Стадион төзекләндерелә
"КАМАЗ" стадионында төзекләндерү эшләре башланды. Бөтен трибуналар сүтелде. Төньяк һәм көньяк трибуналарга металлдан эшләнгән җайлы конструкцияләр куелды. Административ-көнкүреш бинасының нигезе төзекләндерелә, анда спорт залы, медицина залы була. Төзекләндерелгән стадионда 6054 кеше рәхәтләнеп футбол карый алачак. Биредә физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез өчен дә уңайлыклар тудырыла. Бүгенге көндә мәйданны яшелләндерү, төзекләндерү эшләре...
"КАМАЗ" стадионында төзекләндерү эшләре башланды. Бөтен трибуналар сүтелде. Төньяк һәм көньяк трибуналарга металлдан эшләнгән җайлы конструкцияләр куелды. Административ-көнкүреш бинасының нигезе төзекләндерелә, анда спорт залы, медицина залы була. Төзекләндерелгән стадионда 6054 кеше рәхәтләнеп футбол карый алачак. Биредә физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез өчен дә уңайлыклар тудырыла.
Бүгенге көндә мәйданны яшелләндерү, төзекләндерү эшләре дә алып барыла. Стадионны төзекләндерүгә Татарстан хөкүмәте 200 миллион сум акча бүлеп биргән. Биредә югары дәрәҗәдәге ярышларны уздырырга да мөмкин була.
Стадиондагы эшләр барышын башкарма комитет контрольдә тота. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Денис Щерба биредә һәр көнне киңәшмәләр уздыра. Объект 30 августта файдалануга тапшырылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев