Соль-Илецк: барыр идегезме?
«Иртәгә үк кайтып китәм дип уйладым, биредә бер минут та каласы килмәде!»
Җәй – яллар вакыты. Кемдер акча җыеп чит илләргә, диңгезгә юл тотса, кемдер сәламәтлеген ныгыту максаты белән ел саен Соль-Илецкига бара. Тозлы күлдән алган тәэсирләрен алар газета укучылар белән дә уртаклашты.
Гөлсирә Миргалимова, пенсионер, 61 яшь. Казан шәһәре:
– Егерме еллар элек бер тезем авырта башлады. Берсендә шулай эштә сөйләшеп утырабыз, һәр кеше үз зарын сөйли дигәндәй. Мин дә тезләремнең сызлый башлавын әйттем, бәлки берәр киңәш әйтерләр дидем. Бер хезмәттәшем: «Оренбург якларында тоз күлләре бар. Анда барган һәркем терелеп кайта икән», – ди. Минем дә тереләсе килә бит, озак уйлап тормадым, чарасын табып, шунда барып кайтырга булдым.
Иң беренче эш итеп, Соль-Илецк шәһәрендә арендага торак бирүчеләрнең телефоннарын таптым, автобуска билетлар белештем һәм бер иптәш кызымны барырга кыстый башладым. Шулай итеп чыгып киттек без. Алда – 15 сәгатьлек юл. Барып җиттек, иске генә йортлар тезелгән, коймалары да, капка да юк, арендага бирүче фатирлар да юк дәрәҗәсендә. Үзебез тапкан квартирага урнаштык та, тоз күленә чыгып киттек.
Хәзер ул беренче баруыбыз исемә төшсә көләсем килә. Шулай су коенып чыктык, суы салкынчарак кебек иде, сап-сары, кисель кебек куе үзе. Судан чыгуга кояшка бастык. Берзаман, мин сиңа әйтим, кар кешеләре булдык та куйдык! Бөтен тәнебез ап-ак, җитмәсә, мең энә кадалган кебек, чәнчи, атлап түгел, хәтта селкенеп тә булмый! Болай булмый, поездга утырып булса да иртәгә үк кайтып китәм дип уйладым, биредә бер минут та каласы килмәде! Бик читен булды ул чакта, бөтен җир тоз белән катты, авырта, җитмәсә, кояш кыздыра. Төче су, гомумән, юк.
Ул заманнарда ял итүчеләр ул кадәр үк күп түгел иде. Шулар безгә тоз күлләреннән ерак түгел кечкенә генә елга ага, шунда юынып була, диделәр. Ии, рәхәтләнеп инеш суында юынып кайттым. Чебен дулап тәрәзә вата алмый, диләр, кая барасың инде, берсе дә кайтырга җыенмый, без дә сигез көн буе шулай коенып йөрергә мәҗбүр булдык. Әле бит шәһәрдәге йортларда су да юк, суны фляга белән колонкадан ташыйлар иде.
Без тозлы күлдән кайткач, салкын душ керә идек. Душ дигәннәре дә кызык иде аның. Дүрт багана утыртып куйганнар да, шуның ян-якларына покрывало, простыня ише чүпрәкләр элгәннәр, өстә исә машинаның бензин багы я бочка тора. Көне буе торып бу су җылына, син аннары шунда душ керәсең. Тозлы күлдән кайта идек тә, рәхәтләнеп юынып чыгып, ашарга әзерли башлый идек. Күл буенда кафелар бар анысы, кичкелеккә өйдә пешерә идек.
Тозда йөреп кайтканнан соң, Аллаһның рәхмәте, тезләремнең сызлавы бетте. Бик файдасын күрдем. Шуннан соң һәр елны тоз күленә йөри башладым, бер дә калдырганым юк. 2021 елда пандемия булу сәбәпле генә бармыйча калдым.
Быел, Аллаһка мең шөкер, шулай ук Соль-Илецкида җиде көн ял итеп кайттым. Хәзер инде ул бөтенләй башка төрле. Ял итүчеләргә бөтен уңайлыклар да бар: телисең икән массажы, теләсәң файдалы кедр бочкалары, күлләр тирәли дистәләгән заманча кафелар тезелеп киткән, адым саен душ кабинетлары, кояштан яшеренергә махсус гөмбәчекләр, ятарга, утырырга шезлонглар бар. Хәтта төзек тротуарлардан бер күлдән икенче күлгә озатып куярга кечкенә машиналар – мобильләр йөри. Фатирны җаның теләгәнен табарга була, душ, бәдрәф бүлмәләре заманча, кухнялары да уңайлы, йоклый торган караватлары да әйбәт, һәр бүлмәдә кондиционер, телевизор эшләп тора, вай-фай бар. Йортлары да матур, ишегаллары чәчәккә күмелгән.
Без хәзер һәр елны баргач, үзебезгә уңайлы фатирын да таптык, хуҗабикәсе белән дә яхшы мөгамәләдә. Ул үзе бик чиста-пөхтә хатын-кыз. Фатирда һәр җирдә диярлек язулар эленеп тора. Әйтик, суны экономияләгез, күлгә чыгып киткәндә кондиционерны сүндерегез, суыткычка кавын-карбыз куймагыз, бүлмәгә тозлы килеш кермәгез һ.б.
Бәяләргә килгәндә, дүрт кешегә бер бүлмә тәүлеккә 2500 сум булды, күлгә керер өчен бер кешегә 350 сум түләдек. Бик очсыз ял дип әйтмәс идем анысы, тик заманына күрә ярыйдыр инде дип куям, шифасы булсын дип барабыз бит! Аллаһка шөкер, бик әйбәт кенә барып кайттык, быел тозлы күлгә йөрүемә 20 ел булды менә. Соль-Илецкны чын мәгънәсендә курорт-шәһәр дип әйтеп була. Икенче елга да барырга Ходай насыйп итсен дип торам! Аякларымның сызлавы-авыртуыннан гына түгел, поллиноз дигән бик көчле аллергиядән котылдым. Тозлы күлләрнең һавасы да шифалы дим. Шифаханәләрдә дә яткан юк хәзер. Беренче елларда күлләрдә авырулар, пенсионерлар гына иде. Ә хәзер яшьләр дә, балалар да байтак, алма төшәрлек тә урын булмый кайвакыт! Барган кешеләргә файдасын бирсен Ходай, ә бармаганнарга, һичшиксез, барырга киңәш итәм.
Фотолар Гөлсирә Миргалимовадан
Мәрьям Садретдинова, эшмәкәр, 50 яшь, Чаллы шәһәре:
– Быел беренче тапкыр Соль-Илецкига барып кайттым. Нык ошады дип әйтә алмыйм, кеше нинди кызыгын таба торгандыр?! Аякларымның авыртуы кимесен дип кенә бардым. Тагын бараммы? Юктыр, бик шикләнәм. Тозга бөтен тәнең белән катып, аннары душта шуны кырып юып йөрисең инде... Территориядә дүрт күл бар, аның берсе бик тозлы, икенчесе әзрәк кенә, ә берсе гади су белән катнашкан. Аннары ләм күле бар, кеше шуны битенә, бөтен тәненә сылап ятып тора. Соңыннан шуны махсус күлдә юып төшерәләр. Файдалы дигән булалар. Минем алай йөргәнем булмады! Ләм күленә җәяү барасың килмәсә, ат белән илтеп тә куялар. Ат дисәң хәтере калыр... Аны күргәч, елап ук җибәрдем. Ябык шундый, кызуда ач килеш йөри мескенкәй. Аңа утыру түгел, карап торырга да кызганыч иде. Ләм күленә дә бер генә барганмындыр, исе үк күңелемне болгатты. Аякларга гына сыладым да, бүтән алай кыланмадым!
Соль-Илецкины курорт-шәһәр итеп ясамакчы булганнар анысы. Адым саен диярлек кечкенә балыклар салынган аквариумнар тора, аякка пилинг ясыйлар, гади массаж бүлмәләре дә бар. Ашауга килгәндә, бөтен җирдә кафе-буфетлар. Без шул пылау ашап тордык, күз алдында пешереп бирәләр. Башка әйбергә якын да килмәдем, җирәнгеч, пычрак... Кичкә үзебез әзерләп ашадык, ашамлык кибетләрендә бездәге кебек продукция, теләгәнеңне алып була. Бардым, күрдем, нәрсә икәнен белдем. Икенче елга, Аллаһ теләсә, диңгезгә барырга исәп. Диңгезне бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый инде!
Венера Хәбибрахманова, 53 яшь, финансист.:
– Студент чактагы дусларым Гөлчәчәк, Суфия белән бергәләп беренче тапкыр Соль-Илецкига килдек. Барыбызның да беренче килүебез. Буыннарга файдасы бар, иммунитеттны күтәрә дигән сүзләрне гел ишеткәч барып карыйсы килде. Булышырмы, юкмы – менә кайткач карыйбыз инде. Тән авыруларына (мәсәлән, псориаз) булышканы инде күренә. Ремиссия булырмы, озак булырмы, анысын шулай ук алга таба карарбыз. Кыйммәт булмаган ял. Шулай да ял итәр өчен акчаңны җыеп, яхшы сервислы ял йортларына, диңгезгә барсаң яхшырак. Соль-Илецк дәвалану өчен генә кулай вариант дип уйлыйбыз. Моны ел саен баручылар да шулай ди. Бер хатын 13нче тапкыр килгән, файдасын күрәм, бер ел авыртусыз яшим, ди. Икенчесе 12нче тапкыр килгән. «Шуннан кайткач, яңадан туган кебек булам», – дип сөйләп торды. Тозлы суның зыяны юк инде, дөрес әйтәдер.
Күлгә кергән саен 350 сум түләргә кирәк, коенып чыгар өчен душлар эшли. Дөрес, су салкын, меңләгән кешегә кайнар су җиткереп тә булмый инде. Ярар, чыныгырбыз.
Бирегә барырга җыенучыларга киңәшем шул. Тору урынын арзанлыны сайламагыз. Ул күлләрдән ерак була, көн дә такси белән йөреп, кыйммәткәрәк тә чыга әле.
Монда җирле халык кунакчыл түгел, усаллар. Без татар халкынынң кунакчыллыгына тагын бер кат инандык. Биредә нигездә казахлар яши. Алар ялга килүчеләрдән акчаны сыгып алалар. Такси белән бер барганда 150 сум түлисең, икенчесендә шул ук ара өчен 250не сорарга мөмкиннәр.
Татарлар, Татарстан халкы күп монда. Кичләрен дискотекаларга йөрибез. Ял итәбез, бәясенә күрә рәхәт инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев