Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Солдатларга түләүләр арта

Русия Президенты Владимир Путин Оборона министрлыгының контракт буенча хезмәт итүче рядовой һәм сержантларны социаль яклауны көчәйтү буенча тәкъдимнәрен хуплады

Русия Президенты Владимир Путин Оборона министрлыгының контракт буенча хезмәт итүче рядовой һәм сержантларны социаль яклауны көчәйтү буенча тәкъдимнәрен хуплады, дип сөйләгән оборона министры Сергей Шойгу "Красная звезда" гәзитенә.
Селектор киңәшмәсенең ябык өлешендә контракт буенча рядовой һәм сержант составы вазыйфаларында хезмәт итүче хәрбиләрнең социаль яклау дәрәҗәсен көчәйтү мәсьәләләре каралды, дип хәбәр ителә.
"Армия генералы Сергей Шойгу хәбәр иткәнчә, Русия Федерациясе Президенты тарафыннан Русия Оборона министрлыгының хәрби хезмәткәрләрнең әлеге категориясен социаль яклауны арттыруга юнәлтелгән тәкъдимнәре хупланган", - диелә гәзиттә.
Әйтик, 1 сентябрьдән үк беренчел хәрби хезмәт вазыйфаларының рядовой составын биләүче хәрби хезмәткәрләргә акчалата түләүләрне сизелерлек арттыру күздә тотыла.
1 октябрьдән "D" категория машина йөртүчеләрнең тариф разрядлары - 2дән 4кә, өлкән водительләрнеке 3тән 5кә кадәр арттырылачак.
Шул ук көннән "С" һәм "Е" категорияләре машина йөртүчеләренә башкарыла торган бурычларының әһәмияте өчен айлык өстәмә түләү билгеләү планлаштырыла.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/soldatlarga-t-l-l-r-arta/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев