Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Спорт мәйданчыклары – һәркем өчен

Чаллыда быел да, узган елдагы кебек, 11 универсаль мәйданчык файдалануга тапшырылырга тиеш. 25нче мәктәп янындагысы инде әзер. Биредәге эш барышы белән Наил Мәһдиев тә танышты. Мәйданчыкта спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен барлык шартлар тудырылган. Теләгән кеше мини-футбол, баскетбол, волейбол белән шөгыльләнә ала. Тренажерлар да куелган. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме...

Чаллыда быел да, узган елдагы кебек, 11 универсаль мәйданчык файдалануга тапшырылырга тиеш. 25нче мәктәп янындагысы инде әзер. Биредәге эш барышы белән Наил Мәһдиев тә танышты.

Мәйданчыкта спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен барлык шартлар тудырылган. Теләгән кеше мини-футбол, баскетбол, волейбол белән шөгыльләнә ала. Тренажерлар да куелган.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада спорт мәйданчыклары төзү буенча махсус программа эшләнде. Аның кысаларында Татарстанда барлыгы 162 объект төзелергә тиеш. Чаллыга урамнардагы спорт мәйданчыклары төзелеше өчен республика бюджетыннан 31 миллион 788 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Үзәк районында яшәүчеләр белән очрашуда Наил Гамбәр улы Чаллының социаль-икътисади торышы, ел барышында башкарылган эшләр турында сөйләде, кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирде.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев