Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өстенә кар ишелеп күмелеп калса да исән

Тукай районы Комсомолец поселогында 14 яшьлек үсмер тау шуып уйнаганда кар көртләре ишелеп баслып калган. Бу хәл кичә 28 декабрьдә кичке сигезләр тирәсендә була. Малай 6 метр тирәнлектәге ерганакка шуып төшә, аның артыннан кар көртләре ишелә. Бу хакта моны күреп торган бистәдә яшәүче авыл советы җитәкчесенә хәбәр итә. Тиз арада...

Тукай районы Комсомолец поселогында 14 яшьлек үсмер тау шуып уйнаганда кар көртләре ишелеп баслып калган. Бу хәл кичә 28 декабрьдә кичке сигезләр тирәсендә була. Малай 6 метр тирәнлектәге ерганакка шуып төшә, аның артыннан кар көртләре ишелә. Бу хакта моны күреп торган бистәдә яшәүче авыл советы җитәкчесенә хәбәр итә. Тиз арада Чаллыдан һәм Тукай районы МЧСннан коткаручылар килеп җитә. Үсмерне эзләргә бистәнең 30 кешесе аларга кушыла. 20 сәгать 15 минутта малайны кар өеме астыннан табып алалар.Ул аңында була.Ашыгыч ярдәм машинасы тиз арада үсмерне Чаллының балалар хастаханәсенә алып китә. Инде"герой"ның хәле яхшы, табиблар аның өшегән булуы хакында гына әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев