Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

СССР заманында туганнарга 30000 сум күләмендәге түләүләр булачакмы?

СССР заманында туганнарга 30000 сум күләмендәге түләүләр булачакмы? 1950-1991 елларда туган РФ гражданнарына 30000 сум акча түли башлыйлар, дигән хәбәр бик күпләрне кызыксындырды. Төрле форумнарда СССР заманында туганнарга дәүләт тарафыннан 30 мең күләмендә бер тапкыр түләү каралган дигән хәбәрләр килеп чыгып торды. Хәзер бу мәгълүматның дөресме-түгелме икәнлеге күпләрне кызыксындыра, дип...

СССР заманында туганнарга 30000 сум күләмендәге түләүләр булачакмы? 1950-1991 елларда туган РФ гражданнарына 30000 сум акча түли башлыйлар, дигән хәбәр бик күпләрне кызыксындырды. Төрле форумнарда СССР заманында туганнарга дәүләт тарафыннан 30 мең күләмендә бер тапкыр түләү каралган дигән хәбәрләр килеп чыгып торды. Хәзер бу мәгълүматның дөресме-түгелме икәнлеге күпләрне кызыксындыра, дип язалар Ә чынлыкта, Россия СССР вакытында туганнарга 30000 сум акча түләмәячәк. Дәүләт бары тик алга таба Советлар Союзы банкларында ачылган счетларында калган суммаларга компенсацияләрне түләргә вәгъдә итә. Ә менә 1950-1991 елларда туган россиялеләргә ниндидер түләүләр турында сүз дә юк. Андый түләүләр дәүләтнең планында юк һәм хакимияттә бу турыда сүз дә булмаган. Ә 30 мең сум түләү турындагы хәбәрне төрле социаль челтәрләрдә алган россиялеләр анда күрсәтелгән сылтама буенча кереп төрле начар язуларга барып төртеләләр. Бу тагын бер тапкыр шуны исбатлый: челтәрдә имеш-мимешләр бик тиз тарала. Ә андый имеш-мимеш дулкынын туктату авыр, күпләр исә аларга ышана. Шуңа күрә мондый хәбәрләр корбаны булмас өчен, башта мәгълүматны рәсми порталларга кереп тикшереп карарга кирәк 1950-1991 елларда туган РФ гражданнарына 30000 сум акча түли башлыйлар, дигән хәбәр бик күпләрне кызыксындырды. Төрле форумнарда СССР заманында туганнарга дәүләт тарафыннан 30 мең күләмендә бер тапкыр түләү каралган дигән хәбәрләр килеп чыгып торды. Хәзер бу мәгълүматның дөресме-түгелме икәнлеге күпләрне кызыксындыра, дип яза http://glamurmedia.ru. Ә чынлыкта, Россия СССР вакытында туганнарга 30000 сум акча түләмәячәк. Дәүләт бары тик алга таба Советлар Союзы банкларында ачылган счетларында калган суммаларга компенсацияләрне түләргә вәгъдә итә. Ә менә 1950-1991 елларда туган россиялеләргә ниндидер түләүләр турында сүз дә юк. Андый түләүләр дәүләтнең планында юк һәм хакимияттә бу турыда сүз дә булмаган. Ә 30 мең сум түләү турындагы хәбәрне төрле социаль челтәрләрдә алган россиялеләр анда күрсәтелгән сылтама буенча кереп төрле начар язуларга барып төртеләләр. Бу тагын бер тапкыр шуны исбатлый: челтәрдә имеш-мимешләр бик тиз тарала. Ә андый имеш-мимеш дулкынын туктату авыр, күпләр исә аларга ышана. Шуңа күрә мондый хәбәрләр корбаны булмас өчен, башта мәгълүматны рәсми порталларга кереп тикшереп карарга кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев