып хитка әйләнде. Илгиз абыйның апасының балалары Сиринә Исламова, Эльза һәм Артур Исламовлар профессиональ җырчылар... Табигый ки, шундый зур музыкаль гаиләдә, гүзәл Актаныш районының Сөн буенда үскән Гөлназ да кечкенәдән җырга, моңга тартылган. Аның музыкант булачагы да балачагыннан мәгълүм булган. Шуңа да Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенә һәм 6нчы музыка мәктәбенә керә. Мәктәптә дә яхшы укый, музыка мәктәбендә шәһәрдә көчле укытучылардан саналган Розалия Каһармановада фортепиано буенча төпле белем ала. Аннары сәнгать көллиятенә укырга керә. Биредә музыка теориясе факультетында укый. Белгечләр әйтүенчә, биредә уку бик авыр икән. Нәкъ шул елларда Гөлназ эстрада белән дә мавыга башлый. Бу инде сәнгатьнең җитди төре буенча укучыларның күп вакытын ала. Шуңа да Гөлназның бу адымын укытучылары бик үк хупламый. Әле ярый бәхетенә фортепиано укытучысы Эльвира Ногманова аның хәленә кереп, эшне килешеп һәм киңәшләшеп оештыра. "Эльвира Илшатовна бик әйбәт укытучы булды. Аның барлык укучылары да конкурсларда һәм фестивальләрдә даими рәвештә призлы урыннар яуладылар", - ди язмам герое укытучысын хөрмәт белән искә алып.

«Гөлназ - горурланырлык укучыларымның берсе. Ул тырышлыгы һәм максатчанлыгы белән башкалардан һәрчак аерылып торды. Һәрвакыт белемгә һәм камиллеккә омтылды. Дәресләргә җаваплы карады, әйткән киңәшләребезне үзенә сеңдереп барды. Аңа фәкать «Афәрин» дип, уңышлар гына телим», - ди шәкерте белән горурланып, мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова. Уртак хезмәтнең нәтиҗәсе дә матур була - Гөлназ көллиятне кызыл дипломга тәмамлый.

Әтисенең "Миңа кайвакыт син - үзешчән композитор гына дип әйтәләр иде, син кызым укы, белем тупла hәм профессиональ композитор бул", дигән сүзләрен истә тотып, композитор булу хыялын тормышка ашыру өчен башкалага юл тота. Биредә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясенең композиторлык бүлегендә укый. Мирсәет Яруллин белән Борис Трубинны үзенең остазлары дип саный. Әлеге мәртәбәле уку йортын да кызыл дипломга тәмамлый. Яшь булуына карамастан, ул шактый гына уңышларга да ирешергә өлгергән инде. Гөлназ - композиторлар арасында үткән Салих Сәйдәшев исемендәге республика бәйгесендә лауреат, Дмитрий Кабалевский исемендәге Бөтенроссия конкурсында диплом иясе, халыкара бәйгеләрдә татар халык җырларын башкаручы буларак - "Дуслык моңы 2004", "Татар моңы 2008", Галия Кайбицкая исемендәге бәйгедә беренче урын яулый. "Сөн сандугачы 2016"да Гран-при бүләгенә лаек була.

Гөлназның "Серле чишмә" романсын, "Яңгыркаем яу" хореографик картинасын, оркестр өчен "Булгария" симфоник поэмасын, флейта һәм камера оркестры өчен язган җитди әсәрләрен сәнгать белгечләре дә, тамашчылар да югары бәяли. Ул Татарстан композиторлар берлегенә керергә әзерләнә. Моннан тыш, берсеннән-берсе матур җырлар да иҗат итә. Мин аның әнисенә багышланган җырын тыңлап тәэсирләнгән идем. "Әниемнең 50 яшьлегенә аңа булган барлык хисләремне белдереп шигырен дә, көен дә үзем яздым. Әниемә дә бик ошады җырым", - ди Гөлназ. Бу җырны Гөлназ фортепианода үзе уйнап җырласа, залда утыручылар арасында еламыйча калучылар аз буладыр, мөгаен...

- Гөлназның әнисе турындагы җырын ишетеп, иҗатына гашыйк булган идем. Ул кечкенәдән максатчан булды. Шундый талантлы, тырыш балалары булган милләтебез югалмас, Аллаһы боерса. - ди татар теле укытучысы Нәзлия Вәҗиева.

Шигырьләре күңелгә үтәрлек булса да, Гөлназ: "Шагыйрь булырга омтылмыйм", - ди.

Шигырьләре дә йөрәккә ятышлы, ә көйләре, башкару осталыгы югары профессиональ дәрәҗәдә. Ул башкаларны кабатламый, аның сәхнәдә дә, тормышта да үз юлы, тамашчыга әйтер сүзе бар.

Менә шуңадыр да, "өч көнлек" такмаклардан туйган тамашчылар аңа үзенең концертын куюын сорап мөрәҗәгать иткәннәр дә. Үзенең дә иҗатын тамашачыларына җиткерү теләге булганга, ул 15 октябрьдә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында тәүге концертын күрсәтергә җыена.

- Концертымны күптәннән көтүчеләр, сораучылар бар. Башка җырчыларның кичәләрендә җырлыйм, ә үземнең иҗатымны, вокал мөмкинлекләремне күрсәтергә әлегәчә җай булмады. Хәзер балам бераз үскәч, бу җаваплы эшкә алындым. Әтием ярдәмчем һәм киңәшчем. Концертта татар җырлары белән беррәттән испан һәм итальян телендә популяр классик җырларны да башкарачакмын, төрекмән композиторының татарчага тәрҗемә ителгән җырын да әзерләдем. Төрле колоритлы концерт булачак ул. Өлкән яшьтәгеләр өчен ретро җырлар да программага кертелде.

Концертымда Уфадан бик талантлы егет, тенор Руслан Сәйфетдинов катнашачак, мин фортепианода уйнаячакмын, ул безнең уртак җырыбызны башкарачак. Чаллы җырчысы Риназ Әхмәтов белән дуэт җырлыйм. Казаннан профессиональ скрипкачы Динә Закирова килә. Әлбәттә инде әтием Илгиз Закиров та тамашачыларга үзенең җырларын бүләк итәчәк. "Болгар" бию ансамбле биючеләренең чыгышы да тамашчылар күңеленә хуш килер дип уйлыйм, - ди Гөлназ.

Гөлназ әтисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закировны үзенең тәнкыйтьчесе дип саный. "Аннан мактау сүзе ишетү бик сирәк эләгә. Миңа бигрәк тә. Бәхәсләр чыкканда минем үз фикерем, аның үзенеке. Күп вакытта үземчә эшләргә тырышам дисәм дә, читтән караучыга яхшырак күренәдер дип уйлыйм. Сәхнәдә үземне ничек тотарга, ни әйтергә, нәрсә кияргә, нинди җыр башкарырга - ул киңәшләр дә бирә, тәнкыйтьли дә, мактый да. Мин аның сүзенә һәрчак колак салам", - ди ул.

Язмам герое, бар гомерен татар җыр сәнгатенә багышлаган әтисен тыңлап дөрес эшли. Чөнки Илгиз Закиров һәр музыкаль әсәргә гадел, лаеклы бәя бирә. Гөлназның да бүгенге эстрадага карата үз фикере бар. Һәм аның белән килешмичә мөмкин түгел:

- Мин җырчыларны профессиональ күзлектән чыгып, өч төркемгә бүләм. Беренчесе, опера җырчылары - киң тавыш диапазонлы, авыр арияләрне оста башкаручылар. Икенчесе, халык җырларын, фольклор әсәрләрен башкаручылар - мелизмнарга бай, озын, моңлы җырларны җиренә җиткереп җырлаучылар. Өченчесе: джаз, соул стилендә - техник яктан авыр җырларны башкаручылар. Әгәр җырчылар бу критерийларга туры килми икән - димәк, аларга сәхнәдә урын юк. Ә безнең сәхнәгә кемнәр генә чыкмый. Халыкның зәвыгы бозылуга борчылам - мәҗлесләрдә, өйләрдә җырлап утыралар да, туганнарыннан, дусларыннан "син матур җырлыйсың" дигән сүзне ишетүгә, сәхнәгә чыга башлыйлар, клип төшереп телевидениедә әйләндерәләр, радиоларга чыгаралар. Ә бүген акча түләсәң, теләсә нәрсә әйләндерергә була. Шулай да уңай мисаллар да юк түгел: профессиональ җырчылар - Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Гөлсирин Абдуллинаның тулы залларда чыгыш ясауларына сөенәм. Матур, эчтәлекле һәм зәвыклы программа әзерлиләр, тере тавыш белән микрофонсыз да җырлыйлар. Миңа музыкантлар - Рамил Әсхәдуллин, Салават Шәеховларның иҗатлары кызыклы. Ильяс Камал, Мирдан Бишимов - бик талантлы егетләр. Опералар язучы композитор Эльмир Низамов белән музыка өлкәсендә кайбер нәрсәләрдә килешеп бетмәсәм дә, аның тырышлыгын, даими иҗат белән шөгыльләнүен хөрмәт итәм, ул мине рухландыра. Татарстанның халык артисткасы Зәйнәп Фәрхетдинованың иҗатын яратам, ул тере тавыш белән чиста итеп җырлый. Менә югарыда телгә алынган җырчылар минем өчен идеал. Бу җырчылар әтигә һәм аның иҗатына карата да хөрмәт белән карыйлар. Филүс Каһиров, мәсәлән, "Соңдыр шул, соңдыр" җырын башкарып, сәхнәдән алкышлар белән китә...

Хатын-кызны Аллаһы Тәгалә беренче чиратта гаилә җылысын саклаучы һәм ана буларак яраткан. Гөлназ бу вазыйфаларны да уңышлы башкара. Кияүгә чыгып, Казаннан Чаллыга күчеп кайткан. ЮХИДИдә тикшерүче булып эшләүче ире Ленар аны тәнкыйтьләми, иҗатына кысылмый, вакыты булганда концертларга йөри. "Аның эше безнекеннән дә катлаулы. Мәхкәмәләр, кеше язмышлары... Шуңа күрә андый һөнәр ияләре янында аларны аңлаучы, яраткан кешеләре булырга тиеш дип уйлыйм", - ди язмам герое.

Әлеге матур гаиләдә малай үсә. Ике яшьлек Илдар гел татарча гына сөйләшә. Бу яктан да Гөлназ Закированың гаиләсе мактауга лаек. Оныкларының туган телебездә сөйләшүенә әби-бабалары да сөенеп туя алмый. "Мин беркем белән дә ярышырга теләмим, минем үз юлым, үз иҗатым, аны яратучы тамашачым бар. Гаилә, бала тәрбияләү минем өчен беренче планда. Шуңа күрә мин улым йоклагач, төнлә генә иҗат белән шөгыльләнәм. Улымны тәрбияләргә булышкан өчен әти-әниләргә рәхмәтлемен", - ди Гөлназ.

Язмамны Татарстанның атказанган артисткасы Гөлдания Хәйруллина сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

- Гөлназның әтисе-әнисе белән дус булып яшибез, Аллага шөкер. Кызларыбыз да дуслар. "Алма агачыннан ерак тәгәрәми" диләр, Гөлназ күпкырлы талант, уңган кеше, аның иҗатта әтисен уздыруына ышанам. Ул - профессиональ җырчы гына түгел, матур җырлары белән күңелләрне айкый торган композитор да. Кызым Лилиягә әниләргә багышланган җырын биргән иде, беренче тыңлаганда да ук еладым. Гөлназ иҗатта да, шәхси тормышында да бәхетле булсын иде.

Амин, шулай булсын!

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев