Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социаль яклауда электрон хезмәтләр: электрон гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде

Республика матди ярдәм үзәгенең 36нчы район бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) түбәндәге хезмәтләр өчен электрон гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде: балалар бакчасы өчен төп һәм өстәмә компенсация билгеләүгә; балага айлык пособие алуга; пенсионерларга юлда йөргән өчен айлык акча алуга; күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен...

Республика матди ярдәм үзәгенең 36нчы район бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) түбәндәге хезмәтләр өчен электрон гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде: балалар бакчасы өчен төп һәм өстәмә компенсация билгеләүгә; балага айлык пособие алуга; пенсионерларга юлда йөргән өчен айлык акча алуга; күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәнгә субсидия-ташлама, даруларга субсидия алуга; инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия-ташлама алуга. Моның өчен порталга башта "Личный кабинет" аша керергә һәм ЕСИА (Единая система Идентификации и Авторизации) дигән тәрәзә чыкса, башта ЕСИА аша теркәлү үтәргә кирәк (паспорт һәм СНИЛС мәгълүматларын кертергә). Теркәлүдән соң, сезнең шәхси мәгълүматларыгыз тикшерелгәч (тикшерү берничә минуттан, биш көнгәчә дәвам итәргә мөмкин), электрон гариза бирүне башкарырга була. Моның өчен "Социальная защита" дип язылган шакмакка басып, үзеңә кирәкле дәүләт хезмәтен билгеләтергә гариза бирергә, аннан соң аның электрон формасын тутырырга кирәк. Порталдан файдаланганда инструкциядә күрсәтелгән барлык адымнарны да эзлекле башкарырга киңәш итәбез. saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X