Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сүнмәс балкыш

Сентябрь ае татар халкының тагын бер бөек җырчысы, легендасын – Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны мәңгелеккә алып китте. Моннан 19 ел элек 16 сентябрьдә милләтебезнең асыл кызы, сәхнә эталоны Вафирә Гыйззәтуллина мәңгелеккә күзләрен йомган иде. Хәмдүнә апа да дусты кбек кисәк, дөньяга чыгачак китабын да көтмичә, Башкортстанның халык артисты булуын да белмичә татар дөньясын кара кайгыга салып китте.

Халкыбызның моңлы кызы Хәмдүнә Тимергалиева белән Казанда укыганда студент чагымда ук дус идем. Аның белән Вафирә Гыйззәтуллина дуслаштырды. Хәмдүнә апа – үзенә генә хас моңлы тавышлы җырчы, гадел, ихлас, жор һәм туры сүзле, шаян, таләпчән  һәм кунакчыл иде. Тәүлекнең кайсы вакытында барып керсәң дә,  колач җәеп, мул табын белән каршы ала, иҗади планнары белән уртаклаша иде. Яңа җырларын җырлап күрсәтә. Аның янында һәрвакыт кеше булды. Тормышында кыйналулар, гаделсезлекләрне күп күргәнгәдер инде ул рәнҗетелгән, чын талантларны һәрвакыт яклый иде. Хәмдүнә апа хезмәттәшләре Вафирә Гыйззәтуллина, Нурахмәт Сафин, Әлфис Кыямов, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Илһам Шакировларның арабыздан китүен бик авыр кичерде. Тышкы кыяфәте белән усал күренсә дә, аның нечкә күңеле, олы йөрәге тормыштагы гаделсезлекләрне, кыйналуларны, кадерле кешеләрне югалтуны күтәрә алмады. Йөрәгенә операция ясатып, кардиостимулятор куйдырды, быел яз көне инсульт кичереп, комада да булып алды. Тик тамашачыларын өзелеп яратуы нәтиҗәсендә хәле никадәр авыр булса да, сәхнәне ташламады. Гомеренең соңгы көнендә кадәр иҗат итте. 9 сентябрьдә Тукай районы Яңа бүләк авылында мәшһүр Илһам Шакировка бюст ачу тантанасында катнашты. Шул кичтә Сара Садыйкова исемендәге концерт залында чыгыш ясады.  Соңгы вакытларда ул: “Җәннәт яхшы булса да, китәсе килми әле...”, - дияргә ярата иде. Бу юлы да шулай шаярткан. “Коронавирусны җиңеп, тагын да җырларбыз әле. Мин үлгәч тә, терелеп өч көн селкенеп торырмын. Тамашачым сезне бик яратам”, - дигән. Аннары 11ендә театраль тамашада репетициядә булган. 12 сендә бер кешенең (Ул Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗатын яратучы булган) юбилеена сюрприз итеп чакырганнар үзен. Үз хәлен үзе белгәндер инде, Хәмдүнә апа анда утырып, әнкәйләр турындагы бик матур җырын башкарган.

Хәмдүнә Тимергалиева  иҗат белән бергә туганлык җепләрен бергә үреп алып барды.  Үзенең чыгышларында 5 туганын да яратып сөйли иде ул. Әнисе Галия апаны соңгы көннәренә кадәр кадерләп, тәрбияләп соңгы юлга озатты. Хәмдүнә апа гастрольгә киткәндә мин Галия апа янына бара идем. Зәңгәр күзле, мөлаем, ак әби әйтүенчә, Хәмдүнә кечкендәдә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова җырларын тыңлап үскән. Көйләрне бик тиз отып алган, тик сүзләрен белмәгән, шунлыктан үз сүзләре белән җырлар йөргән. Хәмдүнә апа кадерле кешеләрен җылы хәтирәләр белән искә ала иде. “Безнең балачак муллыкта үтте. Әтием дә, әнием дә бик нык кешеләр иде. Шулай да әнкәй ныграк булгандыр дип уйлыйм. Чөнки әнкәй репрессия елларында әткәйне төрмәдән йолып калырга ярдәм итә. Әткәйне шушы бәладән коткарып калу өчен 236 чакрым ераклыктагы Уфага 12 мәртәбә җәяүләп бара. Әтиемне
“Портреттагы Сталинның күзен чокыды”, – дип, өстеннән шикаять язганнар. Тикшергәннән соң, әлеге портретның шикаятьчеләр күрсәткән фактка караганда бер елга соңарып чыкканы мәгълүм була.  Әткәйгә «Атарга!» дигән хөкем карары чыгаралар. Бер төн эчендә кап-кара бөдрә чәчләре ап-ак була. Камерадагы биш кешедән әткәй генә исән кала. Әткәйне күтәреп чыгаралар. Өйгә кайтып кергәндә әнкәй инде тәмам саташа башлаган була. Шикаятьчеләр моны көнләшүдән эшләгән. Чөнки әткәй авылда хәлле, иң укымышлы кешеләрнең берсе иде. Заманасында зурәткәй аны Борай өязендәге мәдрәсәдә укыткан. Зурәткәй дә колхозлашу елларында, Себергә сөрмәсеннәр өчен, үз теләге белән бөтен байлыгын күмәк хуҗалыкка тапшыра.
Беренче чиратта ул моны улы өчен эшли. Бездән ерак түгел Каразирек дигән авыл бар. Мәктәп елларында Борайга барганда канцелярия итеп күчереп салынган зурәткәйнең ике катлы йортын карап үтә идек... 1942 елда сугышта яраланып кайткан әткәй колхоз рәисе булып та торды. Авыл халкы ачлыктан шешенә башлагач, әти орлыкка дип калдырган ашлыкның бер өлешен халыкка таратып бирә. Моны кемдер райкомга җиткерә. Әтине янә төрмәгә утырталар. Сугыш беткәч кенә кайта ул аннан. Әти авылның атаклы умартачысы иде. Моның белән без дә шөгыльләндек. 42шәр оя асраган чаклар бар иде. Хрущев хакимияткә килгәч, 5 кенә ояга калдырттылар. Бер генә оя дип исәпләнсен өчен әти аларны икешәр катлы итеп эшләде. Калганнарын кешеләргә өләште һәм кайнар су белән үтереп бетерде. Үзе елый, үзе үтерә. Шушы күренеш нигәдер һаман да күз алдымнан китми”, - дип сөйләгене хәтердә. Шуларның әҗередер инде, үзе беркемне борчыймыйча, аяк өстендә килеш мәңгелек гастрольгә китте.

Хәмдүнә апа балаларны бик ярата иде. Вафирә Гыйззәтуллинаның оныгы Камилне кечкенә вакытында мендәргә салып йоклаткан иде. Мәрхүм ярдәмчел, риясыз, кая чакырсалар шунда барып җырлый иде. Шуңа да аны халык яратты. Кайсы гына сәхнәдә чыгыш ясаса да, басып алкышлап каршы алдылар, чәчәкләр, алкышлар белән озатып калдылар үзен.  

Соңгы елларда аңа сәхнәдә дә, тормышта туганы, җырчы Илһам Шәриф ярдәм итте. Аллаһының рәхмәте яусын. Хәмдүнә апаны вафат килеш беренче күрүче дә Илһам булган. “13 сентябрьдә төнге унбердә сөйләштек. „Иртәгә иртәнге тугызда киләм, әзер булып тор“, - дидем дә бер-беребез белән саубуллаштык. Аның хәле әйбәт иде… Кинәт китеп барды. Соңгы көннәрдә бик күп планнар кора идек. Берсендә: „Үлә калсам, Казанда җирләгез, иркенләп ятыйм, Яңа татар бистәсе зиратында түгел, анда кысан. “Курган”да җирләсәгез әйбәт булыр, зур итеп һәйкәл куярсың, дигән иде. Ул минем Казан әнием булды. Китабы да чыкты. Ун ел дәвамында әзерләндек, әмма үзе генә күрми калды. „Мине онытма, халык та онытмасын“, - дия иде. Аның иҗаты үзе исән вакыттагы кебек гөрләп торсын иде. Аның васыяте шул!”- ди Илһам күз яшьләрен тыя алмыйча. Хәмдүнә апа Илһамны үз баласы кебек ярата иде, аның балалары өчен дә сөенде. Арысланга кая барса да, бүләкләр алып кайта иде.

Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатын татар җырчылары бик авыр кичерде. Җырчылар социаль челтәрләрдә барысы да: олысы, кечесе аны яратуын, остаз һәм гаделлекне ярата торган шәхес булуын әйттеләр.

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов: “Без бик якын дуслар булдык, гаилә дуслары идек. Концертларына сценарийлар яздым. Бик күп планнар тормышка ашмый калды. Бу – милли югалту, милләтебезнең “планкасы” югалды. Халык күңелендә яшәгән җырчы юк. Ул универсал иде, яшьләр белән дә эшли белде. Һәрвакыт үз сүзен әйтте, ярдәм итте. Аның китүе минем өчен зур шок”.  

  • Әнием кебек бик якын кешемне югалттым. Кирәк чакта орыша, вакытын белеп кенә мактап та ала иде. Бик авыр вакытларда, яшәргә көч калмаган чакларда таянычым булды. Эшлә, күтәр башыңны, барысын да җырлап кына җиңә аласың. Син җырларга тиеш, дип әйтә иде. Көн саен хәлемне белешә иде. Минем өчен бик авыр югалту бу…  9 нчы сентябрьдә генә Чаллыда “Татарча солянка”да эшләп кайттык. “Матурланып киткәнсең, Хәмдүнә апа, дим. Өйдә ятып арыдым, Аллага шөкер, концертларга юлны ачтылар. Китабым чыга дип сөенеп йөргән иде. Бөтен кеше белән сөйләшә, аның кешене бүлү, аеру гадәте булмады. Билет сатучы, идән җыештыручы белән дә, зур җитәкчеләр белән дә бердәй тигез күреп сөйләшә белде. Хәмдүнә апа, әйдә чәчеңне ясыйк инде дигәч, үзем ясыйм мин аны, сөйләшим әле халык белән дип, куып дигәндәй җибәрде. Шулкадәр аралашуга сусаган иде инде. Берзаман күрәм, чәчен ясатырга кереп утырган. Ярата идем. Дөресен бәреп әйткәне, беркемнән дә курыкмавы, бөтен кешеләрне тиң күргәне, яшь җырчыларны канаты астына алганы өчен. Зур югалту бу. Хәзер шәрран ярып үз фикерен әйтүче, дөреслекне күрә белүче кеше калмады да кебек”, - ди җырчы Иркә.

Легендар җырчыбыз Чаллыны үз итте, шәһәребез тамашачысын, язучыларны, композиторларны хөрмәт итте. КАМАЗ төзелеше елларында  завод хезмәтчәннәре алдында да еш чыгыш ясаган ул. “Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шәһәребез тамашачыларына рәхмәтле булды. 70 еллык юбилеен “КАМАЗ” мәдәният сараенда үткәреп, хөрмәтләп калдык. Нинди генә бәйрәм, чарага чакырсаң да Чаллыга теләп килә иде ул. “Илһам Шакировка бюст ачканда яңгыр астында бергә басып тордык. Бездә ремонт тәмамланды, концерт белән үзебезнең матур, милли залыбызга килерсең дигән идем. Чын сәхнә йолдызлары, һәр җырын “Йөрәктән чыккан гына йөрәккә үтеп керә” дигән девизга тугры калып, җанын-тәнен биреп җырлаучыларның шулай кинәт йөрәкләре шартлый.  Хәмдүнә соңгы көненә кадәр иҗат белән шөгыльләнгән эш аты булды. Ул кайберәүләр кебек зарланып, елап яшәмәде, нәзберек булмады. Халкым дип тырышты, иҗат утында янды. Бер эштән дә курыкмады. Иҗат эшен дә, физик эшне дә бердәй оста итеп, җиренә җиткереп башкарды. Хәмдүнә Чаллыга еш килде. Матур, мәгънәле җырлары белән тамашачыларны сөендереп торды. Сагындырыр инде, халкыбыз аны онытмас”, - ди “Энергетик” мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева.  

15 сентябрьдә татар милләте  Казанда Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга озатты. Җырчының бертуган абыйсы Фәнәви Тимергалиев җырларын яратып, үстергән тамашачыларга, иҗатын бәяләгән Татарстан җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. “Хәмдүнә ихлас, кешенең кемлегенә карамастан бөтен кешегә булыша, ярдәм итә иде. Урыны җәннәттә булсын”, - диде. Матәм чарасында Башкортстан республикасы Борай районы башлыгы урынбасары Гимир Нуретдинов Башкортстанның Борай район үзәгендәге бер урамга Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәген әйтте. “Хәмдүнә апаның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән Борай районы үзәгенең бер яңа урамына аның исемен бирергә дигән карарга килдек. Кечкенә авылдан чыккан гади кызны якын итеп, аның иҗатын яратып, олы дәрәҗәгә күтәргән Татарстан халкына, җитәкчелегенә район халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәсем килә”, - диде ул. “Хәмдүнә апа Башкортстанда туып, 44 ел Татарстанда яши. Дөньяда яшәгән татар һәм башкорт халкы арасында үзенең җыры, моңы белән танылды. Аны Башкортстан халкы да ярата, чөнки аның гастрольләре гел булып торды. Бик авыр кайгы, югалту бу. Февральдә РБ җитәкчесе аңа Башкортстанның халык артисты исемен бирү указына кул куйган иде. Әмма коронавирус сәбәпле, әлеге исемне аңа бирә алмадык...”- дип Башкортстан мәдәният министрының беренче урынбасары Рәнис Алтынбаев Илһам Шәрифкә мактаулы исем таныклыгын тапшырды. Тик Хәмдүнә апа гына бу шатлыкны күрә алмады. Юкса, бу чаралар җырчы исән вакытта, моннан 20 ел элек башкарылырга тиеш иде... Аның каравы фонограммага җырлаучыларның күпчелеге  Татарстанның һәм Башкортстанның мактаулы исемен алды. 

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева турында берничә китап язып булыр иде. Тик шунысы бәхәссез: ул  - үзенең таланты, тырышлыгы белән сәхнәдә дә, тормышта да үз урынын тапкан халык җырчысы. Олы йөрәкле, таләпчән, милләтен яратучы, сәнгатьттә үзенең юлы белән бара торган легендар җырчы булып татар мәдәниятендә, халык күңелендә калачак, матур, моңлы җырларында мәңге яшәячәк. Язмамны шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың шигырь юллары белән тәмамлыйм.

Татар иле матәм кайгысында

Әйтерсең лә соңгы шәм сүнә...

Сүнмәс балкыш булып моң күгендә

Яшьнәрсең син, Җырчы  Хәмдүнә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев