Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Студентлар халыкка ярдәм итәчәк

Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина төбәкләрдә эшләү атнасында Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары белән очрашты. "Мин сезгә ярдәм итәргә әзер. Сезгә файдалы булачагыма ышанам, ә сез - миңа, без бергәләп Чаллы халкына ярдәм итәрбез", - диде ул. Аны уку йортында ректор Фәйрүзә Мостафина һәм студентлар озатып йөрде. Башта...

Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина төбәкләрдә эшләү атнасында Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары белән очрашты. "Мин сезгә ярдәм итәргә әзер. Сезгә файдалы булачагыма ышанам, ә сез - миңа, без бергәләп Чаллы халкына ярдәм итәрбез", - диде ул.

Аны уку йортында ректор Фәйрүзә Мостафина һәм студентлар озатып йөрде. Башта ул биредәге күренекле педагог Шалва Амонашвили исемендәге гуманитар мәктәп белән танышты. Бинаның диварында күренекле педагог-фәлсәфәчеләрнең балалар тәрбияләүгә, укытучыларга кагылышлы канатлы сүзләре язылган. Фәйрүзә Зөфәровна белдерүенчә, тиздән биредә укытучылар өчен уку мәҗбүри булган китаплар да урын алачак. "Университетта бер көнне китап укуга багышларга телибез", - диде ул.

"Бүгенге көндә мәктәп, мәгариф системасы турында төрле карашлар бар. Фәйрүзә Зөфәровна, сезнең инициатива белән уку йортында мондый гуманитар мәктәп ачылу яхшы күренеш. Иң мөһиме - сезнең эшне дәвам итүче студентларыгыз бар. Мин әлеге уку йортыннан яңа буын укытучылар үсеп чыгарына чын күңелдән ышанам", - диде Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.

Аннары кунакны уку йортының яңа проектлары белән таныштырдылар. Студентлар һәм яшьләрнең иҗтимагый кабул итү пункты проекты турында сөйләделәр. Егетләр һәм кызлар һәр айның соңгы җомгасында шәһәр халкын кабул итеп, аларны борчыган шәхси һәм шәһәр проблемаларын чишәргә булышачаклар. "Һәр мәсьәлә, сорау исәпкә алыначак, алар берсе дә җавапсыз калмаячак. Без шәһәр халкы белән элемтә урнаштырып, тормышны яхшыртырга телибез", - ди проект авторларының берсе Әмирхан.

Бу әлбәттә, бушлай ярдәм булачак, студентлар ректор Фәйрүзә Мостафина белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның ярдәменә өметләнәләр. Әлеге проект буенча кураторлык итүне Фәйрүзә Мостафина үз өстенә алды. Шөкер, Әлфия Когогина да студентларга шәһәр халкын борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә булышачагын әйтте. "Егетләр-кызлар бу - бик матур, игелекле, мөһим башлангыч. Ул сезне өлкән кешеләр, шәһәрнең һәм илебезнең патриотлары итеп күрсәтә. Иң мөһиме - вакыт узган саен әлеге хис сүнмәсен. Мин сезгә ярдәм итәргә әзер. Мин - сезгә, сез - миңа, без бергәләп Чаллы халкының тормышын яхшыртуга үзебезнең өлешебезне кертербез", - диде ул.

Сүз уңаеннан, бу атнада Әлфия Когогина шәһәр студентлар советы утырышында (рәсемдә) катнашты, шулай ук сайлаучыларны кабул итте. Аның әйтүенчә, халыкны төрле проблемалар борчый. Әйтик, берәүләрне мәктәп янында спиртлы эчемлекләр сату борчый. Икенчеләр яңа микрорайоннарда балаларның уен мәйданчыклары, утыргычлар юклыктан зарлана. Өлкәннәр исә телевизордан берничә канал гына күрсәтүен әйтә. "Беренче карашка вак-төяк тоелган әлеге мәсьәләләрне дә хәл итәргә, халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Шәһәр халкын борчыган мәсьәләләрне өйрәнеп, хәл итүдә сез дә миңа булышырсыз", - диде ул яшьләргә.

Шунысын да әйтергә кирәк, очрашу дустанә, җылы шартларда үтте. Әлфия ханымның халыкны борчыган проблемларга битараф булмавы, аларны хәл итәргә теләге барлыгы күңелдә җылы тәэсирләр калдырды.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев