Әстерханда татар, казах һәм нугай телләре укытучыларын әзерлиләр, әмма укытыр кеше юк, ди Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Динара Мәҗитова
Әстерхан татарлары автономиясе рәисе төбәктә татар телен укыту проблемаларын атады.
.Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова ата-аналарның балаларына татар телен өйрәтү мөмкинлегеннән файдаланмавын әйтте.
«Бүгенге көндә кануннар буенча ата-ана ел саен мәктәптә баласына үз туган телен өйрәтүне сорый ала. Теләгән һәркем гариза язып, ана телен өйрәтүне сорарга хокуклы. Моны тәэмин итүче законнар, мөмкинлекләр бар. Ә әти-әниләр бу мөмкинлектән файдаланмый. Проблеманың үзебездә булуы ачыклана», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында.
Аның сүзләренчә, төбәктә татар теле укытучыларын әзерлиләр, әмма татарча укырга теләк белдерүчеләр юк.
«Әстерханда татар, казах һәм нугай телләрен өйрәтер өчен укытучылар әзерлиләр. Ә кемне укытырга, кемгә бу телне тапшырырга? Балалар, әти-әниләр өчен барысы да бар бит. Проблема шушы. Булган мөмкинлекләрне кулланмаганда, башкаларны гаепләп: „Тел бетә“, — дип утыру дөрес түгел. Үзебездән башларга кирәк», — дип сөйләде Динара Мәҗитова.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев