Радик Юльякшинның фанатлары мондый тугрылыкны югары бәяләгәннәр. Ангелинаның тарафдарлары тагын да бар икәне ачыкланган. Айза исемле кыз "Мәхәббәтем бер генә, ул - Радикка мәхәббәт" дигән татуировкасы бар икәнен әйткән. Тагын бер кыз тату ясату планы булуын әйткән.
Анжелика үзен "Анжелика Грей" дип йөртә
"Бу кызны гаепләргә кирәкми. Ул шундый карар кабул иткән һәм эшләгән! Батыр кыз! Һәркем алай эшли алмый ", - дип язган җырчы Альбина Ногманова.
Радик Юльякшин бу яңалыктан гаҗәпкә калуын белдергән. "Мин шок хәлендә. Сүзем юк", - дип язган ул. Анжелика моңа җавап итеп "үпкән" смайлик җибәргән.
Социаль челтәрләрдә: "Радик бу хәлдән соң ул кызга өйләнергә тиеш", - дип шаярта башлаганнар.
Социаль челтәрдә мондый күренешнең татар шоу-бизнесында беренче тапкыр күзәтелүен дә искәрткәннәр.
Егетләр генә кызның мондый кайнар мәхәббәтен бәяләмәгән. "Булачак егетең нәрсә әйтер соң?" - дип язган бер егет. Икенчесе исә "Бар да бик матур, әмма иреңә бит бу ошамаячак, - дип белдергән.
Нет комментариев