Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социаль яклау чаралары стандартлары эшләнде. Кайда мөрәҗәгать итәргә?

Пенсия фонды яңа төр пособиеләрне ведомстоара хезмәттәшлеккә таянып башкарачак, ягъни социаль ярдәмнең әлеге төрен моңа кадәр алучыларга Пенсия фонды түләүләрне автомат рәвештә, элек күрсәтелгән реквизитлар буенча күчерәчәк.

Бу очракта Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Пособиеләрне алу хокукы булып та моңа кадәр аннан файдаланучылар 2022 елның 1 гыйнварыннан соң Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар.
Яңа вәкаләтләрне тормышка ашыруга әзерлек чорында масштаблы эш башкарылды: урыннарда халыкны социаль яклауның региональ министрлыклары катнашында эшче төркемнәр оештырылды; күчерелә торган чаралар анализланды, үзара мәгълүмат хезмәттәшлеге һәм мәгълүматлар тапшыру реестры турындагы килүшенең кабул ителгән формалары проекты якынча килештерелде.
Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәткәрләре өчен расланган паспортлар нигезендә  социаль яклау (ярдәм) чаралары күрсәтү стандартлары эшләнде. Гражданнарның клиентлар белән эшләү хезмәтендә ниләр эшләргә тиешлеге  барлык нечкәлекләренә кадәр  уйланылды. Социаль яклауның региональ органнары Пенсия фондына социаль ярдәмнән файдаланучылар турында мәгълүматларны тапшырдылар.
“Фондның яңа өстәмә функцияләре һәм бюджет вәкаләтләре социаль түләүләрне тормышка ашыру процессын оптимальләштерегә ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә илдә социаль ярдәм чараларын  реализацияләүгә бердәм якын килү тормышка ашырылачак. Бу исә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырачак”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Аерым ярдәм чараларына кагылышлы сорауларга җавапны гражданнар белән хезмәттәшлек  итү буенча Бердәм контакт-үзәгенең 8800 6-000-000 телефоны аша алырга мөмкин. (шалтырату түләүсез). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия

2
X