Сомнолог Айгөл Сәлимова: "Төнге 12дән соң йокларга ятучы кеше көн буе хәлсезлек тоячак".
Кеше гомеренең өчтән берен йоклап уздыра. Бу уртача 15-30 ел дигән сүз.
Кеше гомеренең өчтән берен йоклап уздыра. Бу уртача 15-30 ел дигән сүз. Йокының әһәмияте, организмга йогынтысы турында табиб-сомнолог Айгөл Сәлимова сөйләде.
– Айгөл Маратовна, кемдер көн буе йоклап та, йокысы туймый, ә кемнеңдер, киресенчә, аз йоклап, көн буена җитәрлек энергиясе була. Бу нәрсә белән бәйле?
– Бу мелатонин гормоны белән бәйле. Мелатонин – ул эпифизаның төп гормоны, тере организмнарның циркад ритмын көйләүче. Ә эпифиз – минең ике ярымшары арасындагы геометрик үзәгендә урнашкан кечкенә парсыз эндокрин бизе. Кеше организмында мелатонин кичке 9дан төнге 2гә кадәр бүленеп чыга. Шушы вакыт аралыгын кеше йокламаса, төшке ялда да энергиясен тулыландыра алмас. Шуның өчен вакытында йокларга ятарга кирәк. Һәм шунысы да мөһим – йокы бүлмәсендә караңгы булырга тиеш. Мисал өчен, әгәр кеше 21:00-22:00 сәгатьтә йокларга ятып, иртәнге 6:00да үзе уянса, димәк, йокысы туйган. Әгәр дә уянуы авыр икән, йә аның организмына нәрсә дә булса җитми, йә башка сәбәбен ачыкларга кирәк дигән сүз. Шулай ук дөрес тукланмау, йоклар алдыннан ашау йокының сыйфатын боза.
– Сез йокы бүлмәсендә караңгы булырга тиеш дидегез. Шәһәр фатирларында моңа ирешүе кыен.
– Хәзер блэкаут пәрдәләр сатыла. Алар яктылыкны үткәрми. Яисә күзләргә махсус бәйләвеч бәйләп йокларга. Күз маскаларының хуш ислеләре дә бар. Мәсәлән, лаванда исе йокыга уңай тәэсир итә.
– Ә кеше соң йокларга ятса?
– Төнге 12дән соң йокларга ятучының мелатонин гормоны аз бүленеп чыга, шул сәбәпле, аңа уянуы да кыен булачак һәм көн буена хәлсезлек тоячак.
– Йокы бүлмәсендә тагын нинди шартлар булырга тиеш?
– Бүлмәнең һавасы саф булсын. Һәр көн йоклар алдыннан тәрәзәне ачып җилләтегез. Йокының сыйфаты шулай ук мендәр белән матрастан да тора. Алар ортопедик һәм үзегезгә уңайлы катылыкта булырга тиеш. Хәзер «микс» матрасларга өстенлек бирәләр, аларның бер ягы – каты, икенче ягы – йомшак. Җайсыз матрас йокыга гына түгел, умыртка баганасына да тискәре йогынты ясый. Ә умыртка баганасына зыян килсә, эчке органнарга да зыяны була. Юрганнарга килгәндә, алар һава үткәрүчән, тирләтми торган натураль тутырмалы һәм тукымалы, шул ук вакытта гипоаллерген сыйфатка да ия булсын. Синтепон тутырмалы юрган тирләтә торган була. Ә бу исә йокының тынычлыгын киметә. Тирләмәс өчен йокы киеменең дә натураль тукымадан булуы шарт.
– Йокы туеп уянганны ничек аңларга?
– Беренчедән, йокы 6-8 сәгатьтән ким булмаска тиеш. Икенчедән, әгәр дә кеше дөрес тукланса, вакытында йокларга ятса, яхшы җилләтелгән, караңгы бүлмәдә йокласа – торуы җиңел була.
– Кешенең йокысы туймаса, баллы әйбер ашыйсы килә диләр.
– Әйе, шулай. Чөнки мелатонин – бөтен гормоннарны көйләп торучы.
– Йокыдан соң торучыларны – ябалаклар, иртә уянучыларны – тургайлар диләр.
– Әйе, ишеткәнем бар. Әмма минем практикада кеше дөрес туклана башласа, организмга җитәрлек витаминнар, микроэлементлар тупласа, көненә кимендә 2 километр адым атласа, аның йокысы да яхшыра. Хәзер бит күпчелек кеше җәяү түгел, транспортта, машинада йөри, урамга да чыкмыйча, иртәннән кичкә кадәр офиста утыра, фаст фуд белән генә тамак ялгый. Әлбәттә мондый яшәү рәвеше йокының сыйфатына тискәре йогынты ясый.
– Кайбер кеше өшесә йоклап китә алмый азаплана.
– Ничә яшь булуга карамастан, кеше өшергә тиеш түгел. Җәй көне оекбаш киеп йоклаучылар, җылыткыч куючылар да бар. Күпчелек очракта организмга В төркемендәге витаминнар җитмәсә, кеше өши башлый. Шулай ук кан йөрешенең начараюы да, организмга кислород җитмәве дә туңуга сәбәпче була ала. Бүгенге көндә ике кешенең берсендә гипоксия, анемия күзәтелә.
– Болардан ничек котылырга?
– Кан әйләнешен, лимфосистеманы яхшыртырга, күбрәк йөрергә, хәрәкәт итәргә. Организмдагы тимер канны кислород белән тулыландырырга ярдәм итә. Ул яхшы үзләштерелсен өчен тагын D, С витаминнары, В төркемендәге витаминнар, цинк, бакыр кирәк. Организмда бөтен бәйләүче звенолар булса гына ул дөрес эшли. Витаминнар яхшы үзләштерелсен өчен кирәк күләмдә аксым булырга тиеш. Аксым җитмәсә, витаминнар күзәнәкләргә барып җитми. Боларның барысын да ачыклар өчен нутрициологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Кайсы витамин, микроэлемент җитмәгәнен ничек белеп була?
– Боларны анализларга карап кына белеп бетермәскә дә мөмкин, шулай ук симптомнарны да исәпкә алырга кирәк. Кешенең бит төсеннән, күзләреннән, карашыннан кайсы витамин җитмәгәнлеге күренә. Барысын да тәңгәл куеп карарга кирәк.
Сәрия Гарипова сөйләште
Алинә Баһаветдинова газетага әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев