Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Соңгы туранчы” китабы тәкъдир ителде

"Соңгы туранчы" 12нче татар китапханәсендә оештырылган төрле чараларга бик теләп йөрим мин. Һәр башкарылган эшләре игътибарга һәм мактауга лаек аларның. Өлкәннәр дә, балалар да күпләп килә китапханәгә. Үз эшләрен яраткан, телебезне сөйгән затлар эшли шул монда. 27 сентябрь көнне Фәүзия Бәйрәмованың "Соңгы туранчы" китабын тәкъдим итү кичәсе шуның ачык мисалыдыр....

"Соңгы туранчы"

12нче татар китапханәсендә оештырылган төрле чараларга бик теләп йөрим мин. Һәр башкарылган эшләре игътибарга һәм мактауга лаек аларның. Өлкәннәр дә, балалар да күпләп килә китапханәгә. Үз эшләрен яраткан, телебезне сөйгән затлар эшли шул монда. 27 сентябрь көнне Фәүзия Бәйрәмованың "Соңгы туранчы" китабын тәкъдим итү кичәсе шуның ачык мисалыдыр.

Язучының татар тарихына, аның бөек улларына-кызларына багышланган китаплары шактый. Олуг галим Һади Атласи турындагысы - Фәүзия ханымның кырык бишенче китабы. Һади Атласи Чүпрәле төбәгендә туып, гомеренең күп өлешен Әлмәт-Бөгелмә якларында уздырган. "Ул татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, төрки халыкларны берләштереп бәйсез дәүләт төзү хыялы белән яшәгән, шуңа омтылган, шушы уй-гамәлләре өчен гомере белән түләгән соңгы туранчы ул.

Һади Атласи турында Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин, Сәлам Алишев, Рәшит Галләмов кебек галимнәрнең мәкаләләре булса да, тарихи документларга нигезләнеп, аның тормышына һәм иҗатына өр-яңа күзлек аша язылган "Соңгы туранчы" китабы тарихчыларга да, әдәбият сөючеләргә дә олы бүләк булыр дип уйлыйм. Китап турында Фаикъ Таҗи, Дамир Шәйхетдин, Анурбик Гобәйдуллин, Бөгелмә кунагы Фазыл Вәлиәхмәтовлар үзләренең саллы фикерләрен әйттеләр. Атласиның тууына 140 ел тулуга багышлап тагын да зуррак чаралар үткәрү кирәклегенә, урамнарга аның исемен бирү хакында да сүзләр булды.

Очрашуда шәһәр советы депутаты Рузил Мингалимов, Татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Шамил Закиров, милли эшләрдә актив катнашучы Галимҗан Зарипов, язучылардан Рәшит Бәшәр, Сирень Якуповаларның, студентларның да булуы күңелдә шатлыклы өмет уятты. Фазыл Вәлиәхмәтов Карабаш поселогындагы әтисенең йортында Һади Атласи музее оештырган, үз акчасына биш китап та бастырып чыгарган икән. Бөгелмә районы хакимияте Һади Атласи премиясе булдырган. Димәк, эшләр бара. Ләкин мондый эшләр Бөгелмәдә һәм Чүпрәледә генә үтмәсен иде. Муса Җәлилләр, Габдулла Тукайлар белән рәттән куярлык шәхесебезне бөтен дөньяга танытырга кирәк. Бу җанга җылы очрашуны оештырган китапханәче Зөлфия Шәкүровага, милләтебезгә йоклап китәргә бирмәгән Фәүзия апага барчабыз исеменнән рәхмәтләремне җиткерәм.

Зәбир Хәлимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев