Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Студентлар кан тапшырды

Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында Донор көне узды.

Бу көнне Кан үзәге хезмәткәрләре югары уку йортында эшләделәр. Институтның 57 студенты 21,5 литр кан тапшырды. Аларның күбесе икенче тапкыр, ә бер егет инде дүртенче тапкыр кан бирә.

Кан тапшырганнарга печенье белән кайнар чәй эчерделәр, 524әр сум акча бирделәр. Алар ике көн укудан азат ителде, махсус җыю системасы буенча балл алдылар. Бу "Мин - Татарстан доноры" билгесе, флешка яисә калын куртка алырга мөмкинлек бирә.

"Безнең белгечләр ел башыннан шәһәрнең 102 предприятиесендә булып, кан алу оештырдылар. КАМАЗ заводларында еш булдык. Шәһәрдә 3,5 мең кеше донор каны базасын тулыландырды", - ди Кан үзәге хезмәткәре Ирина Солдатова.

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, ике бала табу йортына, БСМПга һәм шәһәр хастаханәләренә кан аеруча күп таләп ителә. Авыруларны һәм бала табучыларны коткару өчен I төркемдәге кан кирәк. Шөкер, шәһәрдә мондый кан җитәрлек. Ә тискәре резус факторлы IV төркемдәге кан иң кыйммәтлесе санала.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев