Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сочи янында һәлакәткә очраган самолетның кара тартмасы табылган

25 декабрь көнне Кара диңгезгә егылып төшкән Ту-154 очкычының кара тартмаларының берсе табылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Диңгездә шулай ук өч кешенең гәүдәсе табылган. Фаҗиганең шаһите булган чик сакчысы самолетны арткы тәгәрмәчләрендә барган мотоцикл белән чагыштырган. Самолет егылып төшәр алдыннан гадәти булмаганча - койрыгы түбән төшкән, борыны югары күтәрелгән...

25 декабрь көнне Кара диңгезгә егылып төшкән Ту-154 очкычының кара тартмаларының берсе табылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Диңгездә шулай ук өч кешенең гәүдәсе табылган.

Фаҗиганең шаһите булган чик сакчысы самолетны арткы тәгәрмәчләрендә барган мотоцикл белән чагыштырган. Самолет егылып төшәр алдыннан гадәти булмаганча - койрыгы түбән төшкән, борыны югары күтәрелгән рәвештә очып барган. Шаһит әйтүенчә, Ty-154 кирәкле биеклекне җыя алмаган, койрыгы белән диңгезгә бәрелгән.

Экспертлар фикеренчә, фаҗиганең сәбәпчесе очучыларның хатасы нәтиҗәсе булырга мөмкин - экипаж самолетны һавага тиз күтәрергә теләгәннәр һәм тизлекне югалтканнар дип саный алар. Моның сәбәбе шулай ук самолетка тиешеннән артык йөк төяү яки аны тигез итеп урнаштырмау булуы ихтимал.

РФ Саклану министрлыгының Ту-154 самолеты 25 декабрь көнне Сочи янында радарлардан югала. Бортта 92 кеше, шул исәптән Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, журналистлар, хәрбиләр һәм "Гадел ярдәм" фонды җитәкчесе Елизавета Глинка була. Самолет Сириягә барырга тиеш була.

Экспертлар самолетның күрсәткечләре һәм экипажның сөйләшүе яздырып барылган "кара тартма"ны табу һәлакәтнең сәбәбен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев