Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сочи хөкүмәте яңгыр сулары чокырына рәшәткәне су басмасын өчен куелмавын әйткән

Сочи хөкүмәте таулы Лазаревское районында яңгыр сулары чокырына рәшәткә су басмасын өчен куелмавын әйткән. Бу хакта курорт шәһәр матбугат хезмәте «ТАСС»ка якшәмбе көнне җиткергән.

Берничә көн элек биредә ир бала батып үлде. Әмма рәшәткә куймау су басудан коткаручы бердәнбер чара булып тора. Районның үзенчәлегенә карап, биредә конструкцияләрне рәшәткә белән ябарга ярамый.
«Лазаревское районында Октябрьская урамындагы яңгыр сулары өчен су чокырлары 60нчы елларда ук салынган — алар ачык типтагы махсус гидрокорылмалар. Алар бистәнең һәр урамында бар һәм чокырлар тулысынча ачык булырга тиеш, проектта рәшәткә кую каралмаган. Рәшәткәләр куелган очракта көчле тропик яңгырлар вакытында алар ычкынып, кешеләргә куркыныч тудырырга мөмкин”, дип аңлатканнар хакимияттә.
Чокырлар исә торак йортларны һәм биналарны су басудан, агызып китүдән саклый. 2016 елда әлеге районның Тхагапш бистәсендә су басу очрагы булган да инде.
Алдан  малайның яңгыр сулары чокырына төшеп китүе, әбисенең аны коткарырга тырышуы, әмма нәтиҗә булмавы хәбәр ителгән иде. Коткаручылар баланы үле килеш ачык диңгездән табып алган.
Россия Тикшерү комитетының Сочи буенча Тикшерү идарәсе Лазаревское районы бүлеге әлеге факт буенча тикшерү уздыра.
Якшәмбе көнне баланың мәетен әтисе һәм хастаханәдән чыккан әбисе Татарстанга алып кайта.

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев