Шəhри Чаллы

Сөт нигә тиз әчи?

Чыннан да, кайбер комбинатларның сөте, числосы яңа булуга карамастан, бер көндә әчи дә чыга. Ә бит этикеткасына саклау вакыты 3-4 көн дип язылган. Сәбәбе нәрсәдә соң? Чимал сыйфатсызмы әллә җитештерү барышында тиешле таләпләр үтәлмиме? Гомумән, азык-төлек җитештерүчеләр һәм сатучылар безгә, сатып алучыларга, үзләренең гаиләләренә караган кебек җаваплы, кайгыртулы мөнәсәбәттә булсыннар...

Чыннан да, кайбер комбинатларның сөте, числосы яңа булуга карамастан, бер көндә әчи дә чыга. Ә бит этикеткасына саклау вакыты 3-4 көн дип язылган. Сәбәбе нәрсәдә соң? Чимал сыйфатсызмы әллә җитештерү барышында тиешле таләпләр үтәлмиме? Гомумән, азык-төлек җитештерүчеләр һәм сатучылар безгә, сатып алучыларга, үзләренең гаиләләренә караган кебек җаваплы, кайгыртулы мөнәсәбәттә булсыннар өчен нишләргә соң? Бу нисбәттән, хөкүмәт һәм куллану базарының баш контролеры - Роспотребнадзор тарафыннан нинди чаралар күрелә? Һәм, ниһаять, һәркайсыбыз үз сәламәтлеген саклау өчен нәрсә эшли ала? Бу хакта Баш дәүләт санитария табибы, Роспотребнадзор башлыгы профессор Анна Попованың фикерләрен тыңлыйк.

"Азык-төлек предприятиеләрен көтмәгәндә тикшерү нәтиҗәле..."

Баш белгеч әйтүенчә, соңгы вакытта тикшерелгән һәр 10 предприятиенең 7сендә сөт һәм сөт продуктлары сатуда санитария нормалары бозыла. Ә 10% продукциядә ялганлап күрсәтү (фальсификация) билгеләре ачыкланды. Шуның кадәр үк ризыкның патоген микроблар белән зарарлануы билгеле булды.

Сыр чыннан да сырмы?

Туклану - сәламәтлекнең нигезе. Ләкин еш кына азык-төлек кибетенә барганда, ашарга дип кафега яки кыйммәтле ресторанга кергәндә, безне анда нәрсә көтәсен, өстәлгә сыйфаты нинди булган ризык куеласын белмибез. Бу очракта безнең сәламәтлекнең куркынычсызлыгы тулысынча аш-су йортлары хезмәткәрләре җаваплылыгында. Төгәлрәге, алар намусында.

Анна Попова. Безнең хезмәткәрләр 2013 ел дәвамында гына 1,2 млн килограмм азык-төлекне ашарга яраксыз дип таптылар. Үзебездә җитештерелгән продукцияләрдән, нигездә, яшелчә һәм хәмерсез эчемлекләрнең сыйфаты түбән. Ә чит илдән кергәннәре арасында яңа туган сабыйлар өчен туклану продуктлары һәм үсемлек эшләнмәләре һәм сокларның куллану өчен яраксызлары шактый. Сәламәтлек өчен, бигрәк тә сабыйлар өчен җитештерелә торган ризыкларның иң куркынычы - микробиологик күрсәткечләргә җавап бирми торганнары. Нәкъ менә алар кискен эчәк авырулары чыганагы булып тора. Кызу җәй көннәрендә бигрәк тә иң актуаль темаларның берсе бу.

Инде сөт эшләнмәләренең сыйфатына бәйле ситуациягә тукталыйк. Узган ике ай эчендә Россия Федерациясенең төрле регионнарында урнашкан 7 мең кибет тикшерелде. Шуларның 70 процентында сөт, эремчек һәм башка ризыкларны сатуда санитария нормалары бозылуы ачыкланды. Нәтиҗәдә, административ хокук бозу турында 6 мең беркетмә төзелде. 3,5 мең партия сөт һәм сөт эшләнмәләре сатудан алынды. Әлеге продуктларның сертификатларын алып юкка чыгару буенча 100 материал юнәлтелде. Бик күп дәгъвалар продукциянең сыйфаты - май-кислота составының, майлылыгының тиешле нормага җавап бирмәве белән бәйле. Күп очракларда сөт эшләнмәләре составына очсызлы үсемлек мае кушыла, ә этикеткада бу хакта бер сүз дә язылмый. Бу очракта сүз күрә торып ялганлау, ягъни фальсификация турында бара. Сатып алучы чын сыр, эремчек яки каймак ашыйм дип уйлый. Ә чынлыкта исә ул әлеге ризыкларның кушылмалары белән генә туклана.

Кайсы сөт продуктына күбрәк "ялган" кушыла?

Анна Попова. Иң күпчелек, әлбәттә, атланмай (20%), аннан соң эремчек (15%), каймак белән куертылган сөтне (8%) "алдаштыралар". Туңдырма, сырлар һәм эчә торган сөтнең дә ялган вариантлары шактый. Еш кына кибет киштәләренә атналап сатылмый яткан эремчек (тикшерелгәннең 15%ы) куела. Шуңа күрә сөт продуктларын сатып алганда аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Димәк, тикшерү буласын белә торып та, кибетчеләр иске продуктларны сатуга куюдан чирканмый. Ә бит Сезнең хезмәткәрләр килүе алдан ук хәбәр ителә.

Анна Попова. Әйе, бу законда шулай каралган. Бүгенге көндә өч елга бер мәртәбәдән дә ешрак тикшерү рөхсәт ителми. Еллык тикшерү планы да алдан ук сайтка урнаштырыла. Шуңа күрә һәр эшмәкәр үзенә кайчан һәм нинди тикшерү киләсен белеп тора.

Ләкин шунысы да бар: әйтик, кайсыдыр предприятие эшенә карата халыктан шикаять килә икән, прокуратура белән килешү нигезендә планнан тыш тикшерү оештырырга хакыбыз бар. Хәер, бу очракта да эшмәкәр бер тәүлек алдан искәртелергә тиеш. Бу кагыйдә бизнесны "чиста куллар" белән, намуслы итеп алып бару таләбеннән чыгып үтәлә.

Тикшерүгә әзерләнегез!

Ләкин бит бизнесны бераз "кузгаткалап" тормасаң, ул үзе безне "тукмаклый" башлый. Бу нисбәттән, Омскидагы сыр ясау заводы белән бәйле гаугалы вакыйганы искә төшерү дә җитә. Исегездә булса, исерек эшчеләрнең сыр ясар өчен салынган сөтле ваннада коенганнары бөтен дөньяга фаш ителде. Шуңа күрә кибет киштәсенә куелган теге яки бу продуктның ничек, нинди шартларда әзерләнгәнен каян белеп бетерәсең!

Анна Попова. Минемчә, бизнесны "төрткәләп торуның мәгънәсе юк. Ә тикшерү бик тә кирәк. Безгә ел дәвамында килгән 400 шикаятьнең 10%ы азык-төлекнең, чималның һәм азык өстәмәләренең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына кагыла. Шул ук вакытта яңа тәртип кертелгәннән соң, ягъни 2008 елдан тикшерүләр саны 4 тапкырга кимеде. Аннан соң санитария нормаларының тупас бозылуы турындагы сигналлар да бит азык-төлек предприятиеләрендә массакүләм авыру башлануы белән бәйле.

Мондый хәлләр бик еш була. Күптән түгел Ставропольдә магазинда ясалган салат ашап, 200 кеше берьюлы сальмонеллез белән авырды.

Анна Попова. Кызганычка каршы, Ставропольдә генә түгел, кискен эчәк инфекциясе белән Калининградта да 100ләп кеше хастаханәгә эләкте. Алар урамдагы палаткада пешерелгән итле ризык ашаган булып чыкты.

Ләкин кабатлап әйтәм: хәтта шушындый очракларда да тикшерү турында эшмәкәр алдан кисәтелергә тиеш. Соңгысында без хәтта палатканың сатучысы белән очраша да алмадык. Ул качты. Эшмәкәрнең яки сатучының намусы турында сүз йөртүдән ни мәгънә - чөнки биредә сальмонелла белән әзер шаурма гына түгел, бөтен савыт-саба, ризык әзерли торган өстәл, чимал, соуслар да зарарланган! Без паникага бирелү ягында түгел, ләкин саннар үзе барысы турында да сөйли. Ә тикшерүләр вакытында 92% очракта санитария нормалары бозылу ачыклана.

Димәк, тикшерелгән һәр предприятиедә нинди дә булса тайпылыш бар. Шулай да барысын да закон кушканча үтәүчеләр дә бардыр бит? Ягъни кемгә дә булса ышанырга буламы?

Анна Попова. Күп кенә предприятиеләрдә, бигрәк тә эреләрендә, бөтен эшчәнлек катгый эчке контрольдә, үз лабораторияләре эшли. Анда репутациянең әһәмиятенә, җитештерүченең азык-төлек базарында тоткан урынын югалтмауга бик зур игътибар бирелә. Чималның сыйфаты да, технологиянең үтәлүе дә һәрдаим контрольдә. Персоналның эш шартлары, социаль яклануы турында да кайгырталар.

Ләкин кайбер эшмәкәрләргә тикшерүдән соң зур мәшәкатьләр белән тәртип урнаштырганчы, 3 ел саен өр-яңадан теркәлеп тору нәтиҗәлерәк. Азык-төлек җитештерү өлкәсендә бу - иң катлаулы бурычларның берсе.

Димәк, бер яктан, Закон эшмәкәрләрне һәрдаим контрольдә тотуны рөхсәт итми. Икенче яктан, сез нигездә фактлар эзеннән генә эш йөртәсез.

Анна Попова. Бу нисбәттән, планнан тыш тикшерүләрне көтмәгәндә үткәрү яхшы нәтиҗәләр бирә. Әлеге инициатива бүгенге көндә закон проекты сыйфатында тикшерү уза. Мәктәп укучыларын, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне ашату сыйфаты турында сүз барганда, мондый тикшерүләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез.

Аннан соң без барлык подразделениеләрдән дә тикшерүләрнең зур җаваплылык белән үткәрелүен таләп итәбез. Инструменталь ысуллар куллану зарурлыгына да басым ясыйбыз. Бөтен ил буенча Роспотребнадзорның 800 лабораториясе эшли. Бүгенге көндә һәркайсын халыкара система буенча аккредитацияләү бара. Белгечләр куйган билгеләмәләр лаборатория анализлары белән расланган очракта, безне дөрес бәяләмәүдә гаепләүләргә дә чик куелыр дип уйлыйм. Хәер, безнең карарларның хаклыгын шик астына куеп, судка биргән дәгъваларның әле берсе генә дә расланганы юк.

Кайда һәм кем җитештергән?

Роспотребнадзор үзебездә җитештерелгән азык-төлекнең генә түгел, чит илдән кертелгән продуктларның да сыйфатын тикшерә. Һәм еш кына Сезнең ведомствоны сәяси тайпылышта гаеплиләр: әле Абхазия мандариннарын тыясыз, әле Грузия виноларын яки Украина конфетларын һәм сырларын кертмисез.

Анна Попова. Беләсезме, сәяси тайпылышны күрергә теләгән кеше аны барыбер "күрә". Безнең төп бурыч исә - Россия кулланучысының сәламәтлеген һәм иминлеген саклау. Сез санап киткән илләргә тагын дистәләп илне өстәргә була. Ләкин моны теге яки бу илнең хөкүмәтенә карата дәгъва белдерү дип аңларга кирәк түгел. Бу таләпләр аерым җитештерүчегә кагыла. Әйтик, гигиена ягыннан зыянлы пластмассадан ясалган савыт-сабаны сатуга рөхсәт юк бүген. Шулай ук торган имчәк балалары өчен туклану ризыкларын 4 илдән кертү туктатылды. Үз балаларыбызны агулап ята алмыйбыз бит! Ә иң гаугалы ситуация зарарлы меламин кушылган порошоклы сөт белән бәйле.

Кытайда эшләнгән, шулаймы?

Анна Попова. Бу исемлекне алга таба да дәвам итәргә була. Европадан керә торган агулы кыярларны сатудан алуыбызны да сәясәт белән бәйләргә кирәк түгел.

Бусына Испания "катышты"...

Анна Попова. Әлеге очракта Европа дөреслекне "йомды", тәгаен генә белә алмадык кайсы илдән кергәнен. Ләкин Европаның үзендә дә, шул исәптән, Германиядә, Голландиядә һәм башка берничә илдә әлеге кыярларны ашап бик күп кеше агуланды. Хәтта үлем очраклары да булды. Бәхеткә, безгә ул яшелчә кереп өлгермәде, таможняда ук туктатылды. Күптән түгел генә бер Европа иленнән алма сатып алуны тыйдык. Бер үк вакытта туңдырылган кура җиләген, викторияне һәм караҗиләкне сатудан алдык. Күгәрек гөмбә белән зарарланган бик зур партия чәйне дә таможнядан уздырмадык. Ә Украинада эшләнгән сырларны сатудан алуыбыз очраклы түгел. Әлеге ризыкка очсызлы үсемлек майларының күпләп кушылуы, ә этикеткада бу хакта бернинди мәгълүмат та бирелмәве ачыкланды. Моңа сәясәтнең нинди катнашы булсын?

Әңгәмәнең дәвамы бар. Киләсе санда "Макдоналдс" бутербродлары һәм намуссыз азык-төлек җитештерүчеләргә карата нинди чаралар күрелүе турында сөйләшербез.

"Российская газета"дан

Рәзинә Насыйбуллина

тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: