Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Согуд Гарәбстаны Мәккәгә хаҗ кылуның вакытын игълан итте

Согуд Гарәбстаны Югары суды Мәккәгә хаҗ кылуның беренче көне чәршәмбе көнне, 30 августта башлануы хакында игълан итте, дип яза «Российская газета». Согуд Гарәбстаны Югары суды айның торышын өйрәнгәннән соң шундый карарга килде. Узган елда хаҗның беренче көне 10 сентябрьгә туры килгән иде, дип хәбәр итә Al Jazeera телеканалы. Хаҗ исламдагы...

Согуд Гарәбстаны Югары суды Мәккәгә хаҗ кылуның беренче көне чәршәмбе көнне, 30 августта башлануы хакында игълан итте, дип яза «Российская газета». Согуд Гарәбстаны Югары суды айның торышын өйрәнгәннән соң шундый карарга килде. Узган елда хаҗның беренче көне 10 сентябрьгә туры килгән иде, дип хәбәр итә Al Jazeera телеканалы. Хаҗ исламдагы биш багананың берсе булып тора, ул Мәккә һәм Мәдинәдәге изге урыннарда булуны күздә тота. Алар арасында «Әл-Хәрәм» мәчете дә бар, изге Кәгъбә шунда урнашкан. Россия мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия гражданнары өчен квота хаҗ кылырга теләүчеләрнең күп булуына бәйле рәвештә арттырылган һәм ул 23 500 кешене тәшкил итә. 2016 елда 16 000 ватандашыбыз изге урыннарда булды. Хаҗ кылу Корбан бәйрәме башлану белән төгәлләнә, быел ул 1 сентябрьгә туры килә. ///tatar-inform.tatar///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев